kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

120 яшьлек кыз

“Үзегез карагыз ышанмасагыз,” — ди кыз миңа паспортын күрсәтеп. Мин карыйм: туган елы – 1896. Минем әллә кайчан теге дөньяга күчкән әбидән дә өлкәнрәк. “Картрак” дияргә тел бармый, аңа унсигез-егерме яшьтән дә күпне бирерлек түгел. “Паспортың яңа ич” — дим ниндидер җеп очын тапкан кебек. Ул елмая: “Нәрсә, унтугызынчы гасыр паспорты булырга тиешме әллә?” Елмаюына карап дертләп куям: ике яктан да азау тешләре аз гына чыгынкырак сыман. “Вампир… — дигән уй ялтлап кала, — Юктыр ла… Мөмкин түгел…” Йөз егерме яшьлек кеше булырга мөмкин инде. Тик ул берничек тә болай чибәр кыз килеш саклана алмый, һичьюгы матур әби кыяфәтендә булырга тиеш. Һәм мин ипләп кенә дежур сораулар бирәм.

— Үзегез турында аз гына сөйләп узсагыз…
— Аның нәрсәсен сөйлисең инде? Барыбызның да бер төрле үк биография: авыл, мәктәп, аннан бәхет эзләп шәһәргә китү. Мин игълан буенча барып бала караучы булып урнаштым. Урысча бик яхшы белми идем әле, шуңа курку да бар иде. Бәхеткә каршы, татар гаиләсе булып чыкты. Байлар инде, үз тараканнары белән, шулай да начар кешеләр дип әйтә алмыйм. Акчасын түләделәр, юкка-барга бәйләнмәделәр… Балалары да бик сөйкемле кыз бала иде…

Мондый көнкүреш темасы хәзерге укучыны артык кызыксындырмый. Шуңа да сүзне сәяси яссылыкка күчерергә ашыгам. Революция еллары турында сорау бирәм. Әмма ул кул гына селти:
— Сез нәрсә! Булмады бернинди дә революция минем дәвердә.
— Ләкин тарих дәреслекләрендә…
— Тарих дәреслекләрендә әллә нәрсәләр бар. Аның барсына да ышанырга кирәкми, диләр.

Бу мәсьәләдә чынлап та төрле каршылыклар бар. Бәхәсле тема. Шуңа күрә, репрессия елларына да, сугыш темасына да кагылып тормыйм. Аннан соң, бәлки, бу темага кагылырга теләмәвенең үз сәбәпләре дә бардыр. Шәхси сәбәпләр. Болганчык дәвер булган ич, кемнең кем ягында икәнен дә аңларлык түгел. Сүзне хатын-кыз темасына борам.
— Ирегез исәнме әле?
— Юк, ул бик яшьли вафат булды. Бер бала белән тол калдым. Кыз бала.
— Ул исән-саудыр бит?
— Исән-сау. Авылда әле. Әни янында.
Бу сүздән сискәнеп китәм. Тик бернәрсә дә сиздермәскә тырышам. Шулай да:
— Әниегез исән мени? — дигән сорауны тыеп өлгерәлми калам. Кыз елмая:
— Әйе, аллага шөкер. Әбием дә исән. Безнең зат озын гомерле.
Аңлашыла.
— Яңадан кияүгә чыкмадыгызмы?
— Юк. Күңелеңә яткан ир-егетне табу җиңел түгел. Тик мин аны таптым, бераз соңлап булса да. Озакламый гаилә корырга җыенабыз.
— Ул кем, ничә яшьтә?
— Казан егете. Эшкуар. Бик эшлекле кеше. Өстәвенә, яхшы күңелле. Егерме биш яшьлек.

“Егерме биш яшьлек! — дип уйлыйм мин паспорттагы туу датасын күз алдына китереп, — Яп-яланаяк! Бу бит сенсация! Алла Пугачева никахлары чүп кенә моның янында.” Һәм кызга күз ташлыйм – егерме биш яшьлек егет моның янында өлкәнрәк тә кебек булып тоела. Яшь, чибәр. Һәр хәрәкәтеннән дәрт, наз ургылып тора. Хас та менә вампир киноларындагы гүзәл затлар кебек. Кыз дисәң дә кыз инде!

— Ә сезнең вампирлар турында укыганыгыз бармы?
Кыз көлемсерәп карый.
— Юк. Мин куркам андый нәрсәләрдән.
— Мәчеткә йөрисезме әллә?
— Юк инде, намазга баскан кеше дип әйтерлек түгел. Болай ара-тирә кергәләштерәм. Хәер бирергә шунда, укытып чыгарга. Әлегә шул. Калганы бераз олгайгачрак булыр мөгаен.

Кыз елмая. Мин тагын аның аз гына чыгыбрак торган азау тешләрен күзәтәм. Күңелгә шом йөгергәндәй була. Тик үземне кулга алам, бер карасаң, һәркемнең азау тешләре шулай аз гына чыгынкы була бит инде ул. Ә елмаюы матур. Тагын ниндидер сорау бирәсе килә. Тик баш эшләп җитми. Вампирлар кешене гипнозлый диләр бит, шундый нәрсә-фәлән түгел микән.
— Сез каршы булмасагыз, мин кузгалыйм инде, — дип мут елмая кыз.
— Ашыгасызмы әллә?
— Паспорт өстәле бикләнер дип куркам. Гариза калдырып чыгарга кирәк.
— Ә?!
— Әйе. Паспортны алыштырган идем бит. Туу датасын дөрес язмаганнар. Шуны үзгәртергә кирәк. Сез гафу итегез инде…
120 яшьлек кыз тагын бер кат якты елмаю белән бүләкли дә ашыгып китеп бара…

(Барлыгы 64 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .