kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хатын-кызлар — безнең йомшаклык

* * *
Хатын-кызлар — безнең йомшаклык. Балалар — безнең шатлык. Бер тапкыр йомшаклык күрсәтсәң — гомер буе шатланасың.

* * *
Эшсезлектән бушаган арада ни белән шөгыльләнәсең?

* * *
Әгәр берәрсе: «Акча барсын да хәл итә» — ди икән, димәк, аның акчасы юк һәм беркайчан да булмаган.

* * *
Россиянең бөеклеге турында көне-төне сөйләгән кешеләр булмаса, бу ил тагы да бөегрәк булыр иде.

* * *
Хатын-кызлар яраткан ирне бөтен хатын да ярата

* * *
Әгәр өлкән кеше үзен бала кебек тота икән, аны сакаллы сабый диләр. Әгәр бала кеше үзен өлкәннәрчә тота икән — балигъ булмаган җинаятьче.

* * *
Мәченең койрыгы никадәр кабарган булса, шул кадәр аңа басасы килә.

* * *
Изгелек эзләү күп очракта йодрык йомарлау белән бетә.

* * *
Мин еламыйм, бары тик язның соңгы көне күзгә керде.

* * *
Кутузов Мәскәүне яндырган — ә герой. Мин котлетны гына яндырдым — шундук, беткәнбаш.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Акыллы хатын үзе утырган җилкәне кисмәс.

* * *
Фикерләрен җыеп алырга теләгән иде, берсе дә җыелышка килмәде.

* * *
Чебурашканы җилле-давыллы кичтә ерткычларча кыйнап ташлаучыларның кемлеге ачыкланды. Үз колаклары булып чыккан.

* * *
Ул бик ялгыз – исерек килеш шалтыратырлык та кешесе юк

* * *
Акчаңны икеләтә күп итеп күрәсең киләме? Көзге алдына куй.

* * *
Ул нәрсә уйлый шуны әйтеп өйрәнгән, шуңа дәшми.

* * *
Бары тик өлкән буын кешеләре генә «инстаграм» дигән сүздән «сто грамм» дигән мәгънә ишетә ала.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 174 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .