kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бәхет формуласы

Бер татар физигы зур ачыш ясаган. И, физигымы, химигымы инде шунда, математигымы. Татар химигы дию дә беркадәр ят булып тора әле. Берәрсе:»Карале, татарның химиклары да бар мени ул?» — дип сорар сыман. Гомумән, татарның химигы, физигы, математигы булу — сәер ишетелә. «Татар галиме» дигәндә дә без я тарихчыны, я тел, я әдәбият белгечен генә күз алдына китерәбез. Шулай күнегелгән. Ә болай, гади тормышта… татарда бары тик җырчылар гына бардыр кебек. Телевизор кабызасың — җырчы, радио ачасың — җырчы, интернетка керәсең — җырчы. Менә элек халыкның күп өлешен сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр һәм сугышчылар тәшкил иткән. Хәтта сәүдәгәр дигәне дә сугыш серләрен яхшы белгән. Һөнәрчесе дә шулай инде. Җыеп әйткәндә, аларның барсы да яугир, сугышчы булган. Хәзер — барсы да җырчы. Шуңа күрә, яуга калкыныр чакларда да татар мәйданга чыгып берәр җыр җырларга тотына. Талантлы милләт.

Әнә шул талантлы милләтнең бер химигы зур ачыш ясаган. Бәхет формуласын тапкан бу. Үзеңне дә, башкаларны да бәхетле итү — мөмкин, алай гына да түгел, бик гади һәм җиңел икән. Бары тик формуласын гына белергә кирәк. Менә шул формуланы татар галиме ачыклаган. Ну, бу: «Милләтебез бетә бит, нигә аны миннән башка беркем дә сакламый» — дип төзек җөмләләр белән сөйләшә торган кеше түгел инде. Башка телдә укыган, башка мөхиттә эшләгән, шулай да үзлеген югалтмаган. Безнең сыманрак инде. Ләкин галим. Физик. Яки математик. Яки химик. Ләкин татар.

Берәр америка кешесе шундый ачыш ясый алса, шундук Нобель премиясе даулый башлар иде. Аннан соң бәхетле булырга теләүчеләрдән күп төрле төркемнәр җыеп акча эшләр, видео язмалар китаплар чыгарыр, шул рәвешле миллионерга әйләнеп, танылган да, бай да булып яшәр иде. Яһүд булса, бу формуланы шундук яшерен гыйлемгә әйләндерер, аны бары тик бик бай һәм затлы милләттәшләре белән генә уртаклашыр, шул рәвешле тегеләргә бәхет сатып үзе баеп калыр иде. Кем генә булса да бу ачышны танылу һәм баю хакына кулланыр, аның файдасын күреп калырга тырышыр иде.
Ә татар галиме… аны социаль челтәргә элгән. Татар телендә. Белмим, ни өчен шулай эшләгәндер. Югыйсә, татарчасы да әлләни түгел инде. Бәлки, ул бу формула белән иң беренче чиратта милләттәшләрем танышсын, башта алар рәхәтен күрсен, ә мин баерга да танылырга да өлгерермен, дип уйлагандыр. Шулкадәр зур бүләк ясаганы өчен, бәлки, күңеленнән генә рәхмәт сүзе дә көткәндер әле. Бәяләрләр, кулланырлар, бәхетле булырлар дип өметләнгәндер. И-и-и, галим дип аталса да шул авыл баласы бит инде, бәрәңге яфрагы кебек беркатлы җан иясе.

Социаль челтәр моны бөтенләй башка яссылыкта күрә. Менә күз алдына китерегез — бәхет формуласы бирелгән. Һәм шуның астында татарлар фикер алыша:
— Беренчедән, ник ул татарча дөрес яза белми?! Татарның галимнәре дә надан булгач, башкаларга ни сан?
— Татар телендә «хава» дигән сүз юк, ул «һава» дип языла.
— Хава, бәлки «Ева» мәгънәсендәдер? Татарча Хава була түгелме?
— Юк, ансы да «Һава» була.
— «Һава» түгел «Хәүва»
— «Һава» татар сүзе түгел, ул гарәптән кергән.
— Татарча ничек була?
— Татарда андый сүз юк.
— «Күк» була. Күк йөзе.
— Һава монда «воздух» мәгънәсендә. Һава сулау. Күк бармый.
— «Яңгырлар ява» дип язу дөрес түгел, «яңгырлар явалар» булырга тиеш.
— Әстәгыфирулла, моның һәр сүзе саен хата бит. Нинди галим бу, кайда эшли?
— Яхшы галим булса, базардадыр инде. Ит чабадыр. Булдыклылары шунда күчеп бетте бит акчасы күп дип.
— Юк бу фәлән вузда укыта.
— Шулайдыр шул. Анда бит наданнар гына калды. Бу да хәтта татарча да яза белми. Татарчасы шулай булгач, урычча бөтенләй бум-бум бит инде.

…Мин тагы да дәвам итеп тормыйм. Бу язмаларның сәбәпчесе — талантлы галимнең яңа ачышы, бәхет формуласы. Үзеңне дә, башкаларны да бәхетле итү — мөмкин, әле алай гына да түгел, бик гади һәм җиңел икән. Бары тик формуласын гына белергә кирәк. Ә ул формула — күз алдында иде.
Шулай хәреф хаталарын, галимнең шәхесен, белем дәрәҗәсен тикшереп, алар сүзнең нәрсә турында баруын аңламадылар. Бәхет формуласын күрә белмәделәр. Хәер, бу аларга кирәк тә түгел, болар башка кешенең хатасын, җитешсезлеген табып аны булдыксызга чыгарырга тырышудан да бәхетле иделәр.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 69 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .