kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тик шул гына…

Бик дини бер абзый бар иде авылда. Ул безнең ише бала-чага өчен инде абзый түгел, әллә ничә тапкыр бабай булырга тиеш. Тик бөтен халык аны Абзый дип йөрткәч, без дә шулай ди торган идек. Вәт, шул Абзый бер мәлне безнең йорт янындагы тыкырыктан узып бара. Мин абзар артында тирес өеп маташам. Өлкәннәрнең тәрбиясе яхшы булгандыр инде. Аны күргәч, бераз тыныбрак калдым да: “Бу якка борылып караса, исәнлек-саулык сорашырмын” — диебрәк торам. Абзый ич инде – ул борылганда күрмәмешкә салышу килешми. Үзең башлап эндәшсәң дә кыен  — бик мөһим нәрсә турында уйланып барган булса, бүлдерүең бар. Бик хөрмәт итәләр иде аны авылда, ни өчен икәнен белмәсәм дә, башкаларга ияреп мин дә хөрмәт итә идем. Һәм аз гына ятсыну да бар иде. “Бу – бүтән, бераз гына икенче төрле кеше, моның янында үзеңне аз гына бүтәнчәрәк тотарга кирәк” — дип караумы соң инде ул, төгәл генә әйтүе дә кыен. Мәктәп директорына, колхоз председателенә, парторгка һәм мулла бабайга без шулайрак карый идек бугай.
Вәт, шул Абзый тыкрык буйлап узып бара иде, кинәт нәрсәгәдер абынып китте дә мәтәлләп барып төште.
— Тьфу, анаңны сатыйм!..
Минем беренче ишеткән сүз шул булды. Катырак, авылча табигыйрәк варианты, әлбәттә. Аннан соң Абзый бөтен сүгенү сүзләрен барлый-барлый торып басты. “Безнең кеше ич бу, безнең кебек ич” — дип уйлап куйдым мин, сүгенү сүзләре арасында хәтта мин белмәгәннәре дә барлыгына беркадәр аптырап.
Дөресен әйткәндә, мин аның сүгенүен көтмәгән идем. Динирәк берәр нәрсә әйтер дип уйлаган идем. Абынып егылган кеше:”Сөбханалла машалла” димәс инде диюен, “Иншалла”, яки “аллага шөкер” дип тә әйтмәс. Изге кешеләрнең абынып, яки таеп егылганда әйтә торган берәр тылсымлы сүзе бардыр ич инде.
Юк икән. Соңыннан инде ул вакытта бик югары “афтаритет” булып тоелган колхоз рәисе, парторг, мәктәп директоры һәм мулла абзыйдан абруй ягыннан да, дәрәҗә буенча да берничә тапкырга югарырак торган затлар белән очрашканым, аралашканым булды. Егылганда, машина тәгәрмәче тишелгәндә, дустыңның сатлык икәне ачыкланганда һ.б. көтелмәгән хәлләрдә әйтелә торган махсус сүзләре юк икән. Кайчагында:”Әстәгыфирулла!” — диләр. Тик бу көтелмәгән хәлләрнең бераз йомшаграгына юлыкканда, яки кешегә килгән бәлане каршылаганда әйтелә. Ә калган очракларда, нигездә, сүгенәләр. Кемнең кем булуына карамастан.
Нимесләр турында кинолар бар. Без яшьрәк чакта чыккан фильмнарда геройлар:”За Родину! За Сталина!” — дип атакага ташланалар иде. Бу күренеш  миңа бәләкәй чакта ук бераз сәер тоела иде. Фермада, маллар һәм малчылар арасында үсәнгә микән. Уҗымга ияләшкән сыер көтүен куганда берәү дә: “За Брежнев!” — дип кычкырмый бит инде, ә кемнеңдер анасын искә төшерә. Югыйсә, малларны басудан чыгару да бик ансат нәрсә түгел. Яисә, үзара сугышканда… Беркем дә бер матур сүз дә әйтми, барсы да:”шулай итим, болай итми” — дип тотына.
Сүгенү кешенең канына сеңгән. Иркен тәрбия алучылар моны ачыктан-ачык башкарса, кырыс тәрбия алып кылган һәр гамәлен контрольдә тотарга өйрәнүчеләр алдын-артын карап башкара. Соңгылары, нигездә, кеше арасында сүгенми, матур сүзләр белән аралашырга омтыла. Яхшы күренеш. Ләкин кинәт тырмага китереп басса, бу тәрбия шундук онытыла. Иң тәрбияле кеше дә сүгенеп җибәрә, аннан соң тирә-ягына каранып ала – берәрсе ишетмәде микән.
Кеше сүгенергә тиеш түгел. Хәтта гади кеше сүгенгән очракта да мулла-мунтаганың бу очракларда кулланыла торган үз сүзе булырга тиеш. Әйтик, көтмәгәндә абынып егылды, ул моны ходайның кисәтүе дип кабул итеп, аңа рәхмәт укып, үз гамәленә тәүбә кылып ары китәргә тиеш. Кадак какканда бармагына чукеч белән сукты – монсы да ходайның кисәтүе, яки берәр гөнаһы өчен җәза бирүе. Ике мең еллык тәрбия үз эшен эшләргә тиеш ич инде. Ләкин бу очракта динни тәрбия шундук онытыла, кеше, кем булуына карамастан, сүгенүгә керешә. Күрәсең, тагы да борынгырак булып, кешенең канына ныграк сеңгән бүтән тәрбия бар.
Борынгы  халыклар арасында кешенең җенси әгъзасына табынучылар булган, төрле символларны муеннарына тагып йөргәннәр дигәнрәк мәгълумәт бар. Бу хакта Ибн Фадлан да искә алып уза. Кайчагында мин моңа ышанып куям. Алай гына да түгел, бөтен кешелекнең башлангыч чоры әнә шундый дин белән бәйледер дим. Һәм бу ике-өч кенә түгел, ә берничә меңьеллык буена дәвам иткәндер, әнә шул дин белән бәйле төшенчәләр кешенең генына (канына) сеңеп калгандыр кебек.
Вәт. Кеше абынып егылгач, яки тырмага баскач… Һәрбер көтелмәгән хәвефле хәлдә борынгыдан калган шул геннар уяна да үз диннәрендәге алланы искә төшерәдер… дога укырга керешәдер… Ә безгә, тарихны белмәгән кешеләргә, бу сүгенү сыман ишетеләдер. Нибары шул гына.

(Барлыгы 90 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .