kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тукта, мизгел! Паспортыңны күрсәт!

Әгәр тәбегә эләккәнсең икән, сырын булса да ашап бетерергә тырыш.

* * *
Мең тапкыр сыналган: әдәплелек тешләрне «Орбит»тан яхшырак саклый.

* * *
Зинһар өчен, чын күңелдән кимсетүләремне кабул итеп алыгыз.

* * *
Кызганыч, Халык-ара ахмаклар көне юк… Ә кайчагында шулкадәр котлыйсы килә.

* * *
Вакыт шулкадәр акырын бара һәм шулкадәр тиз узып китә.

* * *
Үз агымына куелган эштән әллә нәрсәләр агып чыгарга мөмкин.

* * *
Тукта, мизгел! Паспортыңны күрсәт!

* * *
Җәза: юмор хисеннән мәхрүм итәргә.

* * *
Хакыйкать — бер, тик гел үзгәрештә.

* * *
Кызык, бер көн дә эчми калганым юк, ә никтер алкашка әйләнмим.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Кечкенә чагымда мин ходайдан велосипед сорый идем. Соңыннан аның эш стилен һәм үз хатамны аңладым. Башта велосипедны урларга, ә соңыннан ходайдан гафу сорарга кирәк булган икән.

* * *
Азчылык күбәйгән чор…

* * *
Кемгәдер ошар өчен кемнедер алдарга кирәк.

* * *
Намус сафлыгы кайвакыт башсызлыктан да килә.

* * *
Күп акча урласаң, вөҗдан сине ялый башларга мөмкин.

* * *
Мин аңа елмаеп сүз каттым һәм кызның күзләрендә саф мәхәббәт, назлы төн, ЗАГС, ике бала, ипотека, өч онык һәм бер калак су чагылып калды.

* * *
Сумо буенча дөнья чемпионатына 80 тонна спортчы җелды.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 229 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .