kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча цитаталар — иң кызыклары

* * *
Оныту – иң зур үч алу.

* * *
Әгәр ир кеше өй җыештырырга, кер юарга, ашарга әзерләргә күнегеп китсә, кич йокларга яткач аның башы авыртырга мөмкин.

* * *
Дусларымның сәерлеге борчымый, мин шул сәер дуслар янында үземне яхшы хис итәм — шул борчый.

* * *
Ахмак булу да авыр, көндәшләр күп.

* * *
Хатын-кызны күрү өчен колагыңны капларга кирәк.

* * *
Мин башкача үткәннәр белән яшәмәскә һәм барсын да онытырга булдым. Әгәр үткәннәрдә сездән бурычка алган булсам, гафу итегез.

* * *
Яшлегеңдә ни чәчсәң, картлыгыңда шуны урырсың.

* * *
Тормыш театр. Билетлары кыйммәт – халык керәлми.

* * *
Финанс хәле — аның туган көненә быел коллекторлар гына киләчәк.

* * *
Олгайгач, синнән көзге дә ялка: башка кешенең йөзен күрсәтә башлый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Буең җитмәгән кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу җиңел.

* * *
Некрасовны укыганда туган фикер. Марҗага өйләнеп аны бәхетле итәргә теләгән ир-ат йорт яндыра һәм атларны өркетә белергә тиеш.

* * *
Медицинаның бер юанычы — барсын да вакыт дәвалый.

* * *
Ниһаять аны танылмаган даһи дип таныдылар.

* * *
Бәхетле булу өчен, иң башта, бәхетнең барлыгына ышанырга кирәк.

* * *
Ничек кенә бөтерелсәң дә аркаң — гел артта.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 348 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .