kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Алга табан барабыз!

Элек шундыйрак җыр бар иде: “Алга дибез, алга дибез, алга табан барабыз. Алга барырга кушкан бит Безгә Ленин бабабыз.”
Хәзер бу җырны хәтерләүче сирәктер инде. Ленинны да яшь буын бик белми бугай. Заманында аны белмәгән кеше юк, чат саен Ленин һәйкәле, китап саен аннан цитаталар, мәктәпкә килеп керү белән аның портреты каршылый  һәм мәңге шулай дәвам итәр сыман тоела иде. Һәм без коммунизм дип аталган җәмгыятьнең пионерия дигән әкияти бер почмагында шундый матур җырлар җырлап, киләчәгебез дә бүгенгедәй бәхетле булачак дигән ышаныч белән үсә идек.
Ә мәктәптән кайтуыбызга дәү әниләребез, революция һәм гражданнар сугышы елларында — әтисез, репрессияләр чорында — туганнарсыз, Бөек Ватан сугышы елларында ике-өч бала белән ирсез калган дәү әниләребез өй түрендә дисбеләрен тарта-тарта үзләрен рәхәт тормышка чыгарган совет влачына, Лилин бабайга рәхмәт укып утыралар иде.
Без өйдә бераз тамак ялгап, йорт тирәсендәге эшләрне караштыргач, әти-әниләребезгә ярдәм итәбез дигән сылтау белән фермага — салам, силос, он урларга — китә идек. Пионер башың белән урлашып йөрү бераз гарьләндерә иде, әлбәттә. Бөтен халыкны рәхәткә чыгарган совет влачы да жалкы, утарда ашарга сорап мөгрәгән сыерлар да кызганыч иде. Аның каравы, әлеге җырны ишеткән саен: “Салам урларга кушкан бит Безгә Ленин бабабыз” — дип әйтәсе килгәннән елмаеп куя идек. Әйтми идек инде, ник икәнен аңламасак та, алай дип әйтергә ярамаганын белә идек.
Ул заманнар хәзер үзләре дә моңсу бер яктылык белән сугарылган әкият булып калды. Заманы да җырлары да бүтән. Кешеләр дә бүтән. Хәтта Ленин бабайны да белүче юк. Ләкин… Ә без… без һаман алга табан барабыз… Һаман туктап булмый…
Коммунизм чоры, шанлы бишьеллыклар дәвере еракта калса да без һаман ниндидер үрләр яулыйбыз, яңадан яңа җиңүләргә ирешәбез. Кайда карама, зур-зур төзелешләр колач җәя. Зур-зур йортлар калкып чыга, җир асты юллары хасил була, яңа технологияләр, тагын әллә нәрсәләр барлыкка килә. Бу ил, дәүләт күләмендә.
Шәхси мәсьәләләрдә дә шундый ук хәл. Һәркемнең учында – иномарка руле, һәркемнең баш очында патша сараена тиң йорт, һәркемнең табынында – оҗмах нигъмәтләре. Өстебездә – күз явын алырлык киемнәр. Без чынлап та алга барабыз ич. Зур-зур адымнар белән. Җилдерәбез генә. Тирә-якка карарга да вакыт юк. Карасак та берни күрмибез, чөнки тирә-ягыбызда үзебез кебек үк беркемне дә күрмичә алга җилдерүче кешеләр генә. Алдыбызда да. Артыбызда да шулайдыр инде. Аны кем күргән. Артка борылып карарга вакытыбыз юк. Кемнедер ялгыш тапап китсәк тә аның кем икәнен таный һәм аңлый алмый калабыз – аны үкчәбезгә басып килүчеләрнең табаны каплый. “Кем соң бу?” — дип аз гына тоткарлансаң, үзеңнең дә шул табаннар астында калуың бар.
Без инде җырламыйбыз да. Көен белмибез, сүзләре онытылган. Һәм гомумән, күңелдә җыр юк, җаныбыздан җыр ишетелми. Әллә ул җыр юк, әллә үзебез ишетмибез. Аның кайгысы да түгел. Җырсыз да тормыйбыз ич. Радиодан җыр агыла, телевизордан – җыр. Без аны ишетәбез, ара-тирә сүзләрен кабатлап, гәүдәбезне боргалап алабыз. Хуш без шуңа, канәгать. Үз җырыбыз юк. Аңа мохтаҗлык та юк. Гомум җыр да безгә җитеп ашкан.
Үз хыялларыбыз да юк бугай. Әлбәттә, хыялсыз кеше булмыйдыр инде ул. Әмма һәркемнең хыялын бергә туплап бүлгәләп карасаң, бик фәкыйрь күренеш килеп чыга. Һәм нигездә ул берничә адымга кайтып кала: диплом алырга, җайлы эшкә урнашырга, күп итеп акча эшләргә, баерак яшәргә. Бу хәтта безнең шәхси, үз хыялыбыз да түгел бугай. Без кемнәндер тарафыннан тагылган хыялларны үз сүзләребез белән кабатлыйбыз гына. Кем урлады безнең хыялларны?!.
Ходайның рәхмәте микән бу, әллә каргышы микән – без гомер буена котылгысыз рәвештә алга табан барырга дучар ителгән җәмгыятьтә яшибез. Без алга барабыз. Бу агымда берничек тә артка табан барып булмый. Хәтта бик-бик теләсәң дә. Алга барудан аз гына тукталдың, яки акырынайдыңмы – төркем сине тапап китәчәк, яки юл читенә, сазлыкка чыгарып ташлаячак. Без – алга барырга хөкем ителгән кавем.

(Барлыгы 116 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .