kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Акыл һәм теләк

Кешене иң акыллы зат диләр. Бу чынлап та шулай – кешедә акыл чамасыз. Шуңа күрә ул акыл җыярга теләми. Киресенчә, ул акылын башкаларга бирергә тели. Акылымны башкаларга бирсәм, минем кебек акыллылар күбәер дип уйлый. Тик акыллылар күбәйми. Чөнки башкалар ул акылны алырга теләми. Чөнки акыл аларның үзләрендә дә күп. Һәм алар да үз акылын башкаларга бирергә тырыша. Бөтен халык бер-берсенә акыл бирә. Беркем дә алмый. Кеше – иң акыллы зат. Тик ул акыллы булырга теләми.

Кеше баерга тели. Кешегә байлык кирәк. Ни өчен? Әлбәттә, тәмле итеп ашар өчен. Кеше иң модный ризыклар ашарга тели. Файдалы түгел. Туклыклы түгел. Хәттә тәмле дә түгел. Ә модный. Исеме яңгыравыклы булсын. Байлар ашый торган ризык булсын. Мондый ризыкларны ашау өчен бай булырга кирәк. Шуңа кеше баерга тели. Байый. Ашый. Симерә. Аннан – ябыгырга тели. Ә  ябыгу өчен ашамаска кирәк. Тик кеше ашамаска теләми. Ул күп итеп, тәмле итеп ашарга һәм ябыгырга тели. Әлбәттә, ашаган саен ябыктыра торган дарулар бар, диләр. Файдасы бармы, юкмы – белмим. Һәрхәлдә, аларны саталар. Әлбәттә, алар кыйбат тора. Шул даруларны алу өчен бай булырга кирәк.

Кеше иң затлы, иң зәһәр эчемлекләр эчәргә тели. Шуларны ат бәясе хакка сатып ала. Моның өчен аңа байлык кирәк. Шуларны эчә-эчә сәләмәтлеген югалта да… ат бәясе хакка дарулар сатып ала башлый. Ә сәләмәтлек аңа нигә кирәк? Юк озак яшәр, яки нәтиҗәле эшләр өчен генә түгел. Иң мөһиме(!) — сәләмәтлек аңа теге затлы һәм зәһәр эчемлекләрне кабат эчә алу өчен кирәк.

Кеше ял итәргә тели. Эшләп арыган өчен түгел. Эшләп арыган өчен ял итү кирәк булса колхозчылар, төзүчеләр җәй буена ял йортларында ятар иде. Югыйсә, алардан да ныграк эшләүче юк бит инде. Тик алар ял йортларына йөрми. Тагы игътибар беләнрәк карасаң, ял йортларына ел әйләнәсенә бернәрсә дә эшләмәгән кешеләр йөри. Бу әлбәттә шулай булырга тиеш, чөнки эшсезлектән дә кыенрак нәрсә юк. Иң нык арытканы – эшсезлек. Ә асылда, кешегә ял болай гына кирәк. Ял итү модада булган өчен. “Быел кайда ял иттең?” — дигән сорауга берәр затлы гына чит ил исемен атамасаң, син бу дөньяда бер нәрсә дә эшләмәгән, булдыксыз һәм ялкау кеше кебек күренәсең. Шуңа күрә, кайдадыр барып ял итеп кайту – ул инде мәҗбүри эш кебек тоела башлый. Һәм күпләр шулай эшли дә – ял йортына баргач, бүлмәсеннән дә чыкмый ята. Чөнки аңа монда кызык түгел, ул инде барсын да күргән, барсын да белә. Аңа бер җирдә дә кызык түгел, чөнки бу планетада ул ял итмәгән бер урын да калмаган. Ләкин монда ел саен килергә кирәк. Бу престиж.

Кеше ашарга, эчәргә, ябыгырга, ял итәргә, гыйшык-мыйшык уйнарга, канәгатьлек алырга, бай булырга тели. Ләкин берәү дә акыллы булырга теләми. Кызык билләһи, бер карасаң. Кеше үз организмы, үз язмышы, якыннары өчен зарарлы нәрсәләрне бик теләп башкара. Ә файдалысын – юк, монсына аны мәҗбүр итәргә кирәк. Кеше үз сәләмәтлеген сакларга теләми. Намусын сакларга теләми. Эшләргә теләми, акча бирергә теләми, кайберәүләр хәтта  рәхмәт әйтергә дә теләми. Кемгәдер әйтеп бетергесез изгелек эшләгәннән соң сиңа рәхмәт әйтсен өчен күп очракта аны каты гына кыйнап алырга кирәк.  Кеше, әлбәттә, акыллы зат.

Аннан соң, акыллы булу – бик рәхәт хәл дә түгелдер. Чөнки акыл бик холыксыз нәрсә. Ул кешедәге бик күп сыйфатлар белән бергә ярашып яши алмый. Ул фәкать үзенә генә аерым игътибар таләп итә. Акыл эгоист. Кеше организмына мәхәббәт дигән төшенчә килеп керә икән – акылы чыгып китә. Яхшы эчемлек килеп керә икән – акылы чыгып китә. Байлык керсә – акылы чыгып китә. Гел шулай характер күрсәтеп йөри. Хет ичмасам бер чыгып киткәч, кабат борылып та карама инде син. Юк. Байлыгы чыгып китә икән, кешегә кабат акыл керә. Адәм әүлиясенә әйләнә дә куя инде теге бәндә. Һәм үзе кешегә акыл бирә башлый. “Байлыкка кызыкмагыз, байлык бер айлык, ә ярлылык, кадерен белеп тотсаң – гомерлек!” — ди. Ләкин байлык кабат килеп керсә, акылы тагын чыгып китә. Шул рәвешле адәм акылы үз гомеренең күп өлешен юлда үткәрә.

Кеше, әлбәттә, иң акыллы зат. Ә дөнья белән шул акыллы затның ахмак теләкләре идарә итә.

(Барлыгы 103 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .