kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хикмәтле сүзләр — татарча

* * *
Авыр юлда көндәшләр аз була.

* * *
Җиңү өчен җиңелмәскә тырышк гына җитми, җиңүгә омтылыш кирәк.

* * *
Үзең сатып алган «киндер-сюрприз»ны кемгәдер бирергә әзер түгелсең икән, бала табарга ашыкмый тор.

* * *
Йөрәккә яраган ачкыч белән акылны ачып булмый.

* * *
Сәясәткә иң нык тәэсир иткән нәрсә – кешеләрнең сәясәттә катнашмавы.

* * *
Бармагыңны теләсә кая тыкма, никах балдагына кабуың бар.

* * *
Ирләрнең һәр уңышы — хатын-кызга мәхәббәттән. Хатын-кызның уңышы — ирләр хыянәтеннән.

* * *
Сәләмәт тормыш рәвеше өчен гомерен бирергә әзер кешеләр бармы?

* * *
Ходай безнең хакта уйлый. Тик ул безнең өчен уйламый.

* * *
Ирек ул теләгәнеңне эшләү түгел. Ирек – үзең теләмәгәнне эшләмәү.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Тарихчылар үткәннәрне яулый.

* * *
Авыр эшне ялкауга бир һәм ул аны җиңеләйтү юлын табачак.

* * *
Ялганны яшерү өчен иң кулай урын – дөреслек.

* * *
Күперләрне яндырып китәргә ашыкмагыз. Күперләр әле кирәк булырга мөмкин. Тырмаларны яндырыгыз.

* * *
Юл полициясе яңа эш алымын үзләштерде. Радар күбрәк күрсәтсен өчен алар хәзер

* * *
Сарыклар бүрегә каршы берләшә алмый, алар бары тик үзләрен ашамаган өчен сөенә генә ала.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 258 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .