kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Афсахов автографы

Баштагы мәлләрдә бераз борчылу сыман нәрсәләр булгаласа да әлеге хәлнең нәкъ менә үзебезнең якта булуына шатланып та куйдым.

Мин һәрвакыт юлда. Россияның төрле почмакларына барып чыгарга туры килә. Ил зур булгач, төбәкләре дә бер төрле генә түгел. Бик матур, бик рәхәт яшәгән җирләр дә, бик зур уңайсызлыклар белән гомер итүчеләре дә бар. Әгәр, әйтик, дөньяның берәр ташландык почмагында авырып китсәң, дөрес диагноз да куя алмаган булырлар иде. Әйткәнемчә, аппендиксның урнашуы бик үк табигый түгел бит. Һәм аны еш кына панкреатит, бавыр, яки  үт куыгы авырулары белән дә бутыйлар икән. Сирәк очрый торган күренеш булгач, гадәттә, аппендицит дип уйламыйлар һәм бу хәлләрнең катлаулануына, кайбер очракта хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Хәтта андый ук куркыныч чиккә җитмәсәң дә чит җирдә, әйтик, Себернең берәр почмагында ятсаң бик күңелле булмас иде.

Бәхеткә каршы, мин үзебезнең якта эләктем. Монда барсы да белеп, танып тора, хөрмәт итә. Туган ягыңның мәхәббәте, бәлки, нәрсәдер юллап якташ түрә тупсасын тапаганда түгел, ә нәкъ менә шундый чакларда сизеләдер, нәкъ шундый вакытларда мөһимдер. Ул әле ниндидер символик мәгънәгә дә иядер кебек. Хәлсезләнеп, яшәү көчең бетеп туган ягыңа кайтып егыласың һәм туган җир сине терелтеп, кабат аягыңа бастырып җибәрә. Яңадан туган кебек буласың.
Кыска вакыт эчендә төп-төгәл диагноз куеп, бөтен дөньямның астын-өскә китергән авыртудан, хәерсез очракта бик начар нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин булган авырудан коткарган хирургны мин чынлап та яңадан тудыручым кебегрәк кабул иттем.

Афсахов ул. Афсахов Альберт Сабирҗан улы. Үрге Яркәйдә врачларны фамилия белән атап йөртәләр. Ә бу фамилияне ишетү белән: “О-о-о! Афсахов мени?!.” — дигәнрәк сокланулы аваз ишетәсең. Һәм барсы да шундыйрак сыйфатлама бирә: “Ул булгач, яхшы инде. Нык әйбәт белә диләр бит аны. Әллә кемнәрне үлемнән алып калган, диләр.” Болай дигәндә, гадәттә, бик өметсез авыруларны да терелтеп җибәрүен күз уңында тоталар инде. Ә бит бер карасаң, һәрбер оперция — үлемнән коткару. Вакытында ачыкланмый калган, вакытында дәваланмаган чир – вакытсыз килгән әҗәл бит инде ул. Ә Афсахов андый операцияләрне көн саен әллә ничәне эшли. Һәрхәлдә, ун көн буена мин иркенләбрәк сөйләшеп утырырлык вуш вакытын таба алмадым… Хәтта шимбә-якшәмбе көннәрендә дә ашыгыч операциягә дип чакыртып алалар.

Бәлки фасылы да шундыйрактыр, әле салкын, әле яңгыр ява. Кемдер таеп егылган, кемдер аварияга эләккән. Соңгы вакытта үт куыгындагы таштан интегүчеләр дә бик күбәеп киткән икән. Монсы белән, гадәттә, хатын-кызлар килә. Сәбәбен төгәл белүче юк. Шулай ук бик ашыгыч операция таләп итә торган нәрсә. Аз гына соңга калсаң, үлем куркынычы яный икән. Менә шуларны уйласаң, Альберт Сабирҗан улы Афсахов көн саен берничә кешенең гомерен саклап кала, аларга тулы канлы тормыш бүләк итә.

Гомумән, хирургия бүлеге тынгысыз тормыш белән яши. Монда мин бер генә тапкыр да иркенләп атлаган бер генә хезмәткәрне дә күрмәдем. Барсы йөгерә-атлый йөриләр. Кемгәдер укол ясарга кирәк, кемгәдер система куярга, кемнедер ашатырга, кемнеңдер ярасын бәйләргә… Һәм медицина хезмәткәрләре өсләренә ак халат элү белән эш сәгате беткәнгә кадәр шулай туктаусыз хәрәкәттә. Һәм һәркайсында авыруларга карата якты караш, ягымлылык. Кирәк чакта киңәшен дә бирәләр, җылы сүзләре белән күңелеңне дә күтәреп җибәрәләр.

Үземә генә шундый мөнәсәбәт булса, мин әлбәттә бу хакта сөйләп тормас идем. Һәрбер кешегә, олысыннан алып кечесенә кадәр. Ә бит авыру кеше беркадәр көйсезрәк тә була әле, аңа ярый алу бик җиңелдән түгел. Тик болар барсының да җаен таба белә, шуңа да, пациентлар белән хезмәткәрләр арасында үз-ара аңлашу, ышаныч бар. Авырулар да канәгать. Берсеннән бер ризасызлык ишетмәссең, киресенчә: “Безнең Яркәйдә әйбәт карыйлар инде ул” — дип кенә торалар.

Мин боларны кемгәдер ярарга тырышып түгел, якташларым өчен сөенеп әйтәм. Үз  эшләрен яратып эшлиләр, тату булып, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр дигән сүз бит. Шундый якташларың өчен ничек сөенмисең инде!

Шундый уйларга бирелеп торганда, унбиш яшьләр тирәсендәге бер кыз эндәште: “Ә сездән автограф алырга мөмкинме?” Сызгалап бирдем инде. Палатага кергәч, яраны бәйләргә әзерләдем. Җебен алмаганнар әле, китаптагы автографка охшап тора. Тик монсы минеке түгел, монсы – Афсахов автографы. Шулай булырга тиештер дә. Мин дә хәзер хирург эшчәнлегенең бер өлеше бит инде…

(Барлыгы 33 карау, бүген - 1 кеше)

One thought on “Афсахов автографы

  1. Күп вакытта табибларны “менә бер ни белмиләр, ярдәм итмәделәр” дип яманлаганнарын ишетәм. Бәлки андыйлары да бардыр…Бардыр түгел, бар алар. Поликлиникаларда приемда утыручы табибларны кертер идем мин шундыйларга, кыягаз тутырудан башканы белмиләр. Кыягазы да кирәк инде аның, направлениесыз хастәханәсенә дә эләгеп булмый, анализ да биреп булмый, больничные да кирәк бит инде….Ярар, өйрәндек инде чиратларда да торырга, үзебезгә үзебез диагноз куярга….интернетка рәхмәт.
    Ә менә олы хәрефле табиблар алар хирурглар әлбәттә. Илеш җире Яркәйгә генә түгел Уфага да биргән андый алтын куллы һәм дә алтын скальпелле табибларны. Ул Галиев Марат Галиакбарович (канд.мед.наук, онколог высшей категории, заслуженный врач РФ и РБ.). Бу сатып алынган регалияләр түгел, меңнәрчә авыруларны үлемнән алып калган өчен бирелгән исемнәр. Минем теләк барчабызга да: авырып киткән чакларыбызда — инде игътибарлы, профессиональ врачлар гына туры килсен иде!!!

Comments are closed.

@Mail.ru .