kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Антистереотип

Безнең белән президент та, ваграк түрәләр дә, хәтта хатын (ир) гали җәнәпләре дә түгел, ә гади генә стереотиплар идарә итә. Без тирә-якка күз салабыз да — чынбарлыкны түгел, үзебез күрергә теләгән нәрсәләрне дә түгел, ә стереотипларны күрәбез, шуларны ишетәбез…

Иң күп таралган стереотип — сары чәчле кызлар сантыйрак була. Бу, әлбәттә, дөрес түгел инде. Гомумән, чәч белән акылның бөтенләй бәйләнеше юк. Хиллари Клинтон, Кристиан Лагард, Ангела Меркель — моның якты мисалы. Дөрес түгел, әмма киң таралган. Шуңа күрә, сары чәчлеләрнең чынлап та сантыйлары моңа ышанып, чәчен карага манып йөри. Андыйлар күп…
Хатын-кыз колагы белән ярата, диләр. Ә ир-ат йөрәгенә юл — ашказаны аша. Ә саңгыру хатын-кыз? Ярый… Менә сез йөргән кызыгызга гел матур сүзләр генә сөйләп торыгыз әле. Бернинди ресторанга, һичьюгы кафега да чакырмагыз. Яратамы ул моны? Шиш! Һәм дөрес эшли. Ну, колагына эленгән тукмач белән туклана алмый бит инде ул. Хатының булса да шул. Син берни дә дәшмәскә мөмкинсең, әмма суыткычың тулы булырга тиеш. Гомумән, хатын-кыз йөрәгенә юл – суыткыч… ашказаны аша. Ләкин бу — бердәнбер юл түгел… Ачның ачуы яман, дигән сүз дә дөреслеккә туры килми. Ачның ачуын басар өчен аны туйдыру да җитә. Ә менә тук кеше ачуланса — монда инде нишләргә дә белеп булмый.

Стереотиплар гомер буе озата. Ул «тиеш»ләрнең чиге-чамасы юк.
Бала «бишле»гә укырга тиеш, диләр. Бала укырга тиеш. «Бишле»гә укуы аның башлырак, акыллырак булуын аңлатмый. Бу нибары аның йогынтыга тизрәк бирелүчән, яраклашучан икәнен генә аңлата. Иң өметлесе — «өчле»гә укыган бала. Димәк ул алтын урталыкны таба белә: балачакның да рәхәтен күрә, укуын да бөтенләй онытмый. Белем запасын соңыннан да тулыландырырга мөмкин, ә бала чакны кире кайтарып булмый. Сабый чагында балалык рәхәтен күреп туймаган кеше гомер буена балалыктан арына калмый.

Мәктәпне тәмамлагач, кеше югары белем алырга тиеш. Югары белем, кызыл диплом — яхшы, әлбәттә. Ә бүген иң киң таралган һөнәрләр — сатучы, каравылчы, таксист… Моның өчен диплом мотлак түгел. Ләкин кызыл диплом да кешенең яхшы белгеч, яки акыллы кеше икәнен билгеләми. Ул бары тик: «Бу кеше бер катырка өчен үзенең яшьлеген корбан итәргә сәләтле» — дигәнне генә аңлата. Диагнозның бер төре, кыскасы.

Кеше эшләргә тиеш. Монсы стереотипларның иң коточкычы. Әгәр эшлисе килми икән, теләге юк икән — кеше беркайда да эшләргә тиеш түгел. Теләге булганнар гына эшләсен. Эшлисе килмәгәннәргә пособие билгеләргә кирәк. Чөнки эшләргә теләмәгән килеш кайдадыр эшләп йөргән кешедән дә куркынычрак зат юк. Менә күз алдына китерегез. Врач. Хирург. Аның бу хастаханәдә бер минут та эшлисе килми. Һәм ул сезгә операция ясарга тиеш… Ә кемнеңдер бик эшлисе килә, тик алмыйлар – буш урын юк — аның урынында теге хирург эшли…

Эшләгән өчен акча түләргә кирәк. Безнең илдә бу стереотип акырынлап юкка чыгып килә – акча түләргә бик ашыкмыйлар. Җитәкчеләребез түбәндәге мантыйк буенча гамәл йөртә. «Эшләгән өчен акча түләргә? Кирәкми! Бушка эшләргә дә риза түгел икән, димәк, ул үз һөнәрен яратмый. Мондый кешедән беркайчан да рәт чыкмаячак, аны эш нәтиҗәсе түгел, ә акча гына кызыксындыра. Әгәр кеше үз һөнәрен ярата икән, ул бушка эшләргә дә әзер. Бушка эшләргә дә риза икән, ник аңа акча түләргә?»

Кеше гаилә корырга тиеш. Бала тудырырга... Билгеле бер яшькә җитү белән кешене: «Кайчан өйләнәсең инде?», «Кайчан кияүгә чыгасың?» — дип аптырата башлыйлар. Хәтта ул бик булдыксыз, юньсез кеше булса да шулай диләр. Хәтта әти-әнисе шулай ди. «Балам, гаилә кора күрмә, кемнедер бәхетсез итәсең бит» — диюче юк. Ана – бөек исем… Ә ул аналарның кайберсе бары тик абортка соңлаган өчен генә бөек булып йөри. Бөеклекләре, прәме, һәйкәл куярлык. Олы кеше акыллы һәм тәҗрибәле була. Ә тәҗрибә сантыйлык нәтиҗәсе.

Һәм сез мине дә стереотип буенча кабул итәсез. Ахырда җилле генә бер мәгънә чыгарып куюымны көтәсез. Ләкин мәгънәсез язмалар да була. Бу нәкъ шул очрак, чөнки стереотипларга кизәнүдән дә мәгънәсезрәк нәрсә юк.

(Барлыгы 80 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .