kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Без бит ул!

Элегрәк Октябрь бәйрәмен бик зурлап уздыралар иде бит инде. Хәтта мәктәп балалары әзерләгән кичәләргә дә якын тирәнең зур түрәләре килә, бик җитди кыяфәт чыгарып карап утыралар, акыллы сүзләр сөйлиләр… Әллә ул сүзләр без аңламаганга гына акыллы булып тоелды микән… Ну, үзенә күрә бик зур тантана була торган иде. Ә без аңламаган нәрсәләр күп иде. Бала чага ич инде, башың йодрык зурлык кына – аңа нәрсә сыйсын. Шундый үзем аңламаган сорауларның берсен укытучы апага бирдем: “Октябрь бәйрәме булгач, ник аны ноябрьдә уздыралар соң?”
Ул тирә-ягына каранып алды да бик җентекләп аңлатырга кереште. Озак кына сөйләде инде, “аңлашыламы?” — дия-дия сөйләде. Мин баш каккан булдым. Ә чынында ул минем сорауны үзе аңламагандыр шикелле иде. Ул: “октябрь бәйрәмен менә шуңа күрә ноябрьдә уздырабыз” — дип тәмамлагач, мин кабатлап сорадым: “Ноябрьдә узгач, ник аны октябрь бәйрәме дип йөртәләр соң?” Укытучы апа сискәнеп куйды. Беркадәр сәерсенеп карап торды да елмая биребрәк: “шулай җайлырак” — диде.
Бу хәл, бәлки, онытылган да булыр иде. Ләкин соңыннан кайда карасаң да шуңа охшаш хәлгә юлыгырга туры килде. Фермага барсаң, аның мөдире: “Урлашмагыз!” — дип җыелыш җыя да үзе ат арбасына берәр капчык он салып кайтып китә. Без дә урлашабыз. Төн җитүгә салам урларга дип барабыз да көндезен генә матур сүзләр сөйләгән укытучыларыбыз белән бергә арба тартып кайтабыз. И, сөйләсәң күп инде ул… Октябрь бәйрәмен ноябрьдә үткәрә торган илдә яшибез ич.
Чир китәр, гадәт китмәс ди бит халык. Коммунизмны чир дип әйтергә мөмкинме икән? Хәер, хәзер ничек атасаң да буладыр инде. Чир дә китте, ил дә китте, гадәт китмәде. Без һаман шул килеш. Телевизорны ачсаң, матбугат чараларына, рәсми авызларга ышансаң, хәтта үзара сөйләшүләргә колак салсаң да – акча юк. Хөкүмәткә сигез сум салымым түләнеп бетми калган. Шуны сорап хат язалар. Инде бишме-алтымы хат килде. Тик ул хатларны ни өчендер егерме сумлык конвертка салып җибәрәләр. Акчасы юк илнең. Акча берәүдә дә юк. Ләкин бөтен кеше дә тәмле ашый, матур киенә, затлы машиналарда йөри, чит илләрдә ял итә. Һәм ялдан соң яңа көч белән акча артыннан куа. Һәм бик акыллы кыяфәт чыгарып: “Иң мөһиме акча түгел” — ди.
Менә безнең ил-дәүләтебез мөстәкыйль Татарстан бит инде. Без шунда туганбыз, шунда үскәнбез, шунда яшибез. Ләкин барыбыз да Татарстан түгел, ә Россия гражданнары булып саналабыз. Бу сәясәт кенә түгел бугай. Менә без татар кешеләре, аны яратабыз, тарихын да, бүгенгесен дә, гореф-гадәтләрен дә телен дә беләбез. Һәм җае чыкса-чыкмаса да башка телдә сөйләшәбез. Иңглизчә белгәннәр – иңглизчә, төрекчә белгәннәр — төрекчә, берсен дә белмәгән наданнар – урысча. Югыйсә, авызыбызга сугып торучы да күренми бит инде. Хәер, урыс аракысы эчкән авыз белән татарча сөйләшү дә авырдыр инде.
Бер карасаң, бөтен тормыш шундый безнең. Октябрь бәйрәмен ноябрьдә уздырган кебек. Без, әйтик, эчкечелеккә каршы бик каты көрәш ачабыз да соңыннан үзебез үк төрле тишекләрдән аракы юллап йөрибез. Юк, сез менә кичке уннан соң үз-үзенә аракы сатуны тыя алган бүтән берәр халыкны беләсезме?!.
Ришвәтчелеккә каршы законнар чыгарабыз да шул кануннарның җәзасыннан ришвәт биреп кенә котылабыз. Бер карасаң, ул кануннар кирәкми дә бугай. Әйтик, мин сиңа бирәм. Син бер дә алмас идең, үзеңнең кемгәдер ришвәт бирәсең бар. Һәм нәрсә өчен әле?!. Миннән ришвәт алырга мөмкинлек биргәне өчен. Шул бер акча ич инде ул, югыйсә, кулдан кулга күчеп кенә йөри. Туган көнгә акча җыйган кебек.
Дөньяны бераз бөтәйтер өчен тиз акча кирәк булса: “Әй ходаем, бу банкта тиешле суммага кредит бирсеннәр иде. Теләкләремне кабул кылсаң иде” — дип дога укып барабыз. Юлыбыз уңса, аллага шөкер дип мәчеткә кереп хәер биреп чыгабыз. Югыйсә, кредитка батуларны Коръән хупламый бит инде. Ләкин безгә шулай җайлырак.
Без тәмле ашарга тырышабыз. Һәм ябыгырга телибез. Ашый-ашый ябыгу юлларын эзлибез. Симезлек белән көрәшәбез. Бер карасаң, бу көрәшнең иң уңышлы ысулы. Симезлек белән көрәштә һәрвакыт кеше җиңеп чыга. Я ул аны юк итә, я әсирлеккә ала. Без эш эзлибез. Бөтен танышларны җигеп, пыр тузып эзлибез. Табабыз, урнашабыз һәм эшләмәү ысуллары эзләргә тотынабыз. Без бит ул! Октябрь бәйрәмен ноябрьдә үткәрүче кавем…

(Барлыгы 48 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .