kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Яхшы асфальт юлда аунап ятмый

* * *
Уналтынчы катка йөк күтәреп җәяү менгәндә «начар лифтер» сүзенә йөздән артык синоним табып була.

* * *
Бәхетне сатып алып булмавы әлләни кыен түгел, кайгыны сатып булмый — шунсы авыр.

* * *
Кешене зурлап та кечерәйтеп була. Һәм киресенчә.

* * *
Тормыш өчен син тырма түгел…

* * *
Җирнең тарту көче иртәнге якта мендәргә туплана.

* * *
Миңа харам мал килешми, шуңа сатам.

* * *
Кешенең сиңа никадәр ят һәм ерак икәнен аңлау өчен аны якыннан белергә кирәк.

* * *
Сәясәтчеләр дә танк кебек – пычрактан курыкмыйлар.

* * *
Кеше – гомерен түгел, ә шул гомернең озынлыгын куркыныч астына куя.

* * *
Әкиятләр эзләп тилмермәгез, Конституцияне укыгыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Тормышны нульдән башлау җиңел, минустан чыгу авыр.

* * *
Һәр кеше — үз бәхетенең программисты һәм кеше бәхетенең хакеры.

* * *
Ахмак авызыннан чыккан акыллы фикер ахмаклык булып ишетелә.

* * *
Яхшы асфальт юлда аунап ятмый.

* * *
Яхшылыкның да, яманлыкның да берсе биш булып кайта. Яманлык тизрәк йөри.

* * *
Бүгенге чынбарлыкның күпме дәрәҗәдә чынбарлык икәнен бары тик иртәгәге көн генә белә.

* * *
Изгелек белән Явызлык көрәшендә гел тамашачы җиңә.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 54 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .