kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Гаилә ясаучы кеше

замана әкияте

Борын-борын заманда Марс планетасының бер колхозында матур гаилә яшәгән. Ир, гаилә башлыгы буларак, мал юнәткән, тормышны хәстәрләгән. Хатыны гаилә учагын саклаган. Балалары кулдан килгәнчә ярдәмләшкән, тормышны үз иңнәренә йөкләүгә әзерләнгән. Кыскасы, барсы да үрнәкле гаиләләрдәгечә ал да гөл булган.
Колхоз рәисе шушы гаиләгә карап сокланган, әмма аның таркалуыннан да курыккан. Чөнки хәзер бик күп җирләрдә хатын-кыз баш биреп бармый, балалар ата хакын хакламый… Бу гаиләнең таркалуыннан куркып ул шундый фәрман чыгарган:“Ирләргә хәзер гаилә ясаучы кеше статусы бирелә. Гаиләнең бөтән әгъзалары да тигез хокуклы, аларга үз үзенчәлеген саклап калу мөмкинлеге тулысынча гарантияләнә.”

Тыштан караганда, бернинди үзгәреш тә кертмәгән инде аның фәрманы, чөнки элек тә ир — гаилә башлыгы булган, хатын — үз урынында, балалар үз урынында булган. Барсы да ирнең фамилиясен йөрткәннәр. Эшләп тапканнарын шушы гаиләгә кайтарганнар, соңгы телемнәрен тигез бүлешкәннәр. Ләкин гаиләнең ныклыгын тәэмин итәргә тиешле шушы фәрман барсын да үзгәртеп җибәргән.
— Нәрсә, хатын хәзер гаилә ясаучы булып саналмый мени?!. — дип боларган бичәсе, — Гаиләне ир кеше генә ясый булып чыга мени?
— Әти, әни, бала — тулы гаиләне шушы өчәүдән башка күз алдына да китереп булмый, — дип чыраен сыткан балалары, — Бер әти генә гаилә ясаучы булгач, без кемнәр булып чыгабыз соң? Аны таркатучылар мени?!.

Ир дә борчуга калган. Күпмилләтле дәүләтне бер генә халык төзи алмый. Я ул бер милләттән генә торырга тиеш, я башкаларның да һәряклап тигезлеген тәэмин итәргә тиеш. Шуның кебек үк, тулы гаиләне дә бер ир генә, яки хатын гына ясый алмый бит инде. Ә рәиснең фәрманы ирне бик авыр хәлгә куя, чөнки ул башкаларны җаваплылыктан азат итә, гаилә өчен бары тик ир генә тырышырга тиеш дигән фикер тудыра ич.

Үзара шулай сөйләшкәннәр, кайгырышканнар, әмма хөрмәтле рәиснең фәрманына каршы төшә алмаганнар. Юкка гына югары урында утырмый ич ул, бәлки, тирәнрәк аңлый, күбрәк беләдер. Яшәп карыйк әле, алдагысын алла күрсәтер дип тыныч кына көн уздырганнар.

Ир элекечә мал табу, гаилә хәстәре белән шөгыльләнгән. Нәкъ элекечә үк эшләгән, шулай ук арыган. Хатыны да нәкъ элеке кебек йортын тәртиптә тоткан, иренең һәм балаларының өс-башын караган, арып кайткан иренә ашарга пешереп куйган:
— Әйдә, утыр, гаилә ясаучы кеше, — дип табынга чакырган.

Аш-суы да элекечә үк тәмле булган. Ләкин иргә нидер җитмәгән. “Тукта, безнең арада элеке мөнәсәбәтләр югалды түгелме соң? — дип уйлаган ул, — Элек бит мәхәббәт, үзара хөрмәт, зур ихтирам һәм ышаныч хөкем сөрә иде. Хәзер исә бары тик фәрман гына калды… Бу хатын бит үз бурычларын бары тик теге фәрманга каршы килмәү өчен генә башкара…” Шушы ны аңлагач, иргә бик кыен булган, күңеленә төрле шикләр килгән. “Ә бәлки, ул хыянәт итәдер? Бәлки, ул чынлап та гаиләне таркатырга тырышучы кешедер…”

Һәм ир хатынын кулдан ычкындырмас өчен аның башкалар белән аралашу мөмкинлеген чикләргә тырышкан. Кибеткә чыкмасын — чит ирләр белән танышуы бар, күршегә кермәсен — ялгыз хатын йогынтысына бирелүе бар. Алай эшләмәсен… Болай итмәсен… Аның шулай кылануы хатынында канәгатьсезлек уяткан. Ул гел киресен эшләргә тотынган. Ә ир — аны җиңәргә, үз сүзен сүз итәргә. Ахыр чиктә, ул колхоз рәисенә барып гаилә әгъзаларының хокукын кыса торган яңа фәрманнар чыгартуга ирешкән: аның аяк-кулына богау салып, авызын тегеп куйгандай хәлгә төшергәннәр. Хатыны бу фәрманнарга тыштан буйсынса да, үз иркен чикләүне кичерә алмаган һәм турыдан-туры каршылык күрсәтмичә, астыртын этлек юлына баскан. Аш-суын аннан-моннан гына пешергән, йортын әпен-төпен генә җыештырган… Сирәк-мирәк очраган ирләрнең күз кысуына да елмаеп җавап бирә башлаган…

Ир белән хатын шул рәвешле үзара тарткалашкан арада, балалары да кулдан ычкынган. Алар инде үзләрен абруйлы гаиләнең лаеклы ул-кызлары итеп тоймаган. Арада якты тойгылар юклыгын, үзара хөрмәт һәм ышаныч сүрелгәнен аңлап торганнар. Алар фәкать фәрман буенча гына шушы гаилә әгъзасы ич! Шуңа күрә, барсы да урам балаларына әверелгән һәм укуны тәмамлау белән читкә чыгып качу турында хыялланган.

Күңеле тыныч булмагач, ирнең эше дә бармаган. Ул табыш алу, файда китерү өчен сарыф ителергә тиешле көчен гаилә эчендәге ыгы-зыгыларны хәл итүгә түгә ич. Гаиләне мул, матур тормышта яшәтү турында түгел, ә ничек тә таркатмый калу турында хыял итә. Ул инде үзен гаилә башлыгы итеп тоймаган, ә маллары уҗымга кергән көтүнең чабаны итеп тойган. Гаиләнең хәле көннән көнгә начарайган, ачлык-ялангачлыкның ерак түгеллеге сизелә башлаган…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Комагайланып күпме мөлкәт тупласа да, мәңгелек хаким булырга омтылса да бер колхоз рәисе дә мәңгелек түгел. Көннәрнең берендә колхоз рәисе чираттагы тырмага басып башын ярган. “Рәиснең маңгае матур булырга тиеш, ә бу хәзер безгә кирәкми,” — дип аны хакимнәр чүплегенә чыгарып ыргытканнар. Аның белән бергә фәрманы да юкка чыккан.

Ә теге гаилә шул көнне үк пыр тузышып сугышып аерылышкан. Гаилә әгъзалары да күпмилләтле дәүләт эчендәге халыклар кебек ич, аларны югарыдан төшкән фәрман буенча гына бәйләп тотып булмый. Иң нык яңгыраган фәрманнарның да гомере кыска, ә халыкның юлы мәңгелек. Гаилә дә шулай. Ул бары тик үзара хөрмәткә, ышанычка һәм җаваплылыкка нигезләнгән очракта гына бәхетле булырга мөмкин. Һәрхәлдә, Марс планетасында.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 145 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .