kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Аллага шөкер!..

Башкортостанда гастрольләрдә йөреп ятабыз. Салават каласы. Сәхнәгә чыгарга дип кенә торганда чыдап булмаслык итеп ашказаны авыртырга тотынды. Эллә нинди үзәк өзгеч авырту инде. Юл буе ашханәләрендә чебурек булып сатыла торган хуҗасыз этләрнең тешләвен дә хәтерләтә, ярага бер атна элек пешерелеп кислотага әйләнгән “солянка” сипкән дә кебек… тагын әллә нәрсәләр… Моны ачыклап тору кайгысы түгел инде. Берничә төрле “обезболивающий” кадап та басылмагач, бу хәлдә сәхнәгә чыгып булмасын аңлап, “ашыгыч ярдәм” чакырттык. Шулай итеп, сәхнәгә чыгам дип торган җирдән, хастаханәгә керергә туры килде.
Чит шәһәр бит. Ни рәвешлерәк буласын белгән юк, шуңа беркадәр пошаманга төшкән идем. “Тагын опреация ясарлар микән инде?..” — дигән шик тә җанны тырмап тора.
— Операция кирәк түгел, — диде доктор.
Мин җиңел сулап куйдым:
— Аллага шөкер!..
Ходайның рәхмәте, мондагы медикларның барсы да диярлек китап укый, концертларга йөри икән. Мине дә шундук танып алдылар. “Килеп йөрер кешегез дә юктыр инде монда,” — дип, бөтен кирәк-яракларны алып килделәр.
— Берәр нәрсә кирәк булса, сез әйтегез генә… — бу коры сүз генә түгел иде.
Ну, чир бит инде ул, сорап тормый. Бүген килмәсә, иртәгә килер иде. Шуңа күрә, бүтән беркайда да түгел, ә Салават шәһәрендә авырып китүемә сөендем генә. “Аллага шөкер! — дип кабатладым эчемнән, — Ярый әле монда эләккәнмен.”
Һәм бу нигезсез түгел иде. Әгәр, Себер якларында, әйтик, күптән түгел генә булган Уренгойда тоткан булса… Хастаханәдән чыккач өйгә кайту өчен генә күпме вакыт кирәк. Өстәвенә, сине беркем белми… Ә монда!.. Аллага шөкер!
Бераз һуш җыеп, тавыш көрәя төшкәч, авылга, инәйгә шалтыратам. Әйбәт хәлләре! Бик дәртле итеп сөйләшә, ара-тирә шаяртып та ала. Бу да зур сөенеч. Аллага шөкер!
Иртәнге якта шулай сөйләшсәк тә кичке шалтыратуда тавышы бераз мөшкелрәк иде. Ишегалдында таеп егылып кулын тайдырган икән. Ике урыннан. Әле хастаханәгә салганнар. Сызлана инде. Беләкләре гөбе кебек шешеп чыккан икән. Мин юаткан булам:
— Тайган җир ул сынганнан да ныграк авырта диләр бит. Түз инде бераз.
Инәй сер бирмәскә тырыша:
— И, улым, бер карасаң, аллага шөкер әле. Башыңны бәреп гарипләнеп, я сантыйланып калсаң нишләр идең, диген. Ә монсы кул гына. Аллаһ теләсә, төзәлер әле. Урынына утырттылар инде. Бик әйбәт карыйлар. Апаларың да гел килеп тора. Шуңа шөкер итеп утырам.
Елыйсы да, көләсе дә килә. Шулай да инәйнең карашы җиңә. Ә ул чынлап та хаклы бит. Үлсә, гарипләнеп калса нишләр идең?! Һәм мин үзем дә сизмәстән: “Аллага шөкер” — дип куям.
Казаннан хатын шалтырата:
— Евротәрәзгә акча түләргә кушкан идең бит…
— Түләдеңме соң?
— Әйе, — ди ул сәер генә итеп һәм өстәп куя – Мошенниклар оешмасы булып чыккан. Йөзгә якын кешене төп башына утыртканнар. Акчаны кире алып булмас, диләр…
Мин хастаханә тәрәзәсе аша илле меңнән артык акчаның җилдә очып йөргәнен күргән кебек булам. Хатын дәвам итә:
— Мин биш меңен генә түләгән идем… Ансы да жәл инде дә. Барыбер, аллага шөкер.
— Аллага шөкер, канишны!
Менә шулай шөкер итеп кенә яшибез. Бер карасаң, дөнья гел шатлыктан гына тора инде ул. Гел шатлыктан гына тормаганында да… – барыбер, аллага шөкер. Яшибез бит әле.
Марат Кәбиров.

(Барлыгы 40 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .