kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Әдәби әсәрдә характер

Мин тагын персонажлар утрында сөйлим инде. Кирәкмәгәннәре әсәргә кермәсен дигән идем. Ә кирәклеләрен яхшы итеп эшләргә кирәк. Алар катырка кебек булмасын. Турыдан карыйсың — кешегә охшаган, читтән карыйсың — бернәрсәсе дә юк…
Әсәргә кергән персонажлар тулы булырга, тере булырга тиеш. Алар тере булсын өчен һәркайсының үз характеры, үз гадәте, үз сөйләме булырга тиеш. Боларны эшләү өчен персонажның максаты булырга тиеш. Ул нәрсәгә ирешергә тели? Максаты юк икән, персонаж да юк. Ул нәрсәгә нинди юллар белән ирешергә җыена? Нинди юллар белән дигәне мөһим. Бу персонажның төп сыйфатларын ачып салырга мөмкинлек бирә.

Һәр персонажның үз характеры булырга тиеш. Бер генә тапкыр күренеп алса да ул тышкы кыяфәте белән түгел, ә характеры белән истә кала. Характер — кабатланмый торган нәрсә. Сез кара чәчле, зәңгәр күзле кешеләрне дә күпләп очратырга мөмкинсез. Ә характер берәү генә була. Ул бармак эзе кебек. Характер тудыру өчен берничә деталь дә җитә:
1. Энергия (көчле, йомшак)
2. Темперамент (тиз иярә, акырын)
3. Аралашу дәрәҗәсе (аралашучан, йомык)
4. Гадәтләре (үз-үзен тоту кагыйдәләре)

Персонаж беренче тапкыр күренгәндә үк менә шушы сыйфатлары ачыла. Болар үзгәрми. Болар аны хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. Персонажның характеры да үзгәрми. Флегмаптик сангвиникка әйләнми, сангвиник холерикка. Характер бер килеш кала. Көчсез персонаж көчлегә дә әйләнми, ул үз көче мөмкинлек биргәнчә хәрәкәт итә. Ул үз көчсезлеген көчкә әйләндерергә дә мөмкин. Алай да була. Ләкин персонаж үзенә хас булмаган гамәл кыла икән, укучы үзен алданган итеп сизәчәк. Укучыны алдарга ярамый.

Персонажның характеры ул трамвай рельсы кебек нәрсә. Трамвай рельс буйлап бара. Ул такси түгел, син әйткән, син теләгән җиргә туктамый. Персонаж да шулай. Ул синең теләгең буенча хәрәкәт итми. Хәтта син автор булсаң да. Ул үз мөмкинлекләре һәм үз максаты буенча эшли. Әйбәт персонаж беркайчан да авторга буйсынмый.

Аз гына алгарак китеп әйтәм, әсәрдәге вакыйгалар да авторга буйсынмый. Автор ул ниндидер чарага килгән журналист шикелле — язып кына баручы. Вакыйгаларны тере персонажлар тудыра. Автор алар артыннан язып бара. Ләкин тере персонажларны автор тудыра.
Персонажлар беръяклы һәм күпкырлы булырга мөмкин. Мольерда шундый инде. Гарпагон — саран, Скапен — алдакчы, Тартюф – ике йөзле. Бу бик әйбәт түгел. Боевиклар, детективлар өчен ярый инде. Узгынчы персонажлар өчен дә ярый. Персонаж әсәр аша узып китә, нәрсәләрнеңдер үзгәрүенә сәбәпче була һәм бер сыйфаты белән чагылып кала.

Ләкин төп персонажда бер генә сыйфат булырга тиеш түгел. Ул күпкырлы булырга тиеш. Гамлет, мәсәлән. Тыйнак, тәвәккәл, икеләнүчән… Һәм аның бу сыйфатлары эш-хәрәкәт аша ачылырга тиеш. Төп персонаж күпкырлыкрак булган саен, әсәр кызыклырак була.

Төп персонажның максаты булырга тиеш, дидек. Һәм һәр адым саен ул үзенең шул максатына барырга тиеш. Кайчагында урау юллар белән. Хаталар, ялгышулар, адашулар аша. Әгәр герой шул максатына бармый икән, бу эпизодны сызып ташлагыз — бернигә дә кирәге юк. Әгәр бу лирик чигенү һәм дөньяның шигъри запасын арттыру өчен хезмәт итә икән — калсын. Аны беркем дә укымаячак. Ә төп герой хәрәкәт итүдән туктый икән, сезнең әсәрне дә укымаячаклар.

Геройның характеры үзгәрми. Аның язмышы үзгәрә. Менә шушы язмышны адымлап кына үзгәртергә кирәк. Бер эпизод — бер адым. Ике адым түгел. Укучы бер генә яңалыкны кабул итә ала. Мәсәлән, хатын иренең хыянәт итүе турында уйлый. Гаражга чыга. Ирнең машинасын ачып карый. Презерватив таба. Түшәмдә биек үкчә эзен күрә. Бетте. Барсы да берьюлы булса, укучы аңламаячак. Эзлекле булырга тиеш.

Геройның биографиясын белергә кирәк, диләр. Персонажыгызга шундый сораулар бирегез, дип интернетта да язалар. Сораулары күп — илледән йөзгә кадәр. Бүтән эшегез булмаса, шундый сораулар биреп, персонажларыгыз белән сөйләшеп утырыгыз. Ә сезнең әсәр өчен ул персонажларның әсәрдә чагылган өлеше генә кызык. Укучы өчен дә шулай. Мин, мәсәлән, биографиялар укый алмыйм. Нинди матур тел белән язылса да сурәтләүләр дә укый алмыйм. Характер кирәк.

Характерны бирү өчен персонажны белергә кирәк инде. Югарыда дүрт әйбер күрсәттем бит әле — шул җитә. Бу төп персонаж өчен дә, узгынчылар өчен дә бара. Ләкин сезнең төп героегызны укучы яратырга тиеш. Ул яратсын өчен махсус кануннар бар. Мин аны бер тапкыр әйткән идем инде, тагын кабатлыйм. Кабатлаудан дога үзгәрми, диләр бит әле… Менә болар авторның догасы урынына йөри торган нәрсәләр.

1. Төп геройның сере булырга тиеш

Сер — бөтен әсәрне кызыклы итә торган күренеш. Әмирхан Еникиның “Кем җырлады?” дигән кыска гына нәсере бар. Кем җырлаганын аңлагач, елыйсы килә. Сер. Ул елата да, елмайта да ала. Бөтен яхшы әсәрләрдә дә сер бар. Без шуны аңлар өчен укыйбыз аларны. Ләкин бик яхшыларының сере — геройларда. Фатих Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт”ендә,мәсәлән… Фәтхулланы без әкерен-әкерен генә ачабыз. ул серле, шуңа кызык та.

2. Кимчелек

Кимчелек персонаж өчен көяләнергә мәҗбүр итә. Бу әйбәт. Әгәр бер кимчелеге дә булмаса, без аның өчен көяләнмәс идек. Ул барыбер җиңә, аның көче җитәчәк, дип уйлар идек. Ә кимчелек борчылырга мәҗбүр итә. Ул әле укучыга да үз кимчелекләрен уйлап юанырга мөмкинлек бирә.

3. Өстенлек

Геройны герой иткән төп сыйфат. Аның кулыннан килә… Штирлиц, мәсәлән, тиз уйлый, әллә нәрсәләр уйлап таба. Үрмәкүч-кеше стеналар буйлап йөри. Безгә кызык. Без үзебез дә шундый сәләткә ия булу турында хыялланабыз.

4. Максат

Әсәргә килеп кергән һәр персонажның максаты булырга тиеш. Төп персонажныкы — төплерәк максат. Вак-төяк түгел. Голливуд персонажлары дөньяны коткара, әнә. Безнең әсәрләрдәгеләр — татарларны.

5. Сурәтләү

Буй-сыны, төсе булсын инде. Барак Обама икән, бер төрле, Путин икән икенче төрле килеп чыга. Укучы кемнең кем икәнен чамаларга тиеш. Буй-сынына, йөз-көяфәтенә, тән төсенә бәйле рәвештә кешенең фикере дә, максаты да үзгәрә. Мин менә татар кешесе. Иң кабәхать татарны да якын дип кабул итәргә мөмкинмен. Бүтәннәр — бүтәнчә. Мин чибәр малай түгелмен. Чибәр кешеләр бүтәнчә аралаша, мин үземнең башка өстенлегемне күрсәтергә тырышам. Әйбәт сугышам мин, әйбәт атам, кадак-чүкеч эшенә маһир… Шулар минем бөтен ямьсезлегемне каплый, чын ир-егет итеп күрсәтә. Ә ир-егет маймылдан матуррак булса, шул да җитә.

Әллә кемнәр әллә нәрсә төрле өйрәтә инде. Персонажлар тудырганда мин шушыларны искә алырга тырышам. Шуларга игътибар бирсәгез, сез дә бик әрәм булмассыз. И, тагын бер нәрсә әйтим әле. Персонажларны ясарга һәм уйлап чыгарырга ярамый. Аларны тудырырга кирәк. Тудыру ул — үзеңдә үстерү.
Персонажлар тирәсендә салулавым юктан гына түгел. Алар теләсә-кайсы әсәрне алып бара торган затлар. Алар әйдәүче көч. Әйбәт персонажлар тудырыгыз, теләсә нинди әсәрегез әйбәт килеп чыгачак. Бер әсәр дә үзлегеннән генә тере дә матур да булмый. Аны персожалар терелтә, шулар матурлый.

Ләкин әсәр персонажлар галереясе түгел, сез аларны кирәк кадәр генә кулланыгыз. Әсәрдә кешеләр күбәйгән саен хәрәкәтләнү мөмкинлеге кими. Әсәр ул — хәрәкәт. Хәрәкәт юк икән, ул начар әсәр. Начар әсәр акырын укыла, я бөтенләй укылмый. Монсын сез күрмисез, автор буларак бу сезгә кагылмыйдыр да. Бәлки. Ләкин аның икенче ягы бар. Начар әсәр акырын языла. Я бөтенләй язылмый. Әсәрегездәге персонажлар үзегезне дә кузгата алмый икән, димәк, анда нәрсәдер дөрес түгел. Персонажларыгыз әсәрегезне генә түгел, үзегезне дә сөйрәп йөртерлек булырга тиеш.

“Елмаю” романында мин иң төссез, иң соры персонажны күрсәттем. Аның хәтта исеме дә юк. Үз исе, үз хисе юк кеше. Ләкин ул тере. Ул күп нәрсәләргә башкача карарга мәҗбүр итүче көчкә әверелде. Соңыннан үзем дә: “Мин бүтән мондый образ тудыра алмам, мондый әсәр язалмам инде,” — дип уйларга мәҗбүр булдым. Мин моны аз гына мактанып та, шатланып та әйтәм. Ул, исемсез хатын, мине төн урталарында уята иде. Ул әле сезне дә уятачак.

Бер нәрсәне онытмагыз: әйбәт персонажлар авторны сөйрәп йөртә. Әйбәт әсәр үзен үзе яздыра. Ниндидер әсәрегез язылмыйча кала икән — аны кызганмагыз, димәк, язылуга лаек түгел. Язылмаган әсәрләр язылып та укылмый торган әсәрләрдән әйбәтрәк кебек күренә.

Марат Кәбиров

@Mail.ru .