kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

1. Ә бәхет — башка үлчәмдә…

Милләт һәм әдәбият — 2008

Хөрмәтле укучым! Бу сәхифәдә сүз халкыбыз турында барыр. Аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакында уйланулар да, игътибарны җәлеп итәрдәй вакыйгалар да чагылыш табар. Язучы буларак, әдәбият мәсьәләләренә дә кагылмый калалмам. Чөнки милләт һәм әдәбият бербөтен.

Син уйлап йөргән нәрсәләрне, бәлки, мин әйтермен. Ниндидер фикердәшлек хасил булыр. Бәлки, рухыңа туры килмәгән сүзләр дә ишетелер. Бәхәс туар. Мин объективлыкка дәгъвә итмим, язганнарымның барсы да хакыйкать дигән уйдан ерак торам. Мин ялгышсам, син төзәтерсең. Бу язмаларның максаты үземдәге “акыллы” фикерләрне сиңа сеңдерү түгел, ә синең аңыңда йоклап яткан акыллы уйларны уяту. Әңгәмә бер яклы гына булмас дигән өметтә калам.

Ә әлегә… Сүзебез – адәм баласы хакында.

* * *

Ә адәмгә бүген җиңел түгел. Без алыш-бирешләргә шулкадәр күнегеп киттек, хәтта чит-ят кешегә кечкенә изгелек эшләргә дә куркабыз. Юк, алай гына да түгел әле. Без ят кешеләрнең үзебезгә кылган изгелегеннән дә куркабыз. Аңа шикләнеп карыйбыз. Шул изгелекне кабул итсәк, нәрсә беләндер түләргә туры килер кебек тоела.

Коллык ул изгелектән куркудан башлана.

Типик ситуация.

Автобуска кәефләнеп алган өч-дүрт егет керде дә кычкырып сүгенергә, теләсә-кемгә бәйләнергә тотынды. Моңа кадәр әйткәләшеп барган ике хатын да тынып калды… Якын-тирәдәге ирләр башларын иде. Басып торучылар аларга артын куеп борылды да күз кырые белән генә карап-карап алдылар. Бераздан егетләр ялгыз утыргычта баручы яшь кыз янында тукталды.

— Карале, кызый… Сине кайдадыр күргән кебекмен…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Кыз дәшмәде. Бары тик аларны күз уңыннан чыгарга теләгәндәй тәрәзәгә текәлде. Әмма егетләрнең бирешергә исәбе юк иде. Берсе кызның иңенә тупас кына кагып куйды:

— Синең белән сөйләшәм бит.

— Ә ул синең белән сөйләшми, — дип хихылдады иптәше, — Чөнки аның теле юк.

— Теле бар, — Өченче егет бөтенләй эшлекле кыяфәт чыгарды, — Әмма авызы арыган. Авызы белән күп эшләгән. Күрмисең мени. Нинди эшчән иреннәр… Ха-ха-ха…

Әлеге «үткен» шаяруга егетләр шаркылдашып көләргә тотындылар. Әмма кызга башлап бәйләнгәне кинәт җитдиләнде:

— Синең белән сөйләшәм бит, кәнтәй! – Ул кызның күкрәгенә үрелде, — Ә синең монда о-һо-һо!

Кыз аның кулын тупас кына этеп җибәрде. Яклаучы эзләгәндәй, тирә-ягына каранып алды. Әмма беркемнең дә анда эше юк иде. Барсы да күзләрен читкә алганнар, бу якка карамаска тырышалар. Карасалар, егетләр кызны ташлап үзләренә бәйләнә башлар кебек тоела…

Бу «фәләненче маршрутта» булган хәл түгел, ә үз халәтебезне күзаллау өчен китерелгән вакыйга. Моңа охшаш күренешне бик еш күзәтергә була. Хәзер инде андый нәрсәләргә күнегеп тә беткәнбез. Һәм шушы вакыйга бездәге коллык психологиясен чагылдыра торган типик мисал. Берәр америкалы булса, үз хокукын яклап даулашыр, полиция чакыра башлар иде, ә безнең халык…

«Кадерле россияннар» арасында руслар иреклерәк, әлбәттә. Ләкин коллык психологиясеннән алар да азат түгел. Чөнки Рәсәй башлыклары гомер бакый башкаларны кол итү белән шөгыльләнгән. Петр 1 дәверендә, мәсәлән, аның биләмәләре киңәйгән, илдә алдынгы хәрби технологияләр барлыкка килә башлаган. Ләкин үз халкы хәерчелекнең чигенә җиткән… Мондый мисалны күп китерергә мөмкин. Кыскасы, башкаларны кол итәр өчен дә коллар кирәк.

Ләкин коллык психологиясе татарда бигрәк нык сизелә. Руслардан аермалы буларак, үз сәбәпләре дә җитәрлек аның. Беренчедән, Явыз Иван заманыннан алып бүгенге көнгәчә шундый рәхимсез кыйратылган бер генә халык та юк. Бу өлкәдә империя шулкадәр күп көч түккән ки, кайберәүләр үз татарлыгыннан оялып яшәргә мәҗбүр булган.

Икенчедән, безнең халыкның күп өлеше авылда гомер итә. Ә авыл, Рәсәй яралганнан бирле, таланып-изелеп җан асрый. Ул фән өлкәсендә дә, мәдәният ягыннан да, иҗтимагый–сәяси вакыйгалар буенча да шәһәрдән күпкә, бик күпкә артта кала. Ә кол итүнең төп шарты – кешенең хокуксызлыгы һәм үзенең хокуксызлыгын да аңламас дәрәҗәдә надан булуы.

Нәкъ шушы сыйфатларыбыз аркасында җитмеш ел буе безне миңгерәүгә әйләндереп «рәхәткә чыгарган» Партияга дан җырлап яшәдек түгелме соң? Ә башка җирдә бездән дә рәхәтрәк, бездән дә иреклерәк, бездән дә мулырак тормышта яшәгән илләр барын халыкка җиткерергә теләгәннәрнең башына суктылар. Ләкин ул чорда без барыбыз да чагыштырмача бертигез дәрәҗәдә хөкүмәтнең, Партиянең коллары идек.

Совет власте , КПСС таралгач, Бер мизгелгә колбиләүчесез калдык, иреккә чыктык. Азатлыкка күнекмәгән халык каушап төште. Тик бу мизгел генә иде, шундук төрле караштагы төрле юнәлештәге вак-төяк хуҗалар табылды, һәм халык шулар артыннан китте. Бу Рәсәйдә яшәгән барлык милләтләр өчен дә хас күренеш иде. Ләкин элек-электән дә бердәмлеге белән аерылып тормаган татар өчен (үз милләтеңнән дә оялганда бердәмлек кайгысымы?) бу тарткаткыч бер дулкын гына булды. Бердәм халык зур максатлар өчен омтылганда, татар көрәшергә үз-ара ызгышып өйрәнде. Әмма бу эзсез үтмәде, башкалар «мин – чечен!», «мин – башкорт!» дип күкрәк сугар дәрәҗәгә җиткәндә, без һичьюгы «мин татар түгел!» диюдән котылдык.

Бу хакта нигә сөйлим әле? Чөнки коллыктан котылу өчен Кеше үзен КЕШЕ итеп сизәргә тиеш. Үзеңне Кеше итеп тою өчен күп нәрсә кирәк. Моңа фикер йөртү даирәсенең киңлеге дә, белем дәрәҗәсе дә, күңел байлыгы да, физик халәт тә, сәламәтлек тә, матди мөмкинлек тә, җәмгыяттәге тоткан урын да, һ.б. да керә. Ә бүген без боларның барысына да бердәй үк дәрәҗәдә ия була алмыйбыз. Рухи байлык матди фәкыйрьлеккә генә төшерә бүген… Матди фәкыйрьлек – физик бөлгенлеккә…

Һәм әлбәттә, син яклый алырлык, сине яклый алырлык илең булу кирәк.

Ил, халык турында сөйләү коры сүз генә түгел. Бәхетсез халыкның баласы бәхетле була алмый. Ул танылган булырга мөмкин, бай булырга… Ә бәхет — башка үлчәмдә.

Халкы бөлгенлеккә төшкән илдә һәрвакыт матди байлык культы барлыкка килә. Бу, ерткыч-җанварларның азык эзләү инстинкты кебек үк, табигый нәрсә. Өстәл тулы ризык булганда, син ашау турында кайгырмыйсың. Син ул хакта уйлап та карамыйсың. Хәтта ачыкмыйсың да кебек, чөнки торым-торымга капкалап торасың. Ә табында бер сынык та икмәгең булмаса, син фәкать шул хакта гына кайгыртасың. Туйганчы ашау синең тормыш максатыңа әверелә. Акча, матди байлык мәсьәләсендә дә шул ук хәл.

Ә адәм баласының абруе мөлкәтенең күләме белән бәяләнгәндә, ярлы халык үзен кимсетелгән итеп сизә. Ләкин син хәтта миллионер булсаң да, үзеңне Кеше итеп тою туганнарың, халкың, илең өчен горурлык хисеннән башка мөмкин түгел. Әгәр болар булмаса, адәм баласы үзен ялгыз итеп сизә, аның рухи нигезе таркала.

Мескенлектән акча түләп кенә дә котылып булмый.

Бу җәһәттән тагы бер нәрсәгә тукталасы килә. Ул тәрбия мәсьәләсе. Безнең халык педагогикасы баланы тыйнак, тыңлаучан, басынкы, ипле һ.б. булырга өйрәтә. «Таш атканга аш белән ат» — ди аның мәкале дә. Моны аңларга да мөмкин, теге дәверләрдә, бәлки тыңлаучан, басынкы булу җан сакларга ярдәм иткәндер. Ләкин… Балаларыбызны басынкылыкка түгел, ә гаделлеккә, тыйнаклыкка түгел, ә кыюлыкка, иплелеккә түгел, ә инсафлыкка өйрәтергә вакыт үгел микән?! Аларга үзләренең шәхес икәнлеген сеңдерергә һәм тиешле бурычларны, тиешле хокукларны йөкләтергә вакыт түгел микән?! Таш белән атканга таш белән дә ата белсеннәр алар. Аш атканга аш белән дә җавап бирсеннәр. Үз-үзен дә, башкаларны да якларлык булып үссеннәр. Ә аларга үрнәк булырлык татарлар халкыбыз тарихында бихисап. Тик ул тарихны өйрәнергә һәм балаларыбызга да өйрәтергә кирәк.

Ничек кенә булмасын, «киләчәкнең гүзәл кешесен» илбасарлар алдында түгел, хәтта автобуска басып кергән өч-дүрт хулиганнан дер калтырап торган әзмәверләр көтүе итеп күз алдына китерү җиңел түгел.

(Барлыгы 77 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .