kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Язучы бурычлы түгел

(шаяру катыш)

“Әгәр Ходай тәгалә кешегә язучылык таланты биргән икән, ул милләткә хезмәт итәргә, халкы өчен яшәргә һәм иҗат итәргә бурычлы,” — ди бер танышым. Һәм халыкка хезмәт итү фәлсәфәсенә бирелә. Мин елмаям. Яшь чакта миллион тапкырлар күргән лозунг күз алдына килә: “Партия и народ едины!” Моңсу. Чөнки бу сүзләрне адым саен ишетергә туры килә:”Язучы халыкка хезмәт итәргә… язучы милләткә… язучы бурычлы… язучының төп бурычы…”

Нинди бурыч соң инде ул… Мәңге бетми торган…

“Халык өчен яшәүче”ләргә, “милләт өчен янучы”ларга бераз шикләнеп карарга кирәк. Нәрсәнедер әйтеп бетермиләр алар. Соңгы елларда ишәеп тә киттеләр:

Кемдер халык өчен фәлән катлы
Котедж сала матур урында.
Кемдер халык өчен фәлән томлык
Китап яза үзе турында…

Барысы да халык өчен яши. Шуңа күрә, халык үзе өчен яши алмый. Ә бит чынлыккта халык үзе өчен үзе яшәргә, үзе өчен үзе коттедж салырга тиеш…

Ну, ярый, ходай, әйтик, мине язучы итеп яраткан, ди. Һәм мин хезмәт итәргә… Әй, сез бернәрсәне дә буташтырмыйсызмы? Халыкка хезмәт итәргә тиешле кешеләр бүтәнчә атала бит. Аларны ходай депутаттыр-фәләндер итеп яралткан, халык сайлап куйган…

Халыкка хезмәт итү дигәндә, ни өчендер, бер кеше дә хезмәт хакы турында сүз кузгатмый. Язучы халыкка хезмәт итәргә тиеш – һәм вәссәлам. Димәк, сүз бушлай хезмәт итү турында бара. Моны инде: “Язучы халкы өчен бушка эшләргә бурычлы,” — дип аңларга туры килә. Яхшы. Мин риза. Әгәр халкым бөтен акчасын үзенең бүтән хезмәтчеләренә биреп бетергән икән, каршы килеп булмый. Ләкин мин дә кайбер нәрсәләрдән бушлай файдаланырга тиеш. Кибетләрдән, мәсәлән… Рестораннардан…

Менә монда инде газиз халкымның күзе маңгаена менә: “Нишләп син!.. Бушлай файдаланырга!..” Кайберәүләр әле мине налог акчасына китап чыгаруда гаепли, халык җилкәсендә утыручы соры кортка исәпли. Тимим мин сезнең налог акчагызга. Хәзер менә чутлап күрсәтәм. Бер китапның үзкыйммәте йөз сум тирәсенә төшә. Аны, әйтик, ике йөз белән саталар. Биш мең данәдән бу биш йөз мең табыш китерә. Шуның йөз мең чамасы – минем гонорар. Калган дүрт йөзе – туган халкыма. Шул рәвешле мин халкыма хезмәт тә итәм, аңа акча да түлим. Тик барыбер, бурыч һаман бетми. Мин һаман бурычлы. Әйтәм бит, язучыдан да ныграк кимсетелгән, ныграк рәнҗетелгән кеше юк бу илдә.

Кемдер кием тегә. Кемдер машина ясый. Кемдер җыр сүзләре яза. Нәтиҗәдә, без затлы киенеп, ару гына машинага утырып, матур җыр тыңлап барабыз. Кием тегүче дә, машина ясаучы да, җыр язучы да. Өчебез дә бер үк хәлдә. Ләкин монда да иң кимсетелгән кеше – мин, язучы. Чөнки сез теккән киемне дә, сез ясаган машинаны да мин интернеттан “скачивать” итмим, ә сатып алам. Сезнең эшегезне мин акча белән хөрмәт итәм, ә сез – юк.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Менә фәлән авылда Мөхәммәтәмин тавык үрчетә. Тавыкны аны бөтен кеше дә үстерә ала. Бөтен кеше дә китап яза алмый. Мин язган шигырьләр белән иң зур җитәкчеләрне котлыйлар. Тавык белән котлаган кеше юк аларны. Дөрес тә булмас иде, патшаларча түгел.

Вәт, шул Мөхәммәтәмин илнең теләсә нинди китапханәсенә кереп, мин язган китапны бушлай укып чыга. Ә мин дөньяның бер ашханәсенә кереп тә ул үстергән тавыкны бушлай ашап чыга алмыйм. Югыйсә, хәттә килолап үлчәсәң дә минем китапның бәясе кыйммәтрәк тора бит инде.

Бу күпсенеп әйтү түгел, халкым. Ходай биргән талант өчен синең алдыңда гаепле икәнемне дә, бурычлы икәнемне дә аңлыйм. Тик аны гел искә төшереп торма. Ә иң яхшысы… Иң яхшысы, син конкрет суммаңны әйт. Мин түләрмен. Мин әле тагын әллә күпме һөнәр беләм, әллә күпме урында эшлим…

(Барлыгы 74 карау, бүген - 1 кеше)

2 thoughts on “Язучы бурычлы түгел

  1. Чын язучы гына халкыма бурычлымын дип уйлый, ширпотреплары алай борчылмый. Вакыт үткәч , кемнең кем икәне аңлашыла, гасырлар буе асылташлар гына халык хәтерендә саклана.

  2. “Язучы — Китап — Укучы” мөнәсәбәтләрен алсак, сүзнең интеллектуаль байлык һәм аны тану турында баруы аңлашыладыр кебек — гасырлар узгач түгел, вакытында тану турында. Интеллектуаль хәзинәләрдән файдаланучылар(конкрет очракта — укучылар) эшләнгән эшне(китапны) — аны «ашап», «киеп» булмаса да – куллана(укый) икән, эшкә(язуга) сарыф ителгән вакытны һәм көчне истә тотып, аның өчен түләргә әзер булырга тиешләр. Тик Интернет шартларында, аның «чиксез» мөмкинлекләрен алганда, бу һәркайсыбызның намуслы, иманлы булу-булмавыбызга кайтып кала да куя…

Comments are closed.

@Mail.ru .