kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Хәзерге яшьләр

Ачык калган телевизордан дикторның тавышы ишетелә:
— Интернет һәм төрле социаль челтәрләрдә утыручыларның яше үзгәрә, алар арасында күбесенчә өлкәннәр. Ничек кенә сәер тоелмасын, соңгы елларда интернетта утыручы мәктәп балаларының сирәгәюе күзәтелә. Хәзер яшүсмерләр нигездә футбол, хоккей белән кызыксына, кичләрен тренажер залларына, спорт мәйданчыкларына йөрүне хуп күрә…
Интернет кулланучыларының уртача яше өлкәнәю хакында тагын кайдадыр күреп калган идем. Яхшы хәл бит инде. Югыйсә, яшьләр утыргычка беркеп үсә башлаган иде. Шулай сөенергә маташып торганда ишегалдында гына спорт мәйданчыгы бар икәнен искә төшереп, тәрәзәгә күз салам. Чынлап та. Биш-алты үсмер җыелып киткән. Кулларында – калай банкалар, авыздан – төтен чыга… Хәер, төтен түгел бугай ла…
Мин аз гына аптырап калам. Урамга атлыйм.
И-И, бигрәк юньсез инде хәзерге яшьләр. Ачыган алкашлар да шулкадәр ачыктан-ачык сыра эчеп, тәмәке тартып басып тормый,  бераз ышыграк урын сайлый иде. Юк инде эләккән эш хәзерге яшьләрдә.
Ахирәтем сөйләгән иде бугай. Бер көллияттә әллә кайдан гына “Дәресләр вакытында керергә ярамый” дигән табличка табып алганнар да шуны бер юньсезе туалет ишегенә элеп киткән. Ә быел гына эшкә килгән яшь укытучы тәнәфескә кыңгырау шалтыраганчы шул ишек төбендә басып торган. Шулай ярый мени инде. Һәм бернәрсә дә белмиләр хәзерге яшьләр. Бер дәрестә укытучы сорый икән:
— Евгений Онегин кем ул?
— Белмим.
— Ә Анна Каренина?
— Белмим.
— Кемне генә беләсең син, ә?
— Шварцнегер, Чак Норрис, Сталлоне, Джексон…
— Һәм син шул белемең белән Россиядә яшәргә уйлыйсыңмы?
— Нәрсә соң ул Россия?
Монсы анекдот кынадыр инде аның, шул кадәр үк надан түгелләрдер.
…Спорт мәйданчыгы янына якынюга үсмерләрнең кулындагы калай банканың сыра түгел, ә тәмле су икәнен күрәм. Авызларыннан төтен дә чыкмый. Тирә-якта тәмәке төпчекләре дә юк.
— Исәнмесез! — дип сәләмли берсе,  — берәр кемне эзлисезме әллә?
Аңа башкалар кушыла:
— Ярдәм-фәлән кирәкмидер бит?
Мин аптырап калам.
— Юк, юк… Кирәкми… Рәхмәт!
Өйгә атлыйм. И әйбәт инде хәзерге яшьләр.

(Барлыгы 65 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .