kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Эш сөючән токым

Мәктәптә укытучы апаның сөйләгәне истә калган. “И, балалар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш…” Өйгә кайтсаң да өлкәннәр: “И, фәлән кешенең баласы эшчән дә инде, көне буе су ташыды, бәрәңге утады…” — шикеллерәк сүзләр сөйли, үзләре дә безнең эшләгәнне яраталар иде. Шуңа күрә, эш белән үстек, эшкә мәхәббәт ана сөте белән дә, тана сөте белән дә керде. Гомер буена нәрсәдер эшләдек: утын кистек, печән чаптык, нидер үстердек, нидер төзәттек, нидер булдырдык, нәрсәдер ачтык, нәрсәдер яптык, нәрсәдер яздык, нәрсәдер сыздык… Кайчагында вакыт бик тыгыз булды, алсыз-ялсыз эшләргә туры килде, якыннарның күңелен күрергә дә, хәлен белергә дә вакыт табылмады. Тик без өметсезлеккә бирелмәдек, эшли алуыбыз җанны җылытты, эшли алуыбызга сөендек. Үзебезне бик важный, бик кирәкле кеше итеп тойдык. Чынлап та эш иң мөкаддәс нәрсә икән ич!

Мин беләм, күп нәрсәләргә вакытым җитмәде, аеруча, гаиләгә… Гаилә адәмчә яшәсен, балалар бәхетле булсын, михнәт-фәлән күрмәсен дип тырышабыз ич инде. Шул балалар нужа күрмәсен дип, үзебез дә аларның үскәнен күрми калабыз. Нишлисең инде, барсына да вакыт җиткереп була мени. Аеруча, бала-чагага. Өлкәнрәкләренә дә җитми әле ул. Мин дә һәрвакыт кайдадыр ашыктым, һәрвакыт кайдадыр соңладым, яки соңлаудан курыктым.

Менә шул. Гомер буе вакыт тар булуын яхшы хәтерлим инде, кайдадыр ашыгуымны яхшы беләм, нәрсәдер эшләвемне. Тик нәрсә эшләгәнемне генә искә төшерә алмыйм. Нидер эшләдем ич инде, ансы бәхәссез, ансын мин төп-төгәл әйтә алам. Мин вакытны юкка уздыра торган адәм түгел. Ә менә нәрсә эшләвемне… гафу итегез…

Эшне без саф күңелдән яраттык. Бернинди исәп-хисап йөртмичә, яраткан өчен, җаныбызга шулай кирәк булган өчен эшләдек. Акча өчен түгел. Бар ул кайбер кешеләр, акча өчен әллә нәрсәләр кылырга әзер торалар. Яманын да, яхшысын да эшлиләр, күз дә йоммыйлар, йөз дә сытмыйлар – бары тик акча гына түләсеннәр. Без акча өчен эшләмәдек. Акча өчен эшләүчеләр без түгел. Алар бүтән. Акча өчен алар сатасын да сата, атасында да сата. Саттылар да. Дәүләт серләреннән башлап, якын дусларын да, сөйгән ярларын да, намусын да, иманын да, җанын да саттылар – барсын да саттылар. Сатып баедылар. Шулай булырга тиеш, саткан кеше баерга тиеш. Без баемадык. Без сатмадык. Без эшләдек кенә. Акча өчен эшләмәдек. Тукта, ә без нәрсә өчен эшләдек соң?

Мактау кәгазьләре бирделәр инде, рәхмәт хатлары, пачут грамоталары… Ну, макталыр өчен дә, рәхмәт өчен дә эшләмәдек бугай бит инде. Максатлар зурдан иде. Тик нәрсә өчен эшләдек соң әле… хәтерләмим… гафу итегез…

Ил баесын өчен дип әйтәсе килә. Тик ил баемый да баемый. Халык өчен дип сөрән саласы килә. Халыкның да әллә ни исе китми бугай. Безнең авылда менә иген үстерәләр. Ел саен. Бездә генә түгел, күрше авылда да, дәлше дә шулай – бөтен ил буенча. Вәт, без шулай иген үстерәбез – ә хөкүмәт икмәкне чит илдән сатып ала. Шәһәргә китсәң фабрикаларда кием тегәләр. Көн саен. Меңәрләгән кеше тегә. Ел әйләнәсенә. Ә бөтен халыкның өстендә чит ил киеме. Байларда – европа киеме, ярлыларда – кытайныкы. Заводларда машина-трактор ясыйлар. Көн саен. Ел әйләнәсенә. Ә бөтен кеше чит ил машинасында йөри. Бөтен җирдә чит ил техникасы. Безнең артистлар шыбыр тиргә батып спонсорлар юллый-юллый кино төшерә, ә бөтен халык чит илнекен карый. Язучылар зарлана-зарлана китап яза, ә кешеләр чит ил авторларын укый. Без боз сарайлары төзибез, балаларыбыз бот буе чагыннан алып хоккей уйнарга өйрәнә, ә хоккей  командасы тулы — чит ил спортчылары. Бу зарлану түгел, теге сорауны дәвам итү генә. Нәрсә өчен эшлибез соң? Моны беркем дә белми бугай. Аннан соң, бүген генә барлыкка килгән хәл дә түгел бит инде. Элек-электән шулай. Безнең авыл тулы балта осталары, төзүчеләр иде. Тик ни өчендер колхозның мал абзарын әрмәннәр килеп төзеде… Хәтта кайбер апаларга бала табарга да шулар булышкан дип сөйләделәр…

Без кечкенәдән эшләп үскән токым. Эш сөючән токым. Без гомер буе эштә, алсыз-ялсыз… Йокыбыз мәңге туймаган, гомер буе вакыт җитми, гомер буе ашыгабыз. Без эшлибез. Эш яратабыз. Яратып эшлибез. Без бары тик үзебезнең нәрсә эшләгәнне генә белмибез. Һәм ни өчен, кем өчен эшләгәнне…
Аһ!!! Килде-китте уйларга бирелеп, тагын соңлый язганмын ич… Гафу итегез.  Хушыгыз. Ашыгам. Эш көтә.

(Барлыгы 62 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .