kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хезмәт урыныннан авырга узган

* * *
Медицина зур адымнар белән алга бара. Сәләмәтлек аның артыннан җитешә алмый.

* * *
«Берүк мине дөрес аңламагыз…»

* * *
Озак вакыт хатын-кыз күрмәсәгез, кемгәдер гашыйк булган кебек тоелырсыз. Тик бу — озак вакыт хатын-кыз күрмәү нәтиҗәсе генә.

* * *
Яхшы ирләр юлда аунап ятмый, алар диванда ауный.

* * *
Саран булу өчен байлык комачауламый.

* * *
Уңыш елмайды дип бик шатланма, бәлки, син ике аягыңа ике төрле оек кигәнсеңдер.

* * *
Кешенең күзен ачсаң, авызын ябалмыйсың.

* * *
Сазлыкта туып, сазлыкта үскән бакадан беркайчан да сандугач тавышы чыга алмый.

* * *
Тыйнаклыкка һәйкәл куелмаган.

* * *
Җилкәңдәге акыллы хатынның авырлыгын тоймыйсың.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сезнең хаклы булуыгыз минем ялгышуны аңлатмый, бары тик — без икебез ике яссылыкта.

* * *
Изгелегеңнең һәрвакыт файдасы тияр. Кемнәргәдер.

* * *
Кечкенә буйлыларны яңгыр соңрак чылата.

* * *
Ялкаулык белән ятып көрәшү җайлырак

* * *
«Имтихан булмый. Билетлар сатылып бетте.»

* * *
Белем – көч, наданлык – эш көче.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 44 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .