kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча канатлы сүзләр

* * *
Проблеманы хәл итү өчен син проблема сыман уйларга, яшәргә һәм үзең дә шул проблемага әйләнергә тиеш.

* * *
Кайчагында үзеңнең бәхетле икәнеңне бары тик башкаларның көнләшүенә карап кына беләсең.

* * *
Эрос булган җирдә вирус була.

* * *
Йөрәккә боерып булмый. Ләкин кешенең боерып булмый торган әгъзалары бер йөрәк кенә түгел.

* * *
Данлыклы сантый булганчы, дансыз даһи булу артыграк.

* * *
Сатлык җаннар – долларга, патриотлар сумга сатыла.

* * *
Акыллыны тормыш өйрәтә, ахмакны — башкалар.

* * *
Егетләр, объектив булыгыз! Бөтен хатын-кызлар да ахмак түгел. алар арасында холоксызлар, хәйләкәрләр, агу теллеләр һәм сары чәчлеләр дә бар.

* * *
Бөтен кешегә дә ошап бетү мөмкин түгел, чөнки бар кеше дә югары зәвыкка ия булалмый.

* * *
Стаканның яртысы бушмы, тулымы икәне мөһим түгел. Ничә шешә калган? — шул мөһим.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
«Дөресен әйт!» — дигән сүз тырышыбрак алдарга мәҗбүр итә.

* * *
Ирләр бөтен киемне дә идәнгә элә.

* * *
Озак яшәү сере – күбрәк җимеш ашагыз, ә бер-берегезнең җанын түгел.

* * *
Тылсымлы таякның озынлыгын үлчәмиләр.

* * *
Шуышыр өчен туганнар озак очмый.

* * *
Филнең сурәте һәр очракта диярлек үзеннән бәләкәйрәк була, ә бетнеке – зуррак.

* * *
Тормыш — театр, аны циркка әйләндерергә кирәкми.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 386 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .