kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Президент булсынмы, ханмы?

Илдә бер генә президент булырга тиеш. Милли республикаларда президент атамасы үзгәртеләчәк,” – дигән хәбәрләр ишетелү белән, күпләр аның ничек аталырга тиешлеген күзаллый башлады. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә кызу гына бәхәсләр бара. Берәүләр “хан”, “солтан” дисә, икенчеләр “глава” ди, өченчеләр… Глава да начар исем түгел, әнә, Башкортостан президентын хәзер ачыктан-ачык шулай дип йөртәләр: “глава региона” Кемгә ничектер, әмма миңа Башкортостанның ничек “Мөсәкыйль Республика”га әйләнгән чорларын күргән кешегә, бу мыскыл иткән шикеллерәк яңгырый.

Хәбәр ишетелү белән яңа исем сайлаучыларның барлыкка килүе һәм аларның күп булуы бераз сагайта төшә. “Һайт” дигәнгә “тайт” дип тору бу очракта ул кадәр үк мөһим түгелдер сыман тоела. “Татарстан республикасы президенты” – начар яңгырыймы әллә? Яисә бу исемнең Татарстан, яки анда яшәгән халыклар өчен берәр зыяны бармы? Шулай булгач, без аны нигә үзгәртергә тиеш?

Әлеге атамадан баш тарту идеясен Чечня Президенты Рамазан Кадыров 2010 елның августында тәкъдим иткән. Шул ук елның декабрендә РФ президенты тиешле законга кул да куйган. Димәк, бу бүген генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Һәм бу фикернең ничә еллар буена Русия армиясе белән сугышкан Чечен Республикасы президенты авызыннан чыгуы бераз шик уята. «Ихлас күңелдәнме бу, үзәк басымы астында туган идея түгелме?»- дияргә мәҗбүр итә.

Әлеге законның нигезле булуы да икеле. Белгечләр: “Бу очракта Русияның Дәүләт Думасы үз вазыйфаларын арттырыбрак кулланган,” — дигән фикердә.

Әлеге вакыйгага карата: “Ничек аталса да барыбер, аннан гына вазгыят үзгәрми бит” — диючеләр дә бар. Әлбәттә, аларны да аңларга мөмкин. Соңгы елларны “үзаллылык” дигән төшенчәнең күп элементлары белән хушлашу дәвере дип әйтергә дә мөмкиндер. Туксанынчы елларда яуланган бик күп нәрсәләрдән колак кактык, милли рух та күңелләрнең төбенәрәк посты.

Ләкин “Президент” дигән төшенчәне бетерү — Русия үткәрергә ниятләгән милли сәясәтнең башы гына шикелле. Бу Башкортостан мисалында да ачык күренә: кичәге “республика” бүген “регион”га әверелеп килә.

Тормыш шартлары шул килеш кала икән, исем үзгәртүдән ни хаҗәт соң? “Республика” диеп аталудан ни мәгънә?

Хәтерегездә булса, туксанынчы елларда да үзаллылыкны Татарстанга беркем дә китереп бирмәде бугай. Халык аны мәйданнарга чыгып яулап алды. Халкы бердәм булган өчен Президентның да абруе югары, сүзе үтемле булды. Бүген ничек кенә беркатлы яңгырамасын, ил башлыкларының иң зур байлыгы – халык.

Шул рәвешле яулап алынган мөстәкыйльлекне юкка чыгару өчен Мәскәү һәртөрле хәйләләргә, басым ясауларга бара икән, димәк, милли республикаларның үсеп, аерым дәүләт булып китә алуына реаль нигез бар. Әллә сез бу исем алыштыруларны кемнеңдер капризы, бала-чага уены дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Алдан уйланылган, власть вертикален ныгыту өчен җентекле планлаштырылган нәрсә. “Президент” атамасы югалу белән, иртәме-соңмы “Республика” дигән төшенчә дә юкка чыгачак. Ә бу үз чиратында власть структурасының үзгәрүенә, Мәскәү карарларын беркаршылыксыз үти торган марионеткалар кулына тулысынча күчүенә китерәчәк.

Әлбәттә, Татарстан җитәкчелеге бүген дә үзәк ихрыярыннан ерак китә алмый. Әмма хәлиткеч мәсьәләләрдә халык мәнфәгатьләрен якларга аның хокукы һәм мөмкинлеге бар. Хәтта шушындый гына республикаң булу да аның бөтенләй булмавына караганда күпкә яхшырак.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Һәм тагын бер мөһим нәрсә: “республика” төшенчәсе Татарстанны киләчәктә төзеләчәк азат илнең нигезе итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Ул татарның үз дәүләте булырга тиешлеген искәртеп тора.

Әйдә, бүгенгә әлләнинди мөмкинлекләре дә, “аһ” итәрлек үзаллылыгы да булмасын, ди. “Республика” да, “Президент” төшенчәсе дә бары тик кәгазьдә генә булсын. Ләкин булсын. Дөнья бер рәвешкә кереп катып калмаган бит әле, ул үзгәреп тора. Шуңа күрә, “Президент” төшенчәсен саклап калу зур әһәмияткә ия.

(Барлыгы 92 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .