kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кунак булу феномены

Урам авыз сөйли

Кеше сүзен тыңлап тилмерә торган гадәт юк болай. Әмма адәм арасында булгач, колагыңны каплап йөреп булмый – матур түгел. Шуңа кайбер авазлар ишетелеп кала. Регистрация палатасындагы бер тәрәзәгә чиратта әнә, ике татар сөйләшеп тора:
— Ишеттеңме әле, фәлән шәһәрдәге фатирларның барсын да диярлек азиядән килгән кавем сатып ала икән…
— Булыр алардан. Бердәм халык бит.
— Безнекеләр үз илендә мескен булып яши инде. Бигрәк юаш нәрсәләрбез…
Фатир сатып алу өчен кыюлык та, батырлык та түгел, ә нибары акча гына кирәк дип уйлыйм мин мыек астыннан елмаеп. Һәм ошаган урын. Димәк, кемнәргәдер бик ошый бездә яшәү. Шәп бит инде шулай булгач. Ә юашлык мәсьәләсе…
Кибеттәме, базардамы шунда тагын кемнәрдер сөйләшә:
— Карале, безнекеләрне базарга кертмиләр икән бит.
— Ничек инде алай?
— Шулай инде. Авылда җитештерелгән итне дә, сөтне дә кайбер базарларга китереп сатып булмый икән. Базар хуҗаларыннан рөхсәт кирәк, ди. Бик күп түләргә кирәк, ди.
— Әйтәм, анда гел көньяктан килгән халык.
— Вәт, шулар басып алган инде… Кирәкле кешеләргә түләп торалар икән. Безнекеләр берәм-сәрәм килә бит, тиешенчә түли алмыйлардыр инде. Ә болар…
— Үзләренә барсаң, якын да китермәсләр иде… Без бик юаш инде.
Монсы берәр гайбәт-фәләндер инде. Тикшереп йөрергә мөмкинлек тә, теләк тә юк – минем өлкә түгел. Ә соңгы сүзләре бәләкәй чакны искә төшерә. Безнең ише малайларның әти-әниләре үзара җыелышып алгач, бәхет эзләп азия якларында йөргән чакларын сөйләргә ярата торган иде. Минем әни Үзбәкстанда булган, мамык эшкәрткәннәр. Үзбәк телен су кебек эчә һәм бу халыкны бик мактап сөйли иде. Казахстан якларында да, Кырымда да булучылар бар иде авылда. Бик хөрмәт белән карыйлар иде ул як халыкларына.
Әмма бу хакта озаклап уйларга мөмкинлек юк, тагын кемнәрнеңдер сүзе колакка керә:
— Эш табып булмый әле малайга…
— Хәзер авыр инде. Эш юк бит.
Әлеге сүзләрдә ниндидер сәер яңгыраш булуын тоям. Тик уйланып торуны кирәксенмим. Ни пычагыма? Урамга чыгып такси тотам. Алама гына машина килеп туктый. Кирәкле адресны атыйм.
— А иты гиде? — дип сорый кайдандыр килгән абзый, — И ви низнаети? Сейчас навигатор паставим.
Таксидан чыгуга, мин керәсе йорт алдында кемдер урам себереп йөри. Безнең як кешесе түгел. Бераздан автобуска утырырга туры килә. Мин кондуктор янына атлыйм. Ансы да – шәрек гүзәле. Кирәкле тукталышның исемен әйтеп кайчан төшәргә икәнен сорыйм. Ул белми. Автобус йөртүчегә эндәшә:
— Ахмад, объяви остановки! Зачем выкилучил?
Урамга чыккач, чәй эчеп алыргамы соң әллә дип, кафеларга күз йөгертәм. Гел шәрек исемнәре. Боларны күргәч, үземнең дә берәр кечкенә татар кафесы ачып, аның башына зур хәрефләр белән: “Өчпочмак! анасын сатыйм” дип язып куясы килә.
Һәм кайдадыр ишетелгән теге сүзләр искә төшә:
Малайга эш табып булмый.
“Каян табасың инде аңа эш, — дип уйлыйм башта, — бөтен җирне читтән килүчеләр басып алган ич.” Әмма икенче мизгелгә үк әлеге сүзнең сәер яңгырашы ачыла. “Эш табып булмый әле малайга.” Эй, туктап тор… Ник аңа эшне син эзләргә тиеш әле? Ник үзе тапмаска тиеш? Һәм читтән килүче халык кабат күз алдына баса – ә аларга кем эш табып биргән икән? Ниүжәли, әти-әниләре? Һәм кайдадыр ишеткән тагы бер сүз ялтлап ала: “бигрәк юаш халык инде…”
Мин татарны юаш дип әйтә алмыйм. Аның ни дәрәҗәдә юаш икәнен белү өчен нинди дә булса уңышка ирешеп карара кирәк. Ә менә читтән килүчеләрнең монда гомер итүчеләргә караганда яхшырак урнашуы, зуррак нәтиҗәләргә өлгәшүе беркемгә дә сер түгел.
Мин моның сәбәбен “кунак феномены” дип атадым.

Ике рәхәт бергә килә

Халыкта ике рәхәт бергә килми дигән әйтем бар. Дөрестер инде ул. Әмма ике рәхәт бергә килгән очракны чагылдыру мисалы кирәк икән, ул мисал – кунак. Кунакка барырлык кешең булу да, кунакка килерлек кешең булу да – икесе дә рәхәт.
Әлбәттә, кунакка алу бераз мәшәкатьлерәк рәхәтлек. Ләкин рәхәтлек. Ләкин мәшәкатьлерәк. Һәм иң мөһиме – рәхәтлек. Кунагың белән бергә үзең дә көндәлек ыбыр-чыбырны онытып бәйрәм итеп каласың, күңел ачасың. Кайчагында, әйтик, Казанда яшәп тә мәңге аяяк басмаган урыннарга да барып килергә туры килә: берәр музейга, мәсәлән, аквапаркка, театрга… Аның күңелен күрер өчен дип барасың һәм… үз күңелеңне күреп кайтасың. Аңа кадерле булган кыйммәтләрне син дә бәяләргә өйрәнәсең, аның карашлары сиңа да йога. Күпмедер дәрәҗәдә баеп, яңарып каласың. Үзең яшәгән дөньяга көндәлек тормыш бертөрлелегеннән читкәрәк чыгып күз ташлыйсың. Рәхәт.
Һәм мәшәкатьле. Чөнки син күнегелгән нәрсәләрдән беркадәр читләшергә мәҗбүрсең. Үзеңнән беркадәр әйбәтрәк булырга, юк нәрсәне табарга, булганын матур итеп бирә белергә.  Тынгысызрак булырга тиешсең. Иртәрәк торырга, күбрәк йөгерергә, соңрак ятарга. Кунагың нан күбрәк ашасаң да – шартламаска, аннан күбрәк эчсәң дә – исермәскә. Чөнки син бер үк вакытта аның тиң дусты да, таянычы да, яклаучысы да, хезмәтчесе дә. Һәм аңа кадер-хөрмәт күрсәтә алу үзеңә дә зур ләззәт: ул канәгать калса – син шат, ул шат булса – син бәхетле.
Икенче төрле әйтсәк, син үз ихтыяҗларың, үз амбицияләрең турында онытып, кунагыңның ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында уйлыйсың. Аның теләкләрен үтәргә тырышасың. Синдәге эгоизм юкка чыга… һәрхәлдә, син гади кулланучыдан җитештерүегә әйләнәсең. Ә моның үз ләззәте.
Кунак булуның исә бер мәшәкате дә юк. Монда син бөтен дөньяңны онытып, бәйрәм кәефенә бирелә аласың, чөнки яныңда синең хакта хәстәрлек күрүче, ни теләсәң шуңа әзер хужа бар. Ым гына как, ишарә генә яса – ул барсын да китереп бирәчәк.
Эшем юл белән бәйле булгач, миңа ике рольне дә башкарып карарга туры килде. Кунакта йөрүләр, бәлки, күбрәк тә булгандыр әле. Ә гастрольләрне дә исәпләсәң…
Бер мәлне себер шәһәрләрендә концертлар белән йөрибез. Кунакка алып киттеләр. Ну, килеп урнаштык инде бер көтү артист кемнеңдер танышына. Хуҗалар үзләре берничә гаилә. Кем бу йортта яши, кем әзерләшергә килгән – әлегә белмибез.
— Сез юл кешеләре. Бераз ял итеп торыгыз, теләсәгез душ юынып чыгыгыз, — диләр.
Мин душка әзерләнә башладым. Иптәшләрнең кайсы кайда үзенә шөгыль тапты. Сумка актарганны күреп, хуҗабикәләрнең берсе зур сөлге китереп тоттырды:
— Менә тастымал. Калган бөтен нәрсә дә бар анда, шампунь да, гель да…
Рәхәт инде кунакта. Юыну бүлмәсендә чынлап та бар да бар иде. Сөлгене чөйгә элеп, чишеним генә дигәндә телефон шалтырады. Чыгып, бишмәт кесәсен актарырга туры килде. Өйдән шалтыраталар икән. Кеше алдында “сагындым” димәс өчен мин әкерен генә подъездга чыгып киттем. Сөйләшә-сөйләшә баскычлар буйлап атладым… Тәмәке кабыздым…
Озак кына сөйләшенде. Фатирга кабат кергәндә, безнең егетләрнең тавыш-тыны ишетелмәде. Кухняда нидер әзерләгән хуҗабикә ханым яныннан дәшми узарга кыенсынганга гына:
— Ваннагызда юынып чыгыйм әле, — дидем. — Кеше юктыр бит анда?
— Юк, беркем дә юк. Юыныгыз.
Ну, рәхәт инде ерак юл йөргәндә кунак итәрлек кешеләрең булгач. Рәхәтләнеп бер юынып чыгу үзе генә ни тора.
Ваннадан чыккач, хуҗаларга рәхмәтләр яудыра-яудыра залга чыгып телевизор кабыздым. Юньле нәрсә күрсәтмиләр. Егетләр дә кайдадыр юкка чыккан. Югыйсә, җыенган җирләре дә юк иде бугай. Мин кабат хуҗабикә янына килдем:
— Егетләр кайда булды соң?
— Нинди егетләр?
Мин бераз аптырап калдым, шулай да:
— Артистлар, — дип җавапладым.
— Ә-ә-ә… Алар бит Наилләрдә. Бер катка югарырак. Нәкъ безнең өстә яшиләр, — дип өйрәтте ханым. Мин, әлбәттә, рәхмәт әйтә-әйтә чыгып таю ягын карадым…
Кунак булу рәхәт инде шулай. Кызык та.

Китереп бирмәссез микән?..

Кеше, кайда гына булмасын ни генә кылмасын, ике төрлегә бүленә: хуҗа һәм кунак. Безгә, әлбәттә, кунак булу ошый. Җыры да бар бит: “без монда кунак кына” дигәнрәк. Ну, кадер-хөрмәт эчендә, сыйланып кына яшәүгә ни җитә инде. Тирә-юндә хуҗалар бер алдыңа, бер артыңа чыгып йөгергәләп торсын. Рәхәт!
Бер карасаң, безгә кеше булып түгел, ә песи булып туарга кирәк булган ул. Шәһәр песие. Кайчагында мин шулай уйлыйм, бу дөньяда изгелекләр кылып, савап җыеп киткән кешеләр оҗмахка эләкмиләрдер ул, шәһәр песие булып яңадан туалардыр. Менә алар кунак булып яши, ичмасам! Тамаклары тук, астын алалар, башыннан сыйпыйлар, кочаклап йоклыйлар. Алар белән төшкән фотоларын интернетка эләләр. Ул сурәтләр президентлар белән, этрада йолдызлары, яки язучылар белән төшкән фотолар янәшәсендә тора. Тагы ни кирәк инде песи баласына…
Кеше кызык бит ул. Без дә нәкъ менә шушы песиләр кебек кунак сыман яшәргә телибез. Дәүләт шуны эшләсен, моны оештырсын, ярардай шартлар тудырсын дип көтәбез. Күп шартларны үзебез дә тудыра алабыз, әлбәттә, тик моны эшләмибез, чөнки моның өчен дәүләт бар, ул эшләргә тиеш. Ә ул, заразы, безнең теләкләрне үтәргә җыенмый. Һәм без аның тетмәсен тетәргә керешәбез:”Шундый дәүләт була мени?!. Мәңгегә рәт чыкмады инде моннан. Вәт, ичмасам, чит илләрдә…” Ләкин күпме генә сүксәң дә бернинди дә үзгәреш булмаячак. Чөнки… дәүләт ул башка организм түгел, ул – без: проблеммаларың хәл ителүен көткән, нәрсәдер булдырырга теләгән һәм моның өчен кыл да кыбырдатмаган кешеләр җыелмасы.
Хакимияттә, яки башка җылырак җирдә утырганнарны гына сүгәргә кирәкми. Алар да шул ук кеше. Алар да нәкъ сезнең һәм безнең кебек үк, нәрсәнеңдер булуын телиләр, ә моның өчен нидер эшләргә теләмиләр (куркалар, иренәләр, рәтен белмиләр, һ.б.) Шулай булгач, үзең кебек үк булдыксыз кешене сүгүнең мәгънәсе юк.
Без кунак булып яшәргә телибез.
Бу гомум теләк, әлбәттә. Әмма төрле төбәкләрдә төрлечә чагылыш таба. Әйтик, кемдер Үзбәкстанга күчеп китә икән, ул инде үзен колач җәеп көтәчәкләренә өметләнеп бармый, көтелмәгән хәлләргә әзерлекле була. Шуңа күрә, бу кеше өчен кунак булу теләге – иң соңгы планга күчә. Әмма шул ук кеше үз иленә кайтып яши башлый икән, бу теләк кабат алга чыга. Ул монда кадер-хөрмәттә яшәргә тиеш, кемдер барсын да китереп бирергә бурычлы кебек тоела башлый.
Кызык феномен бу.
Менә бер егет. Казанда туып үскән бу, дуслары, танышлары, сыйныфташлары, туганнары, әти-әнисе – шушы шәһәрдә яши. Армиядән кайткан, кулында дипломы бар. Елдан артык инде шушы егет эш таба алмый йөри. Анда кереп карый, монда керә – тегендә алдыйлар, монда ошамый. Кыскасы, эш юк бу кешегә. Елдан артык!
Ә ниндидер бер авыл малае, көтү көткән чыбыркысын күтәрмәгә атып бәрә дә Казанга килә. Танышлары, дуслары булмагач, вокзалда төн үткәрә дә икенче көнне үк эшкә урнаша. Өченче көнгә яшәр урын таба. Һәм, ахыр чиктә, шушында төпләнеп кала, адәм була.
Ә теге Казанда туып үскән егет һаман эш табалмый йөри.
Сәбәбе гади генә. Шәһәр егете кунак булып яшәргә тели. Ул үз амбицияләренә туры килердәй эш урыны, үз теләкләренә ярашлы яшәү шартлары эзли. Ә моны беркем дә әзерләп куймаган. Чөнки барсы да – аның кебек кешеләр. Шуңа күрә, аңа тегендә дә, монда да ошап бетми. Һәм ул гомере буена нәрсәдер эзләп йөрергә мәҗбүр.
Ә авыл малае үзенең монда кунак түгеллеген яхшы белә. Беркем дә бернәрсә дә китереп бирмәячәк. Шуңа күрә, баштагы чорда ул чәче белән җир себерергә дә әзер. Әйе, бу эштә аз түлиләр аңа. Ләкин атнага өч көн ялы бар. Шул вакытка тагын кайдадыр урнашырга мөмкин. Ә бераз аякка баскач, яхшырак эш эзләргә. Аның тормышка таләпләре зур түгел әлегә, амбицияләре дә — кышкы пәлтәсенең эчке кесәсендә. Ә әле яз башы гына…
Әлбәттә, гомер узу белән аның мөмкинлекләре арта барачак. Мөмкинлекләре белән бергә амбицияләре дә, тормышка таләпләре дә артачак. Һәм ул шушы шәһәрдә туып-үсеп, бөтен мөмкинлекләре булган кешеләргә караганда зуррак уңышка ирешә.

Ничава сибә

Без кунак булып яшәргә яратабыз. Һәм хуҗа булып сөйләшергә.
Кемдер авылдан килгән, яшь кенә әле үзе, ә ниндидер эш ачып җибәргән, уңышлы гына маташа, акчасы бар, фатир сатып алган. Һәм бу бәндә… ирексездән күңелдә шик уята… әрсез булып күренә… һәрхәлдә, бернинди дә соклану тудырмый.
Чит төбәкләрдән, азиядан, кавказдан һ.б. яклардан килүчеләр белән дә шул ук хәл. Без аларның таксист булып, кондуктор булып йөрүләрен, җир сепереп, идән юып, йөк ташып йөргән чакларын күрмибез. Күрсәк тә, бу нәкъ шулай булырга тиеш, бөтен кара эшләрне читтән килүчеләр эшләргә тиеш дип уйлыйбыз. Ә тегеләр шулай тырышып-тырмашып аякка баса икән, фатирлар, затлы машиналар алырлык акча туплый икән – күзебез кыза башлый:
— Ничава сибя! Кая үрелә болар? Кем биргән аларга бу мөмкинлекне, кем рөхсәт иткән?!.
Һәм ни өчендер, мондый мөмкинлекне аларга без биргәнбездер, шуның өчен алар безгә бурычлыдыр кебек тоела. Чөнки без — бу җирнең хуҗалары.
Чынынында исә алар бездән бер тиен дә сорамады. Бер ни дә. Сорасалар да бирмәс идек. Үзебезгә дә юк, булса да жалкы. Кеше өчен тапкан мал бармы әллә безнең?!.
Шул ук вакытта алар безгә насип бәхетне дә чәлдермәде. Бер уңышка ирешә алмыйча, хәер соранып аяк астында буталып йөрсәләр дә без бәхетлерәк булмас идек. Алар үзләренең тыңгысызлыгы белән үзләренә язган өлешне таба алдылар. Тик без алай уйламыйбыз, без аларның уңышын күпсенәбез. Безнең өлешкә кергәннәрдер кебек тоела. Чөнки без – хуҗалар, без бу җирдә туып үскәнбез. Татар булсак, без бу җиргә исем биргән халык. Без! Һәм татарларга монда аерым өстенлекләр булырга тиеш!
Татар – мисал өчен. Бу бер татар өчен генә хас нәрсә түгел. Шуңа охшаш хәлләрне башка республикаларда да, башка милләтләр арасында да күргәнем бар. (Хәтерегездә булса, туксанынчы елларда төрле республикаларда башка милләт вәкилләрен эзәрлекләү күренешләре дә булып алды. Шул ук, безнең әнкәйләр мактап туялмаган Үзбәкстаннан да күп татарлар күченеп кайтырга мәҗбүр булды.)  Һәм әлеге халәтне, күпләребез әйтергә яратканча, татарның хөсетлеге, күремсезлеге (тагын әллә нинди ямьсез сыйфатлары) белән генә аңлатып булмый. Бу гомум кешелеккә хас сыйфат.
Һәм һәрбер кешегә. Шулай да ниндидер өлкәдә таланты булганнар арасында бу ачыграк чагыла сыман. “Мин – талант иясе. Мин бу халыкның байлыгы, шуңа күрә бу халык миңа бурычлы”- дигәнрәк рәвештә яшиме соң инде ул… Бу дәрәҗәдә үк тупас та түгелдер, бәлки… Һәрхәлдә, нәрсәдер көтү, өмет итү бар талант ияләре арасында. Иҗат итү өчен шартлар тудыру, яшәү шартларын яхшырту… Һәм алар моны дәүләттән көтә.
Әмма дәүләт аларның теләген канәгатьләндерергә ашыкмый. Чөнки ул да бик беркатлы түгел: Җәлил, яки Туфан шартларында да иҗат итеп, Курчатов шартларында да ачышлар ясап булуын ул яхшы белә. Моңа аның дәлилләре җитәрлек.
Ә талант иясе көтә…
Бу да әнә шул кунак булып яшәргә яратуның бер чагылышы. Татарстан дигән илдә яшәгәч, дәүләт иң беренче чиратта татарлар турында хәстәрлек күрергә тиеш. Безгә ул барсын да өеп-төеп китереп бирергә тиеш. Дәүләт үз талантларының кадерен белергә тиеш. Санасаң, озак санарга була инде. Бу сүзләрдә, бәлки, дөреслек тә бардыр. Әмма дәүләт кем соң ул? Әлеге дә баягы син бит инде ул, мин, һәм башка синең белән минем кебекләр җыелмасы. Димәк, без үзебез турында үзебез хәстәрлек күрергә тиеш булып чыга. Син минем хакта кайгыртырга тиеш, мин синең хакта. Ә әнә теге талант иясе турында син дә, мин дә, икебез дә, хәстәрлек күрергә тиеш, чөнки ул сиңа да, миңа да файдалы эш белән шөгыльләнә.
Ләкин кем турындадыр хәстәрлек күрү… бу инде кунак булудан ерак… бу – мәшәкать… тынгысызлык… җаваплылык… Бу – кемнедер кунак итү кебек. Иртәрәк торырга кирәк, күбрәк йөгерергә, соңрак ятарга… Бу инде хуҗа булу дигән сүз. Тормыш хуҗасы булу…
Бер-беребезне кунак итеп яшик.

(Барлыгы 84 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .