kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тырма басуы буйлап

Дөньядагы иң яхшы әйберләр бөтенләй әйбер түгел.

* * *
Кулына таяк алган беренче маймыл шундук икенчесен туктата. Тизлекне арттырган өчен.

* * *
Тырма басуы буйлап, бәхетенә китеп бара.

* * *
Иртән башламаган эшне кичкә бетереп булмый.

* * *
Үләннәр белән дәвалауның иң үтемле ысулы: кычыткан белән — йомшак җиргә.

* * *
Мәңгелек кыйммәтләзрне күрсәтү хәзер «стриптиз» дип атала.

* * *
Кеше сүзенә карама, матурым. Син — иң зифасы. Үз үлчәмеңдә.

* * *
Үзеңә ышанмаган кешеләрне алдарга кирәк.

* * *
Буш вакытыңны ничек уздыру турындагы уйдан бушансаң, буш вакытта әйбәт кенә эшләп алырга була.

* * *
Берәү дә саф килеш үлми. Тормыш һәркемгә вакыт таба.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Синең таба алмавың минем югалуымны аңлатмый.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 29 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .