kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Мәктәп турында мәзәкләр

* * *
Егет белэн кыз кафеда утыралар .
— Карале, — ди кыз бераз гажәпләнеп, — Әнә тегендә, кафе стенасына сөялеп йоклап утыручы кеше Тукай тугелме ул? Бик охшаган.
— Тукай? Ул бит улгән.
— Сантый. Нишләп үлсен, ди. Әнә ич кымшанып куйды.

* * *
Дәрестәге җаваплардан:
Бөек Карл дәүләт белән менә ничек идарә иткән. Боерыгын бер абзыйга әйткән, ә теге абзый атка утырып башкаларга әйтеп йөргән.
Ә Англия короле Карл Беренченең икенче параграфта башын кискәннәр.
Ул үткәргән Олимпия уеннарында үгез күтәрүче кешеләргә кадәр булган. Ә менә безнең авылда бозау күтәрә алучы ир-атны да таба алмыйсың.

* * *
Бер малай мәктәптән өенә кайтып керә:
– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
– Нишләп?
– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.

* * *
Мәгариф бүлегенең инспекторы белән мәктәп директоры урамнан баралар икән. Койма буенда канәфер чәчәген ботарлап маташучы бер малайга күзләре төшкән.
— Менә тәрбия нәтиҗәсе!- дигән инспектор.
Директор әлеге малайга:
— Хәлитов! Нишләвең бу? — дип кычкырган.
— Әти безнең фамлия Хәмитов бит!- дигән малай

* * *
Балалар лагеры. Кич. Беркем дә йокламый, кем телефонда уйный, кем смс яза, кем… Кыскасы, берәүнең дә телефоннан аерыласы килми. Тәрбияче бер-ике тапкыр кисәтә дә:
— Булды. Җитте. Телефоннарыгызны җыеп биреге!
Балалар теләр-теләмәс кенә телефоннарын бирергә мәҗбүр булалар.
Балалар лагеры. Таң алды. Тәрбияченең рәнҗүле хәлсез тавышы:
— Кабәхәтләр!.. Юньсезләр…
Телефоннарын бирер алдыннан балалар будильник кушкан икән. Кайсы – сәгать бергә, кайсы – беренче яртыга, кайсы – икегә…

Мэктэп турында мэзэклэр — М. Кәбиров тупламасыннан

(Барлыгы 981 карау, бүген - 4 кеше)
@Mail.ru .