kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хайваннар турында белдерүләр

* * *
Ашыгыч рәвештә күченеп китү сәбәпле, кулга өйрәтелгән куянны яхшы кешеләргә калдырам. Куян бик шаян, шат, аралашучан, симез.

* * *
Кыргый йорт песиеннән туган песи балалары сатыла, барлыгы дүрт кеше. Теләсә-кайсы вакытта килеп алырга мөмкин. Сату хакы — бушлай.

* * *
Сөте һәм угызы белән бергә кәзә сатыла.

* * *
Тарасым югалды. Билгеләре: борын очында төрткесе бар, койрыгы озын. Бик сагынам үзен. Зинһар, ярдәм итегез.

* * *
Бүтән балаларга песиемне бирәм. ул шундый иркә, мине бер генә тапкыр тырнап алды, ансында да үзем гаепле идем.

* * *
Ленин урамы буйлап Джек песи куып китте дә күздән югалды. Тапсагыз, зинһар, ашатыгыз, эчертегез, юыгыз, киптерегез һәм миңа хәбәр итегез.

* * *
Күченеп китү сәбәпле өч тавык сатыла. Тавыклар шундый матур, карап сокланыр өчен эшләнгән.

* * *
Кешка кушаматлы тутыйкошым очып китте. Яшел төстә, күп сөйләшә, сүгенә белми. Күрү белән хәбәр итегез, шундук очып килеп җитәрмен.

* * *
Эт югалды. Нәселе — ата эт. Шарик дип дәшкәнгә, я кәтлит ыргытканга борылып карый. Тапсагыз, зинһар хәбәр итегез. Кәтлитегез бәясен кире кайтарам.

* * *
Тавык көтүе кору өчен безнең матур кызыл әтәч өч тавык белән танышырга тели.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сезнең теләсә нинди яраткан җәнлегегездән кыска вакыт эчендә чучело ясап бирәбез.

(Барлыгы 45 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .