kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Мэзэклэр һәм мәзәкләр

* * *
Бер егет су коенырга килә. Шәрә килеш елгада су коена.
Шул вакыт бер кыз килә дә китап укырга утыра. Егет бер иске чиләк таба да аның белән капланып ярга чыга һәм кыздан сорый:
— Син нинди китап укыйсың?
— Философия.
— Димәк, син булачак философ?
— Әйе.
— Менә, әйт әле, мин хәзер нәрсә турында уйлыйм?
— Син чиләгеңнең төбе бар дип уйлыйсың.

***
Әбиләре кияүләренең кайсы яхшырак, кайсы ныграк ярата икәнен тикшерергә була. Беренче кияү узып барганда әби суга батканга салыша һәм ярдәм сорый. Олы кияү шундук суга сикерә һәм әбисен коткара. Өенә кайтса капка төбендә “Волга” машинасы тора, анда: “Яраткан киявемә яраткан әбиеңнән” дип язылган.
Икенче көнне икенче кияү үтеп бара, әби тагын елгада чәбәләнә. Кияү йөгреп килә һәм коткара. Өенә кайтса – яңа мотоцикл “Яраткан киявемә әбиеңнән” дип язылган язу.
Өченче көнне әбине суга төшү белән көзән җыера һәм ул чын-чынлап ярдәм сорый. Аның яныннан узып барган өченче кияү “Беренче кияүгә — “Волга”, икенчесенә — мотоцикл, миңа велосипед булыр инде” — дип уйлый да аны күрмәгәнгә салышып кайтып китә. Әби батып үлә.
Кияү кайтса, капка төбендә өр яңа мерседес тора. Ә анда:“Яраткан киявемә яраткаң бабаңнан” дип язылган.

***
— Сезнең банк бары минем сүземә генә ышанып кредит бирәме?
-Бирә.
-Әгәр мин алдасам?
-Сезгә Ходай каршында оят булачак.
-Ии, әле ул кайчан була!
— Әгәр 5-ендә кайтарып бирмәсәгез, 6-сында ходай каршына басачаксыз.

***
Бервакыт табибка ике колагы да пешкән бер кеше килгән.
-Нишләдең?
-Менә чалбар үтүкләп ятканда, телефон шалтырады.
-Шуннан?
-Мин телефон дип ялгыш үтүкне колакка куйганмын!
-Ә икенче колагыңны ничек пешердең?
-Ну ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк бит инде! Үтүкне тагын телефон дип икенче колакка куйганмын…

* * *
Берәү даруханәгә керә дә:
– Сездә бәрәңге бармы?
– Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый…
Икенче көнне баягы кеше тагын керә:
– Сездә бәрәңге бармы?
– Нинди бәрәңге?! Монда дарулар сатыла бит!
Бу күренеш биш көн рәттән кабатлана. Даруханәче түзми, зур хәрефләр белән «БӘРӘҢГЕ ЮК» дип белдерү элеп куя.
Баягы кеше килеп керә дә, белдерүне укып даруханәчегә:
– Менә бит, кайчандыр монда бәрәңге булган, ә сез әйтмәдегез – ди.

* * *
Юлда ГИБДД хезмәткәре машинаны туктата:
– Сез сәгатенә 60 километр тизлегендә бардыгыз, ә монда 40 билгесе тора…
– Гафу итегез, минем тизлегем төп-төгәл 40 иде, иптәш постовой…
– Менә радар күрсәтте бит…
Монда йөртүченең хатыны кысыла:
– Иптәш милитсия, лутчы бәхәсләшмәгез, исерек чакта холкы яман аның.

* * *
– Мин үлеп бокс яратам. Чөнки мине бокс баетты.
– Нәрсә, сез бокс чемпионымы мәллә?
– Юк, теш табибы…

* * *
– Нихәл, дус, исәнме?
– Бик яхшы, үзеңдә ничек?
– Минем хәл ярыйсы. Кара әле, синдә бер-ике мең акча юкмы?
– Монда юк шул, янымда йөртмим.
– Ә өйдә ничек?
– Бер килеш. Кечесенә бераз салкын гына тиде. Авырып тора.

(Барлыгы 183 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .