kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Акча түләп эш эзлим…

Кызык кына абзый ул үзе. Ихлас. Сөйләшкәндә дә ничектер рәхәт итеп, сүзнең тәмен тоеп сөйләшә. Шулай да исемен атап тормыйм. Чөнки әлеге бәяне артык мактанырлык нәрсә турында түгел. Зуррак хезмәт хакы түли торган эш эзләгән ул. Һәм тапкан… Хәер, сүзне үзенә бирик әле.

Бер мәлне, телевизор карап утырганда, шундый белдерү күреп калдым. Эшчеләр таләп ителә. Хезмәт хакы – 70 мең сум. Күз маңгайга менде. Минем ярты еллык хезмәт хакы, ләбаса! Озакка сузмый гына шалтыраттым монда. Барсы да дөрес икән, эше генә бераз авыррак – стропальщик. Йөкче була инде безнеңчә. Ярый, акчасын бирүче булса, эштән курыккан юк.

Фирманың кадрлар бүлегендә матур гына ханым каршылады. Башта моңарчы кайларда эшләвем белән кызыксынды. Аннан эшнең тәртибен җентекләбрәк аңлатты. Төрле шәһәрләрдә эшләячәкбез икән, яшәү шартлары да гел генә уңайлы булмаска мөмкин, чөнки яшерен-батырыны юк – тораклар эконом исәбеннән сайлана. Ансы да хак инде, шулай тиештер дә – кеше бит ял итәргә түгел, акча эшләргә чыккан. Сакчылрак кыланырга тиеш.

Рекламага җитмеш мең дип язсалар да бу акча тулысы белән кулыңа керми икән әле. Аннан әнә шул тулай торак бәясен тотып калалар икән. Бу 15 мең тирәсе. Кулга тияре 55 мең була. Җитмеш үк түгел, әлбәттә, шулай да ярамаслык хак түгел. Мин шатланып  ризалаштым инде бу эшкә. Ни генә әйтсәң дә, бер җирдә дә өеп куймаганнар мондый хезмәт хакы бирүче эш урыннарын. Һәрхәлдә, миңа очраганы юк иде. Беренче айда тагын бер әтнәкәсе бар икән – тулай торак өчен алдан түләп куярга туры килә.

Илле биш мең янында пүчтәк кенә акча инде бу. Унбиш мең генә бит. Һәм бары тик беренче айда гына. Соңыннан эш хакыннан тотып барачаклар. Ярый, булсын. Бәхеткә каршы, кесәдә акча бар – фатирга линолиум алырга дип җыйган акчаны банктан яңа гына алып чыккан идем. Фатир бераз көтеп торыр инде. Килешү төзеп, акча түләгән өчен квитанцияне алып урамга чыкканда кәеф күтәренке, киләчәккә ышаныч зурдан иде. Бер ай чамасы көтәргә кирәк инде ансы… Ләкин мондый эш өчен озаграк та көтәргә була. Аннан соң, ул бер айда да тик кенә ятмыйсың ич инде.
Әмма сөйләшенгән вакытта шалтыраткач, тагын аз гына көтәргә куштылар. Аннан соң – тагын. Мин инде төшенкелеккә бирелә башлаган идем – үзләре бәйләнешкә чыкты. Тагын азрак көтәргә куштылар. Яңа сүз ишетмәсәм дә, үзләре башлап шалтыраткач күңел күтәрелеп китте. Шик-шөһбәсез генә тагын бер ай көттем. Аннан – тагын… Берсендә начальниклары ялда булып чыкты, соңрак трубканы алмый башладылар.

Аптырагач, боларның офисына яңадан бардым. Барсын да хәл итеп, әгәр булырлык булмаса тулай торак акчасын алып кайтырга кирәк. Ләкин мине монда беркем дә көтеп тормый иде. Теге фирма инде юкка чыккан, аларның кайчандыр монда булуын да беркем хәтерләми…

* * *
Абзый тәртип сакчыларына мөрәҗәгать итәргә тели. Табарлар, бәлки, акчамны кире кайтарырлар, дип өметләнә. Бирсен ходай!
Ә эш тәкъдим итеп төп башына утыртучылар буа буарлык! Һәм бу абзыйны эләктергән ысул да яңа түгел. Ул алдауның иң киң таралган юлы дип әйтергә дә ярыйдыр әле. Кайчагында аз гына үзгәртеп кулланалар. Әйтик, эш тәкъдим итүче белән әңгәмә үткәрәсең, нәтиҗәсен көтәсең. Берничә көн. Һәм күңелең сүрелә башлагач сиңа шалтыратып эшкә алынуың турында хәбәр итәләр. Әлбәттә, түбәң күккә тия. Һәм шул куаныч дулкыны белән беркадәр акча түләргә кирәк икәненә игътибар да итеп тормыйсың. Бу сумма, гадәттә, күп булмый 200-1000 сум тирәсе. Һәм аны эш урыны әзерләү, эш киеме алу, яки башка чыгымнар өчен дип аңлаталар. Акчаңны түләгәч, бераз көтәргә кушалар һәм юкка чыгалар… Юкка чыкмасалар, биргәнеңне кире кайтармас өчен ниндидер бүтән сәбәп табалар.

Мондый хәлгә калмас өчен бер нәрсәне онытмаска кирәк, — дип аңлата белгечләр, — Эшкә урнашу белән бәйле бөтен чыгымнар (шул исәптән, эш киеме, тулай торак, хезмәт кенәгәсе сатып алу һ.б.) хезмәт урыны тәкъдим итүче исәбеннән булырга тиеш (ст. 65 ТК РФ), яраклы һәм хәвефсез эш шартлары тудыру аның турыдан туры бурычы  (ст. 212 ТК РФ).
Алданмыйча гына урнашырга, эшләргә һәм баерга язсын сезгә.

(Барлыгы 51 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .