kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

12. Ышаныч

Әлеге язмабыз милләт һәм әдәбият дип аталды. Әмма әдәбиятка кагылышлы өлеше булмады да бугай. Сүз күбесенчә милләт турындарак барды. Язучылар бу теманы купыртырга ярата инде. Мин дә искәрмә түгелмендер. Чөнки язучы һәрвакыт халкы турында уйлый, шунсыз мөмкин дә түгел — милләт юк икән язучы да юк.

Бу темага без күп язабыз. Ихлас күңелдән, халкыбыз, милләтебез хакында кайгыртып язабыз. Әмма соңгы елларда дөнья күргән язмаларның аптырауга калдыра торганнары да ишәеп китте. “Чирен яшергән – үлгән” дигән мәкаль бар, әлбәттә. Без шуңа аркаланыптыр, авыруларыбызны гавәм алдына чыгарып салдык. Әлбәттә, начар ният белән түгел. Дәваларын табарбыз дигән исәп беләндер.

Ләкин, кайчагында миңа, шул язмалар үзебезгә каршы эшлидер кебек тоела. Без һаман үзебезне хурлыйбыз, гаеплибез, безнең белән гаеплелек хисе идарә итә шикелле. Ә бу дөрес түгел, чөнки үз-үзеңне гаепләп алга барып булмый. Үз-үзеңне кимерү – җәзаның иң ачысы. Бүтән беркем дә сине үз-үзеңне талаган шикеллле талый алмый. Җәзаның иң зурысы – ул башкалар биргән җәза түгел – ул үзеңә үзең биргән җәза.

Ә безнең “милләт турында кайгыртып язылган” мәкаләләрдә нәкъ менә шушы күренеш өстенлек ала башлады. Авторларын һәм чыганакларын күрсәтеп тормыйча гына бер-ике цитата китерәм. Бу типик күренешкә әверелеп бара, шуңа да кем авызыннан ишетелүе мөһим түгел. Моны һәрберебез әйтә алган булыр иде.

Татарстаннан читтә яшәүче татарларның күпчелеге, һичшиксез, суверенлыкны хуплады. Ләкин барысы да бердәм яклады, дип әйтү хата булыр иде. Гаҗәеп катлаулы шартларда туып үскән һәм билгеле идеологиядә «милләтчелек»тән куркып-өркеп тәрбияләнгән татарларның бер өлеше республикабызның бәйсезлеккә омтылуына теге яки бу тәнкыйть сүзе дә кыстыргалады. Мондый хәл кайбер башка милләтләрдә күренгәләсә дә, татарлар өчен бу кызганыч феномен булып күзгә ташлана.

“Татарам присуща одна отвратительная черта – делиться на группы и поедать друг друга. Об этом писали многие...”

Әлбәттә, язма авторларын аңламый мөмкин түгел. Бу – ихлас кайгырту, үз халкыңның җитешсезлекләре өчен әрнү. Һәм шул ук вакытта…

Шушы ике язмада да татарны киместү, кайбер кешеләргә, яки төркемнәргә хас булган кимчелекләрне милли сыйфатка әйләндерү күзәтелә. Һәрхәлдә, “кызганыч феномен” һәм “отвратительная черта” дигән сүзләр бөтен милләт исеменә ишетелә.

Хөсетлек, көнчеллек, ялагайлык һәм тагын бик күп кире күренешләрне милләтебезнең төп сыйфаты итеп күрә башладык. Радио-телевидениеда барган әңгәмәләрдә дә кемнеңдер кемгәдер астыртын начарлык эшләве турында сүз чыкса, безнең татар шундый инде ул, бу нәкъ безнеңчә, татарча инде, дип җиппәрәбез. Үзара сөйләшкәндә дә шундый ук кәеф хөкем сөрә.

Без бәләкәй чакта, болай кызык таба торган идек. Берничә малай сүз берләшеп куябыз да төркемебезгә килеп кушылган берәр малайны:”Әллә елыйсың инде?” – дип каршылыйбыз. Ул елмая:”Юк инде, нишләп елыйм, ди” Ә без үзебезнекен тукыйбыз:”Елыйсың бит, нигә алдашасың?!” һәм күмәкләп тотынабыз:”Елый! Елый! Елый!” Беркадәр вакыттан соң теге малай чынлап та елап җибәрә. Кемнең кем булуына карамастан, бу алым һичшиксез эшли иде. Аерма бары тик шунда гына: берәү шундук елап җибәрә, берәү озаккарак чыдый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

“Тилегә тиле дисәң, тигәнәк буе сикерә” дигән әйтем дә бар. Юктан гына килеп чыкмаган инде ул. “Тиле” дип гадәти кешене тилегә әйләндерергә дә мөмкин. Һәм киресенчә, җитди ышаныч белән тилене дә акыллы адымнарга этәрергә була. Ә без шушындый язмаларыбыз белән татар кешесен кайда этәрәбез?

Мин артык милләтче кеше түгелмен. Һәркемгә тиярен бирәм. Наданлыктан да интекмим бугай – бөтен милләт язучыларын да күзәтеп барырга тырышам. Әмма бүтән бер халыкның зыялылары да үз милләтен пычрату белән шогылләнми. Бу бары тик безнең зыялыларга гына хас “кызганыч феномен”. Һәм мин кайвакыт уйлап куям: шундый нәрсәләр язган кавемне “зыялы” дип атаргамы, әллә “зыянлы” дипме?

Башка милләтләрдә дә бар бер-берсен ашый торган төркемнәр, хөсетләр дә, ялагайлар да, башкасы да тулып ята. Тарихка күз салыгыз – инглизларда юкмы шундый күренеш?! Грекларда, яки римлыларда булмаганмы?! Французларда, немецларда юкмы?! Юкмы бүтән халыкларда?!

Татар тарихы үз улын үтергән ханны хәтерләми әле (татар үз баласы өчен тамуг газапларын кичәргә әзер), ә Иван – үтергән. Екатерина патшабикәнең җенси бәйләнешләре турында легендалар йөри… Әмма бер генә урыс зыялысының да: “Урыс ире гел үз баласын үтерә инде, безнең марҗалар тырпаеп торган һәр нәрсәгә мөкиббән инде ул. Бу – табигый күренеш. Без бит шундый халык. Безнең “кызганыч феномен”ыбыз да, “отвратительный черта”быз да шунда инде” – дип язганы юк.

Язарга кирәкми дә, чөнки андый бәндәләрнең милләткә бер кысылышы да юк. Һәр халыкның изгеләре дә, начарлары да була. Булырга тиеш. Әмма аерым кешеләрнең алама сыйфатын тоташ милләткә ягу бик үк килешә торган нәрсә түгел. Бигрәк тә үзен зыялыга исәпләгән агай-эне өчен.

Әмма без язабыз…

Шул рәвешле үз халкыбыздан үзебез үк биздерәбез дә, аннан соң “милләт бетә, телебез бетә!” – дип сөрәнлибез. Һәм тагын шул ук сүзләрне кабатлыйбыз:”Юк инде безнең татарда эләккән эш. Әнә ичмасам, тегеләр…” – дип, мисалга башка милләтләрне китерәбез.

Ә бәлки үз халкыбызга, үз шәхесләребезгә ышанырга кирәктер. Чит-ятларга табынудан арынып, үзебезнекеләрне күрергә һәм күтәрергә өйрәнү кирәктер, бәлки?

“Кемгәдер чын күңелдән ышанасың икән, ул синең ышанычыңны аклаячак,” – ди бит психология фәне. Һәм ул кире кагып булмаслык дәлилләр дә китерә. Димәк, зур эшләр белән зур ышаныч идарә итә. Һәм тагын бер нәрсә: ул “кемдер” син үзең булырга да мөмкинсең бит әле. Үзеңә чын күңелдән ышанасың икән, димәк, теләгән эшеңне эшли алачаксың.

Ә моның дәвамы бер: халкыңа, аның киләчәгенә ышанасың икән (бернигә дә карамыйча), ул да синең өметеңне аклаячак. Халык кешеләрдән тора. Әгәр ул үз милләтенең киләчәгенә ышанган кешеләрдән тора икән, димәк максатына ирешәчәк.

(Барлыгы 112 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .