kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Үтерүчене үтерүдән үтерүче кимеми

Гел нәрсәдер сораган кешене, гадәттә, җавап кызыксындырмый.

* * *
“Ашаргамы, әллә йокларгамы?” — дигән икеләнү туса, башта — беренче, аннан икенче сорау җиңә.

* * *
Динни карашлары аркасында аерылыштылар. Ул хатынының фәрештә икәненә ышанырга теләмәде.

* * *
Бермунд өч почмагы: диван – кухня – интернет. Күпме кеше шунда харап була.

* * *
Иңеңә канатлар үскәнен тойсаң – каркылдама.

* * *
Намусны үкенүләр белән чистартып була икән, аны ник сакларга? Тапла да үкен, тапла да үкен.

* * *
Очын очка ялгап яшәүнең очын-кырыен да күрмичә гомерне очлыйбыз бугай инде.

* * *
Егет кеше, сез минем кызымны сәгать унда алып кайтырга вәгъдә биргән идегез. Ә хәзер төнге өч, кыз да минеке түгел.

* * *
Диетаның беренче көне. Суыткычтагы ризыкларны юк иттем. Бик тәмле булды.

* * *
Акча иң зур хыянәтче. Ресторанга бергә барабыз, ә кайтканда – үзем генә кайтам.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Хыянәт итмәгән чакларында ул һәрвакыт тугъры иде.

* * *
Будильник кайвакыт уянырга ярдәм итә, ә нигездә йокларга комачаулый.

* * *
Барып җитергә 10 миллион ел кирәк булган 10 планета яшәү өчен яраклы, диләр. Ә Җирдән бер карыш та күтәрелмәгән безнең авылда берничек тә яшәп булмый. Кызганыч.

* * *
Башкалар астында эшләргә теләмәсәң, үз өстеңдә эшләргә кирәк.

* * *
Акыллы кызлардан курыкмагыз. Сөю килгәч алар да сантыйлана.

* * *
Вакыт дәвалап кына калмый, ул тудыра да, үтерә дә.

* * *
Үтерүчене үтерүдән үтерүчеләр саны үзгәрми.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 56 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .