Котлаулар

Бер карасаң, шулхәтле нык рәхәт яшибез инде без хәзер. Моннан хәтта 50-60 еллар элек тә кемнеңдер тамадалар чакырып юбилей уздыруын күзаллау мөмкин булмагандыр. Элек кеше табынга куяр ризык эзләсә, бүген без аны бизәү, ямьләү юллыйбыз. Дөнья бетереп котлау сүзләре эзлибез. Котлау — бәйрәмгә барган кеше өчен иң кирәге. Хәтта бүләк тә проблема түгел, кибеткә керәсең дә аласың Ә котлаулар — дефицит. Аларны әле без әллә нинди төрләргә бүлеп йөртәбез: туган көн котлаулары, туйга котлаулар, … яшьлек юбилейга котлаулар, никах белән котлаулар… Котла да котла гына. Котлау заманы хәзер… Үз вакытында мин дә бәйрәмнәргә еш йөри идем. Һәм һәркайсына диярлек ниндидер шигырь языла торган иде. Соңрак, таныш-белешләр үтенече буенча аларны җыеп китап сыман нәрсә эшләдем. Ул шундук таралып бетте. Тукта, болай булмый ич дип, «Күңелле табын» дип аталган чын китап чыгардым. Зур тираж белән. Ун мең! Тик аны да санаулы айлар эчендә алып бетерделәр. Тагын чыгардым… Шул рәвешле, котлаулар китабы иң популяр нәрсәгә әйләнеп китте. Интернетта электрон китап рәвешендә генә дә ул кырык-илле мең тирәсе таралгандыр. Ул китапны әле дә интернет-кибеттән алырга мөмкин. Сайтның бу бүлеген укучыларның соравы буенча ачарга мәҗбүр булдык. Монда мин язган әйберләр бик сирәк. Язмалар интернеттагы ачык чыганаклардан җыелды. Бик күп сайтларны аралаганнан соң, иң яхшы кебек тоелганнарын алып шушында куйдык. Әлбәттә, арада төрлесе бар инде. Ә яхшы сыйфатлы котлау шигырьләре, тостлар, бүләкле теләкләр, һ.б. кирәк булса, «Күңелле табын» китабы сезнең карамакта. Бүген генә язылган нәрсәләр түгел, әмма алар әле дә актуальлеген югалтмаган. Менә шушы сылтанма буенча алыгыз.
@Mail.ru .