kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Балалар турында мәзәкләр

* * *
— Әти, мең сум бирсәң, син югында әнинең кем белән йоклаганын әйтәм, — ди улы командировкадан кайтып төшкән гаилә башлыгына.
Әтисе башын кашып ала да улына мең сум тоттыра.
— Я, әйт инде.
— Минем белән йоклый.

* * *
— Әни, әти кичә тагын хезмәт хакы алган мени?
— Әйе, улым, нигә алай дисең?
— Әнә бит, кырынгычы белән тагын көзгене кыра…

* * *
Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен хәзерләп утыра. Ишектә кыңгырау чылтырый. Анда – күрше ире:
— Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме?
— Эшләдек….
— Күчерергә биреп торыгыз әле…

***
Ике малай мәктәптән кайтып бара икән. Берсе бай, ә икенчесе хәерче малае ди. Болар бер кибет яныннан узганда бай малае:
— Менэ әти мине шушы кибеттән сатып алган инде.
— Без электән хәерче булганбыз, акча булмаган инде, шуңа мине әти үзе ясаган.

***
— Улым, өйлән инде, яшең бара бит…
— И, әни, кемгә өйләним инде?
— Чибәр кызлар бетәсе түгел… Әнә, Гөлфирә, шундый матур, акыллы.
— Юк, әни, мин аны яратмыйм.
— Аны яратмасаң, Гөлбикә дә ярамаслык түгел.
— Юк, Гөлбикә ошамый!
— Алайса, кем генә ошый соң сиңа, улым?
— Миңа, әни, Серёжа ошый…
— Улым! Син нәрсә?! Сережа бит урыс!

***
Балаларына 2 яшь тула, ә ул һаман да сөйләшми. Күрәзәчегә барырга булалар. Күрәзәче:
— Өч яше тулу белән өч сүз әйтәчәк, аннары әйбәт сөйләшә башлаячак. Ләкин ул атаган өч җан иясе дөньядан китәчәк.
Беренче сүзе песи була, икенче көнгә песиләре үлә.
Икенче сүзе эт була, этләре үлә. Өченче сүзе — “әти”. Атасы юынып, әйбәтләп киенеп, караватка менеп ята да үлем килгәнне көтә башлый. Шулчак хатыны эштән кайтып керә:
— Син!.. Нишләп ятасың монда, күрше Гәптери үлгән бит.

* * *
— Әни, мин мәктәптә санарга өйрәндем.
— О, маладис кызым, әйдәле, күрсәт һөнәреңне.
— Мин укытучыны усалга саныйм.

***
Бер гаиләдә бала туган, ләкин сөйләшми икән. Врачларга, күрәзәчеләргә йөртәләр, бала барыбер сөйләшми икән. Шулай беркөнне чөй эчәргә утыргач бала телгә килеп:
— Шикәр салыгыз, — ди.
Әти-әнисе аптырашта калалар, сөенәләр һәм әтисе сорый:
— Улым, нигә моңарчы сөйләшмәдең соң син?
— Соң әти, моңарчы шикәр сала идегез бит.

Балалар турында мәзәкләр — М. Кәбиров тупламасыннан

(Барлыгы 1 555 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .