kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Юмор хисе

Юмор хисе ул мәхәббәт кебек, я бар ул, я — юк. Булса да кыен диләр. Кемдер, әйтик, шаярткан була — кешеләргә елмаю бүләк итәргә тели, ә аны аңламыйлар. Мыскыл итә дип уйлыйлар һәм кыйнап ташлыйлар.
Миндә юмор хисе юк. Мин җитди кеше. Беркемгә дә елмаю бүләк итәргә теләмим. Шаяртмыйм да, шаярта да белмим. Гел дөресен әйтәм. Әйтик мин кибеткә керәм дә:
— Зинһар өчен колбаса бирегез әле, — дим. Сатучы елмайсын өчен «матурым» дип тә өстәмим. Намус җитми. Ну, кайсы төше матур инде? Аның матурлыгын эзләп табар өчен тарихчы булырга кирәк. Ул да мине матур дими. Тик елмайган була. Һәм сорый:
— Сезгә күпме кирәк?
— Егерме биш сантиметр.
Бу — юмор түгел. Минем кечкенә сумкага бары тик егерме биш сантиметр гына колбаса сыя. Тик сатучы аптырабрак кала. Баштанаяк миңа күз йөгертеп ала — безупречно. Күзгә карый:
— Ә җитдирәк булсак?
— Җитдирәк булсак та — егерме биш сантиметр.
— Гафу итегез… Тик без сантиметрлап үлчәмибез… — һәм өстәп куя — Колбасаны.
Юмор хисе булган кеше елмаер да ары китәр иде. Мин алай итмим. Мин сумкамнан линейка алам. Нәкъ егерме биш сантиметр зурлыктагы. Сатучы миңа сәерсенеп карый да, эшкә тотына. Бик җентекләп, ялгышмаска тырышып үлчи. Халыкта «җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән әйтем бар бит. Сатучы бу әйтемне бяхшы белә бугай. Ул арада кечкенә чират хасил була. Барсы да аның линейка белән колбаса үлчәгәнен күзәтә. Бертын карап торгач, бер ханым чиратны ташлап китә.Янымда торган ир пышылдый:
— Нәрсә, монда сантиметрлап саталар мени?
— Әйе, — дим мин.
— Карале, кызык икән, — ди аның артында торган ханым, — Мин дә алыйм әле, алайса.
Ниһаять, сатучы эшен бетерә. Кисә һәм тагы бер кат үлчи. Миңа карый:
— Егерме дүрт сантиметр ярым булса ярыймы?
— Ярый. Рәхмәт.
Сатучы колбасаны үлчәмгә сала — авырлыгын да белергә кирәк бит һәм аны төреп бирә. Линейканы да суза.
— Юк, рәхмәт. үзегезгә калсын. Мин бит монда гел килеп йөрим.
Һәм читкәрәк китеп колбасаны сумкага җайлап урнаштырам. Ул арада минем артта торган баягы ирнең тавышы ишетелә:
— Миңа да шул колбасаны бирегез әле.
— Күпме бирим? — ди сатучы. Тавышында миннән котылу ләззәте сизелеп кала.
Ир беркадәр уйланып тора:
— Ну-у… Бер утыз сантиметр булса…
Хатын аңа сәерсенеп карап ала да, бәхәсләшеп тормый, мин калдырган линейкага үрелә. Шулай да бер арада минем якка ымлап ала:
— Әллә сез бергәме?
Миңа кызык. Күзәтәм. Ир дә миңа күз атып ала:
— Юк инде.
Беркадәр маташканнан соң сатучы башын күтәрә:
— Утыз биш сантиметр.
— Яхшы
Сатучы үлчәп, төреп бирә. Ир акча түләп ары киткәч, җиңел сулап куя:
— Уф, әллә кемнәр бар бу дөньяда, — Һәм чиратта торган ханымга борыла, — Сезгә нәрсә иде?
— Икмәк, сөт.
Сатучы алып бирә. Хатын бераз уйланып тора:
— Теге колбасагызны да бирмәссез микән?
— Яхшы. Күпме үлчим?
— Миңа да шул утыз биш сантиметр тирәсе инде…

Марат Кәбиров

(Барлыгы 57 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .