kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бише белән

Ни өчен шулай дип әйткәнемне үзем дә төгәл генә белмим инде хәзер. Ну, кәефе юк иде бугай кешенең, аны беркадәр дәртләндереп җибәрергә, дус-ишләр арасында абруен күтәрергә теләгәнмендер.
Без шәһәрнең матур гына кафесында утыра торгач, үзебез дә матурланып җиткән идек инде. Кәеф күтәренке, телдә уен көлке. Тик ул гына ни өчендер артык ачылып китә алмый, ниндидер борчуы бар шикелле моңаеп тик утыра. Безнең арада әле беренче тапкыр, бәлки, бераз кыенсынадыр да. Мондый чакта адәм баласын төрле сораулар белән йөдәтеп булмый, сорау биргән саен ул йомыла башлый, шуңа мин башка якны каердым. Чираттагы бокалны аның өчен күтәрергә тәкъдим иттем. Моңа бераз аптырап калган агай-энегә:
— Бер мөһим эш өчен ике мең сум җитеп бетми иде, — дип төшендердем, — Сорарап торырлык кешесе дә юк. Һәм … Бәхеткә каршы… Әле беренче генә күрешү иде… Шулай да мин тәвәккәлләргә булдым. Ә ул шундук чыгарып бирде дә ары китте. Ә соңыннан беркайчан да искә төшермәде.
— Беренче күргән кешесенәме?!. — дип гаҗәпләнеште агай-эне, — Ай-һай, бигрәк юмарт күңелле икән. Моның өчен чәкәштерергә дә мөмкин.
Бокаллардан уртлап куйгач, аның бу гадәтен чын егетлек дип хуплап юмартлык, кешелеклелек турында бераз сүз куерттык та, тагын уен-көлкегә күчтек. Кемдер анекдот сөйләп алды, кемдер үзе белән булган кызыклы вакыйганы. Ул да беркадәр җанлана төште. Һәрхәлдә, берничә урында ихлас кына итеп сүзгә катнашып алды. Аралашу беркадәр җанланган кебек булды, ул да үзенең бу кешеләр арасында бик үк ят түгеллеген чамалады бугай. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
— Карале, мин чынлап та сиңа шулкадәр акча бирдем мени? — диде ул тәмәке тартырга чыккач.
— Әлбәттә, бирдең, — дип елмайдым мин. — Егет кеше ич син. Әллә үзең шуны хәтерләмисең дәме?
— Хәтерләмим шул.
— Нәрсә, әллә үкенәсеңме?
— Юк, әллә кәефемне күтәрер өчен генә әйтәсеңме дигән идем. Чынлап та бирдем диген, ә…
Мин тагы елмайдым. Аның кыяфәте шундый самими кебек тоелды. Ул да елмайды. Кәефе тагы да ныграк күтәрелгән кебек булды. Әйтәм бит, кешене бәхетле итү өчен әллә ни дә кирәк түгел.
Бу хәлдән соң шактый гына вакыт узды. Без аның белән еш булмаса да аралашып тордык. Кафеларга кереп озаклап утырмасак та чәй эчкәләп чыккан булды. Көннәрнең берендә ул телефоннан шалтыратты:
— Карале, бик ашыгыч кирәк иде, ике генә көнгә ун мең биреп тора алмыйсыңмы?
— Бирәм. Кил.
Ул килде. Эшеннән китәргә мәҗбүр булган икән, шуңа аз гына кыенлык килеп чыккан. Ике көннән акчасы булырга тиеш, шундук шалтыратачак икән. Мин аның сүзләрен бик диккать белән тыңлап тормадым. Чит-ят кеше түгел бит инде, бала-чага да түгел. Агай-эне шуның өчен кирәк ич инде, авыр чакта бер-береңә аз гына да ярдәм итмәгәч, аның ни хаҗәте бар.
— Авыр булса, артык кабаланма, үз вакытың белән кайтарырсың, — дип озатып калдым. Ни генә әйтсәң дә рәхәт инде ул кешегә әйбәтлек эшләү, үз алдыңда абруең күтәрелгән кебек була.
Моңа да хәтсез вакыт үтте. Ике көннән шалтыратам дисә дә сүзендә тормады ул. Элеке эшеннән киткәнгәдер инде, башкача күзгә-башка да чалынмады. Бераздан үзем шалтыраткалап карадым – трубканы алмады. Акча сорап түгел, болай гына, хәлен белешергә дигән сыман. Шул рәвешле ул юкка чыкты.
Берничә ел узды. Соңыннан: “Бурычымны бише белән кайтарып алдым,” — дигәнрәк сүзен җиткерделәр. Бу сүзне ишеткәч, мин елмаеп куйдым. Һәм барсын да аңлаган кебек булдым. Теге ун меңне ул акча кирәк булган өчен түгел, ә миңа биргән бурычын “бише белән” кире кайтару өчен сораган икән бит. Ә мин аннан беркайчан да акча алып тормаган идем. Бу сүзне бары тик аның кәефе күтәрелсен өчен генә әйткән идем.
Әлеге вакыйганы мин хәзер дә елмаюсыз искә төшерәлмим. Һәм рәхәтләнеп, ләззәтләнеп, якты итеп елмаям. Торым-торымга хәтергә төшеп гомер буе озатып баручы бу елмаюны мин сатып алдым. Төп-төгәл ун меңгә. Һәм аның рәхәтен күреп яшим. Бише белән.
Марат Кәбиров

(Барлыгы 88 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .