kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Гаилә турында әкият

Бу дөньяда бер нәрсәне дә: “Юк, әкият сөйләмә!мондый хәл беркайчан да була алмый!”- дип әйтергә ярамыйдыр. Чөнки адым саен төрле хәлләр булып тора. Менә ниндидер күренеш… Ул физиканың да, химиянең дә, арифметиканың да, гомумән, тормышның бер канунына да туры килми, андый хәлнең булуы мөмкин түгел. Бу мөмкин түгеллек әллә нинди формулалар белән исбатланган. Әмма теге күренеш… ул бар…

Мин сөйләячәк вакыйга да шул көтелмәгән күренешкә бәйле инде. Ир белән хатын мәктәптә укыганда ук бик яратышып йөриләр, озатышалар, өйләнешәләр. Балалар үстерәләр. Бөтен тирә-як аларны үрнәк итеп куя. Менә ичмасам, яхшы гаилә, бер-берсе өчен өзелеп торалар. Һәм иң гаҗәбе — бу чынлап та шулай. Болар бер-берсе өчен өтәләнеп торалар, яратулары һәрберсенең хәрәкәтеннән, сулышыннан сизелеп тора. Юк инде… Бер-берсен яраткан булып кыланучылар да бар, әлбәттә… Тик андыйларның сизелеп тора ул… Ну, күнегелмәгән чөнки, табигый түгел. Шуңа сәер кабул ителә. Ә боларныкы — чып-чын. Хәтта үзара мөнәсәбәтләрен энәсеннән җебенә кадәр тикшереп утырсаң да алардан да табигыйрәк кылану мөмкин түгеллеген аңлыйсың. Болар бер-берсен чынлап та ярата. Берсүзсез.

Һәм менә шушы искиткеч бәхетле һәм мәхәббәтле пар көннәрнең берендә хисләренең суына башлавын сизеп кала. Учакта сызып барган куз сыман боларның да тойгылары сүрелеп бара. Бер карасаң, гаҗәп тә түгел инде. Өйләнешеп озак яшәгәннәр, балалар табып үстергәннәр — табигать алдында да, җәмгыять алдында да вазыйфалары үтәлгән. Хәзер дөртләп торган мәхәббәтнең артык кирәге дә юк кебек. Рәхәтләнеп, үз эгоизмыңа чумып яшәргә дә ярыйдыр шикелле. Ләкин яратышып яшәүгә бер күнеккәч, аннан тиз генә аерыласы да килми икән. Эчләре поша инде боларның, тик бер-берсенә әйтергә йөрәкләре җитми.

Беренче булып ир тәвәккәлли. Озак кына уйланып йөри дә бу берәр атнага ял йортына элдертергә уйлый. Әмма хатынына турыдан-туры әйтми, командировкага киттем, дип алдаша. Ялганлау бик матур гамәл түгел, әлбәттә, ләкин эшләрне көйләп, элеке мөнәсәбәтләрне балкытып җибәрүгә сәләтле икән, аны да кулланырга мөмкин. Вакытын һәм микъдарен белеп кенә инде, ашка тоз салган кебек кенә.

Хатын бик карышып тормый:
— Ярый, бик яхшы, мине дә җибәрүләре мөмкин әле, — дип елмая, — Икебезнең командировка бер вакытка туры килү бик уңайлы да әле.

Шулай итеп болар икесе дөньяның ике тарафына командировкага чыгып китәләр. Ир бер кичне моңаеп кына диңгез буеннан китеп бара. Табигать матур инде монда, хатын-кызларның да ягымлысы бик күп. Тик күңелендәге сагыну хисен бернинди матурлык та алдыралмый, күңеле өенә, хатыны янына тартыла. Аның белән урам әйләнүләр дә, кара-каршы утырып чәй эчүләр дә бик зур бәхет булган икән, ләбаса. Бернинди диңгез-фәләнең дә, ял йортың да кирәкмәгән…

Ир шулай ары-бире йөренә дә аптырап бер кафега кереп утыра. Боек инде күңеле. Тамагына аш та үтми, уй-хисләре дә балкып китми. Үзен ялгыз итеп тоя. Утыра бу шулай башын иеп. Бер мәлне күтәрелеп караса, кафеның теге яктарак урнашкан бер өстәлендә моңаеп кына утырган ханымны күреп кала да дертләп китә. Үзенең хатыны, ләбаса!

Ир күзләрен ачып-йомып ал, үз-үзен чеметеп карый. Һәм әлеге хәлләрнең чынбарлык икәненә тәмам ышангач, урыныннан сикереп тора да теге өстәл ягына атлый.
— Сез мине көтеп утырасызмы, ханым?

Хатын да бер мизгелгә югалып кала һәм иренең куенына ташлана. Ачуланышмыйлар. Гадәти “нормаль” гаилә, әлбәттә, бераз төрткәләшеп, үпкәләшеп алыр иде. Болар тиргәшеп тормыйча гына хәлне бер-берсенә аңлатып бирәләр дә бергә булуларына сөенеп туялмыйлар. Бергәләп шәфәкъне күзәтәләр… Ай йөзгәнен… Таң атканын… Шушы хәлдән соң теге чакта сүрәнләнә башлаган мәхәббәт кабат яңарып китә.
Бер карасаң, әкияттәге кебек, әйеме. Ә икенче карасаң… Һәркем үз әкиятен үзе төзи инде…

Марат Кәбиров

@Mail.ru .