kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

7. Йодрыклар яңгырында

Туксанынчы елларны еш искә алуым ул вакыйгаларның бик тә якын һәм бик тә чагу булуыннан. Ул чорларның ташы суынса да, әрнү-үкенечләре һаман шул килеш. Мөстәкыйллек, азатлык дигән нәрсәнең шамбы балыгы сыман кулыбыздан шуып баруын күргән саен, күңелдәге үкенечләр тирәнәя, канәгатьсезлек арта бара.

Халкыбыз язмышыннан канәгатьсезлек безнең рухыбызда яши. Һәм ул өметсезлеккә әверелә. “Ике йөз елдан соң иңкыйраз” кебек язмаларның тууына да нәкъ менә шушы сыйфатыбыз сәбәпчедер. Исхакыйны искә алгач, Тукай да, Ф. Әмирхан да шул дәвернең бүтән классиклары да хәтергә килә. Без аларның кайбер әсәрләрен укыйбыз да:”Бер гасыр эчендә татарда берни үзгәрмәгән икән!” – дип тел шартлатабыз. Чөнки ул әсәрләр хәзер дә актуаль, бүген генә язылган шикелле.

Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр милләтемез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгъдә безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә, вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлануларына уянырга кирәк иде.” – дип яза Тукай. Йөз елдан соң без дә нәкъ шул ук хәлгә аптырыйбыз. “Соң инде аны ничек һушына китерик?” – дип кабатлыйбыз.

Һәм сөекле халкыбызның бер гасыр эчендә бер адым да алга китә алмавына эчебез поша, канәгатьсезлек уяна. Һәм үзебез дә сизмәстән өметсезлеккә биреләбез, үзебезне, халкыбызны камчыларга тотынабыз. Татарлар тарафыннан татарны сүгеп язылган мәкаләләрдән өзекләр китереп тормыйм. Сез аларны үзегез дә яхшы беләсез.

Ә хәзер мәсьәләгә башкачарак күз салыйк.

Үз дәверендә бөек рус реформаторы Столыпин татарларның һәр этник төркемен үз әдәби теле, мәдәнияты булган аерым халык итеп формалаштырырга һәм шул рәвешле милләтебезне юкка чыгаруны тәкъдим иткән. Бу сәясәтне патша Россиясе дә, Совет хөкүмәте дә бар көченә дәвам итә. Шул рәвешле Алтын Урда дәверендә формалашкан милләттән кумыклар, балкарлар, карачайлар, нугайлар барлыкка килә.

Без әле дә “Себер татарлары”, “Керәшен татарлары”, “Башкортстан татарлары” һ.б. ише терминнар белән шаярырга яратабыз. Һәм кайберләребез бу төркемнәрнең аерым милләт булырга хаклылыгы турында да сүз кузгата. Столыпин сәясәте дәвам итә…

Бүген моңа динни каршылыклар да килеп өстәлде. Мәктәпләрдә дин сабаклары укыту турындагы бәхәсләр үзара тарткалашуга этәрә. Ислам диненең көчәюе дә төрле аңлашылмаучылыклар тудыра. “Ислам дине татарның мәдәниятын, телен саклап калды. Динебез булмаса югаласы идек,” – дигән сүзләрне мин еш ишетәм. Хөрмәтле кешеләребез авызыннан. Һәм уйга калам. Безнең күршедәге Бакалы районының Илек авылында да татарлар яши. Алар да саф татарча сөйләшәләр, татарча укыйлар, язалар. Һәм алар… керәшен татарлары. Бу мәсьәләдә, татарлар бүген ким дигәндә дә өч төркемгә бүленә: мөселманнар, христианнар һәм динсезләр. Столыпиннар тегермәненә су коярга теләмәсәк, без шушы өч төркемнең берсен дә кимсетергә тиеш түгелбез.

Менә бит ул ничек катлаулана татар мәсьәләсе.

Һәм ул гына түгел. Мин җентекләп, озак итеп сөйләргә җыенмыйм. Бары тик совет дәверенә генә күз салыгыз. Революция — гражданнар сугышы — репрессия еллары — Бөек Ватан Сугышы — торгынлык… Шушы чорларның кайсында татар өчен нинди изге гамәл кылынды? Ә аны юк итүгә корылган чаралар күпме?!. Үзегез уйлагыз да нәтиҗә чыгарыгыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Әллә кайда китәсе дә түгел. Урысча юньләп сөйләшә дә белмәгән улымны Уфаның бер мәктәбенә укырга бирдек. Уртача гына укып йөргән була. Тик күзләрендә моңсулык бар. Теләр-теләмәс кенә мәктәпкә китә, күңелсез генә кайтып керә. Сораштырып карыйм, сер чишеп бармый. Без моны ирекле балалыктан мәктәпнең беренче сыйныфына барган баланың күчү чоры дип тә уйлыйбыз. Көннәрнең берендә мине мәктәпкә чакырдылар. “Что будем делать? Ваш сын дерется. – дип каршылый сыйныф җитәкчесе, — Он избивает всех мальчиков” Мин сүзсез калам. Юктыр, алай түгелдер, дим. Ничек ул берүзе бөтен малайларны кыйнап йөрсен инде?!. Һәм укытучы мине класс кабинетына алып керә. Анда әниләре белән килгән биш-алты малай утыра. Кайсының күз төбе күгәргән, кайсының авызы күпкән. Килүемне генә көтеп торган марҗалар әдәп турында бөтенләй онытып миңа ташланалар. Мәсьәләне ачыкларга тырышып берничә сорау биреп карыйм. Файдасыз. Болар җавап бирергә түгел, ә үч алырга, нәфрәт белдерергә килгән. Өстәвенә, укытучы алар тегермәненә су коеп тора. “Вашего сына в классе никто не любит. Он такой агрессивный,” – ди. Шулай да бер арада соравыма җавап алам: ул бу малайларның барсын бергә түгел, ә аерым-аерым очратып кыйнаган икән. “Бәлки, сез аны үзегез кимсетәсездер?” – дип малайларга төбәләм. Тик әниләре авыз да ачтырмый. Берни дә кылып булмый, мин бу мәсьәләдә улым белән җитди сөйләшергә вәгъдә биреп, чыгып ычкыну ягын карыйм.

Малай белән ныклап сөйләшкәч, шул ачыклана. Урысча юньләп сөйләшә белмәгәч, аны барсы да кыерсытырга маташа икән. “Татарин”, “Князь”, “Собака” дип үчеклиләр. Ә сыйныфташ малайлары җае туры килгән саен җыйнаулашып бәргәләп алалар. Малай түзеп йөри-йөри дә үзен рәнҗеткәннәрне аерым-аерым очратып кыйнап ташларга мәҗбүр була…

Мин, әлбәттә, бала-чаганың үзенә охшамаганнарны кыерсытуга хирыслыгын аңлыйм. Әмма беренче сыйныф балаларының: “Собака”, “Князь” кушаматын кайдан белүләрен генә төшенә алмыйм. Һәм укытучының да, ата-аналарның да бот буе бер малайны өзгәләргә әзер торуларын.

Бу егерме беренче гасырга аяк атлаган чорда!

Әлбәттә, милли тәрбия йокы бүлмәсеннән, кухнядан башланырга тиеш. Әмма ул моның белән генә туктап калмасын, балалар бакчасында, мәктәптә, вузларда да дәвам итсен. Ә бездә татар баласы ишек бусагасыннан чыгу белән үз хокуклары өчен көрәшә башларга мәҗбүр. Җиңәргә, яки җиңелергә, яки көрәшсез бирелергә.

Улым инде урта мәктәпне тәмамлады. Сыйныфташлары Айратлар, Әнвәрләр, Илнурлар белән Казан урамында татарча сөйләшеп йөри. Аңа карап мин сөенеп куям, оныкларым белән дә татарча сөйләшермен кебек. Гомумән, бүгенге шәһәр урамнарында үз телендә сөйләшеп йөргән үсмерләрне һәм балаларны күргән саен җанга рәхәт була. Күңелдә өмет уяна. Ә унсигез-егерме биш яшьлекләрнең минем иҗатым белән кызыксынуын белү, аларның фикерен ишетү әдәбиятыбызның киләчәгенә дә ышанычны арттыра. Хәтта минем иҗат белән дә шулай кызыксынгач, башка әдипләрне яттан беләләрдер инде дип сөенәм.

Мин боларны туксанынчы еллардан башлап хәзер аз гына сүрелә төшкән милли күтәрелешнең нәтиҗәләре итеп тоям. Нәтиҗәләр бар һәм булачак. Бары тик хәрәкәт итәргә, хәрәкәт итәргә, хәрәкәттән тукталмаска гына кирәк.

Безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы?” – ди Тукай. Ә миңа халык аз гына башка сурәттә сынлана. Берничә сугышчыга ялгызы каршы чыккан баһадир сыйфатында. Дошманнары күп. Аны тукмыйлар. Төрле яктан йодрыклар ява. Ул карышып җавап кайтаралмый. Ярдәм сорап аваз сала алмый. Һәм кыйнала. Әмма ул егылмый. Һаман аягында басып тора. Вакыт-вакыт ул селтәнеп ала һәм дошманнарының бер-икесе җиргә егыла. Әмма аягында калганнар һөҗүм итә. Аңа тагын йодрыклар ява. Ул арада һушсыз егылганнары да торып баса. Алыш дәвам итә. Кыйналудан күз алдында томан. Баш та юньләп эшләми. Аяк-куллар да хәлсезләнеп беткән. Йөрәге дә чәнчеп-чәнчеп ала. Башка әгъзалар да хыянәт иткәләп куя. Әмма ул – аягында. Аягында!

Ә алыш дәвам итә. Биш гасыр элек башланган алыш бу.

Тик без шушы баһадирга карыйбыз да канәгатьсезлек белдерәбез. Үз башына үзе җитә, дибез. Бер адым да алга китә алмый, дибез. Шундый мөмкинлекләр бар иде бит, ә ул файдаланмый калды, дибез. Зурлыгыбызны югалттык, вакландык, дибез.

Ә бит, ныклап уйлап карасаң, татарның аягында басып торуы үзе үк зур батырлык.

Ә башкалары – вак мәсьәлә. Мин кимчелекләребез, җитешсезлекләребез турында әйтәм. Берничә көн буена бозлы суда торган кешенең ютәлләве табигый булган шикелле, алар да табигый. Һәм без игътибарны авыруларыбызга түгел, ә сәләмәтлегебезгә юнәлтергә тиешбез.

Йөз ел буена әлләни алга китмәвебез мөһим түгел. Безнең бүгенгә кадәр юкка чыкмавыбыз, таралып таркалып бетмәвебез үзе үк милләтебезнең көчле рухы турында сөйли. Бот буе малайларына кадәр үтереп бетереп тә, чукындырып та, тоташ гасырлар буе эзәрлекләп тә, диненнән яздырып та була бу халыкны. Аны бары тик юк итеп кенә булмый. Безгә кадәр яшәгән татарлар шуны исбатлады. Чират – бездә.

(Барлыгы 82 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .