kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Көтәбез сине, Федя!.

(булган хәл)
Федя дип йөртәләр инде аны монда. Федор Фәләнович та, Фәләнов та түгел — просто Федя. Бай кеше. Затлы машиналарда җилдерә, затлы… хәер, нигә тәфсилләп торырга… Просто Федя — просто бай кеше.
Бер генә бөртек бодай да урламыйча, беркемне дә алдамыйча, гомер буе намус белән яшәп, хәләл тирен түгеп тапкан хәләл акчасына йорт төзеп керә бу. Гади йорт түгел, әлбәттә. Әллә ничә миллионлык. Зур йорт, патша сарае чаклы. Ике катлы, фәлән квадратлы. Әллә кайдан күренеп тора, биләмәсен дә урап узарлык түгел. Урыны да яхшы. Тәбигать – искиткеч: яшеллек, биек агачлар, кошлар сайрый. Ә иң мөһиме — туп-туры күлгә чыкмалы.
Тик бер генә әтнәкәсе бар, якында гына бетон коймалар белән әйләндереп алынган зыярат. Күңел өчен зур сөенеч түгел. Өстәвенә, киткәндә дә, кайтканда да шул зыяратның коймасына карап узасың. Анда: «Үлгәннәрнең каберен бел» — дигән такта тора. Бүтән юл юк, башкача мөмкин түгел. Тик әлләни зыяны тими — мәетләре тыныч, тәртипле. Өрәкләр бик борчып йөрми… Ну, зыярат, тек зыярат инде. Аны күчереп куясың мени.
Зыярат булгач, билгеле инде, тере кешеләр дә бар. Алар аз гына читтәрәк, бер авыл булып оешкан. Ул кешеләрнең кайберсен Ходай тәгалә үзе Федяга хезмәт итсен өчен махсус ясаган, кайберләрен болай гына, эшсезлектән генә сырлап утырган, шуңа бик уңышлы чыкмаганнар.
Ләкин көтмәгәндә тагы бер… ммм… җитешсезлек дип булмый инде аны… кимчелек тә түгел… проблема дисәң дә зур була… Шундый мәсьәлә ачыклана, кыскасы. Федяның йорты яныннан узып, урындагы халык күлгә йөри икән — су керергә. Федя кергән суда коенырга йөри. Әйтерсең, Федя белән бер суда коенырга хакы бар. Әйтерсең, күлләр-елгалар простой халык өчен яратылган. Ну, гади халык, кара сарык инде, тагы нәрсә дисең.
Ну просто Федя артык уйлап тормый, күлгә килгән юлны киртәләп ала, кечкенә шлагбаум, сакчы куя. Кешеләр бер-ике омтылып карыйлар да күлгә юлны оныталар. Яхшылап төшендерсәң, хәтта кара халык та аңлый ич инде кайбер нәрсәләрне. Болар да шулай. Федя тиклем Федя белән бер күлдә коенырга ярамаганын күңелләренә киртеп куялар.
Ләкин гади халык җавапсыз калмый. Шулар аркасында, төнге сменада торган берничә каравылчыны куып җибәрергә туры килә. Ләкин көн саен каравылчы куып та булмый. Алар урынына бит башканы табарга, эшкә урнаштырырга, тәртипкә өйрәтергә туры килә. Өстәлмә мәшәкать туа.
Юк, беркем дә төнге һөҗүм ясамый инде просто Федяга. Аның шәхси күлендә су коенырга дип агачлар арасыннан шуышып килүче дә, снайпер мылтыгыннан каравылчыларга атучы да, хуҗа биләмәсенә шартлаткыч ыргытучы да булмый. Җирле халык барсын да тыныч кына, демократик юл белән хәл итә. Һәр иртә саен зыярат коймасындагы «Үлгәннәрнең каберен бел» дигән такта урынында «Көтәбез сине, Федя!» — дигән язу пәйда була.

(Барлыгы 60 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .