kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хөкем

Хөкем залында көр тавыш ишетелде. Ул үз исемен ишетеп дертләп китте. Урындыгына ныграк ябышты. Тик бу котылу юлы түгел, барыбер, урындыктан аерылырга туры киләчәк, аңа басарга кушалар иде. Ул бөтен көчен җыеп аягурә басты. Бар күңеле үкенү, әрнү белән тулды. Шулай да котылу юлы булырга тиеш кебек иде. Тик хөкемдарның көр тавышы өметкә охшаш хисләрне шундук куып таратты:
— Сез хезмәт урынында бөтен көчегезне куеп, тырышып эшләүдә гаепләнәсез!
Залдагы халыкның нәфрәтле карашы аңа төбәлде. Шулай булырга тиеш идедер, беркайчан да артыгын тырышмаган бу кешеләр алдында ул гаепле иде. Үзенең нәрсәдер эшләргә тырышуы белән генә дә ул бу кешеләрне кимсетә, булдыксызга чыгарырга тырыша, бер сүз белән әйткәндә, аларның яшәү рәвеше өчен куркыныч тудыра иде. Ә үз тормышыңа янаган бәндәгә берәү дә сөеп-яратып карый алмый. Бу кешеләр хаклы, ул гаепле иде.
Гаепләүче аның җинаятьләрен санап китте. Бер карасаң, артык һуш китәрлек нәрсәләр юк иде. Эшенә вакытында килә, җыелышларны калдырмый, ул җыелышларда эшлекле тәкъдимнәр кертә, алай гына да түгел, шул уйларын тормышка ашырырга маташа. Һәм тормышка ашыра да. Ә бу башкаларны да эшләргә мәҗбүр итә, гадәттәгечә илке-салкы гына йөрергә ирек бирми. Соңгы вакытларда аның шушы юньсезлеге аркасында беркемгә дә тынгылык калмаган, бөтен кеше дә эшләргә мәҗбүр ителгән, ә көче җитмәгәннәр хезмәт урынын калдырып китәргә мәҗбүр булган. Ә бу — илдә эшсезләр саны артуга китергән. Менә бит ничек! Бу гади җинаять кенә түгел. Моннан сәясәт исе килә.
Гаепләүченең чыгышын алкышларга онытмадылар. Шулай булырга тиеш иде. Үз мәнфәгатьләрен яклаучыны халык ярата. Ә бу юлы мәхкәмә халык мәнфәгатьләрен яклый иде. Адвокат әлләни әйтә алмады. Шулай да эшкә вакытында килүне гаепкә чутламаска тәкъдим итте, чөнки бөтен кеше дә шулай итә, ләкин эшкә килү әле ул эшләү дигәнне аңлатмый. Бу тәкъдим белән килештеләр.
Залдагы халык ризасызлык белдермәсә дә гаепләүченең ачуы чыкты һәм ул кабат сүз алды. Бу юлы гаепләү рәвеше бөтенләй башка яссылыкта яңгырады:
— Ул урлашмый, — дип башлады сүзен һәм җинаять эскәмиясендә утыручының гомерендә бернәрсә дә урламавын дәлилләрлек мисаллар китергәч, болай дип тәмамлады, — Менә монсы инде бернинди кануннарга да сыймый. Бу җинаяте белән ул безнең бөтен системаны куркыныч астына куя.
Зал озакка сузылган көчле алкышларга күмелде.
Алкышларлыгы да бар иде. Чөнки гаепләүче бөтен кешенең күңелендә җыелган дөреслекне ярып салды. Урлашмау – бу илдә иң зур гөнаһ иде. Патшасыннан башлап гади кешегә кадәр һәркем үз ягын каера, җае чыкса-чыкмаса да үз файдасына умырып калырга тырыша һәм бу иң гадәти хәл булып, яшәү рәвеше булып исәпләнә, системаның нигезен тәшкил итә иде. Хакимияттә утыручылар үзләренә урлашырга җайлы законнар кабул итә, шул законнар нигезендә мөлкәт җыя. Бандитлар шулай баеган кешеләрнең балаларын азгынлык, наркомания, эчкечелек юлына тартып акча эшли. Полиция шул бандитларның хәлсезләнеп, яки бөлеп кирәксезгә әйләнгәннәрен төрмәгә яба… Һәм башкалар… Тормыш шул рәвешле бара һәм бу һәркемне канәгатьләндерә иде. Бу җәмгыятьтә урлашмаган кеше – иң зур җинаятьче иде. Адәм үтерү дә җинаять. Ләкин бер кешенең үлеме әлләни зур югалтуга китерә алмый. Ә урлашмау – ул системаны нигезеннән чертергә, җимерергә омтылу. Син урлашмыйсың, мин урлашмыйм, ул урлашмый… Урлашмаучыларның саны шул рәвешле арта бара. Һәм рәхәтләнеп урлашырга теләгән хөрмәтле гражданнарның эшчәнлеге куркыныч астында кала. Бу илне таркату, идеологик диверсия, рухи террор иде.
Хөкем ителүче үзенең кечерәеп калуын үзе үк сизеп торды. Бетте. Болай булгач, бер өмет тә калмады. Аны ким дигәндә дә сәяси җинаятьтә гепләячәкләр. Ким дигәндә дә гомерлеккә ябачаклар.
Адвокат хәзер гаепләүчегә каршы төшәргә тиеш кебек иде. Тик ул аны дәвам итте:
— Урлашмавы гына бер хәл әле. Ул бит шәфкатьлелек акцияләре дә оештыра. Әлбәттә, шәфкатьлелек белән шөгыльләнүчеләр сезнең арагызда да бар. Әмма моны һәркем үз мәнфәгатьләре өчен файдалана. Кемдер салым түләмәс өчен, кемдер сәяси өстенлекләр, кемдер үзен рекламалау өчен. Ә бу бернинди шәхси максатларын күзалламыйча, чын-чынлап мохтаҗларга ярдәм итү өчен.
Моны көтмәгән зал тып-тын калды. Ә адвокат шул арада аның бу өлкәдәге эшчәнлеген барлап чыкты. Хәзер инде гаепләнүчегә гомерлеккә төрмәгә ябылу куркынычы буй җитмәслек хыял булып тоелды. Ул берни дә күрмәскә теләп күзләрен йомды.
— Үрдә чыгыш ясаучылар китергән дәлилләр бер генә нәрсәне куәтли, — дип сүзен тәмамлады адвокат, — Гаепләнүче – ахмак. Һәм аны төрмәгә ябарга түгел, ә хастаханәгә салырга кирәк.
Бу сүзләрне ишетүгә, халык никтер шаулаша башлады, урыныннан кубып ишеккә юнәлде. Кинәт, гаепләнүче күзләрен ачты. Һәм күңелен шатлыклы уй телде. “Аллага шөкер! — дип уйлады ул ишеккә атлаган кешеләргә карап – Аллага шөкер! Ярый әле юньләп эшләгәнем, башкаларга ярдәм иткәнем юк…” һәм елмайды. Хөкем залында түгел икән бит, хезмәт урынындагы чираттагы җыелышта аз гына черем итеп алган икән. Шулай булгач, ничек шөкер итмисең инде?!
Ул арада бер хезмәттәшенең тавышы ишетелде:
— Карале. Арт ягыңа чобан чыкмагандыр бит?
— Юк, — дип елмайды ул, — Ник сорыйсың?
— Җыелыш буена басып тордың ич.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 20 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .