kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ташка басылган…

Депутатлар — халык хезмәтчеләре. Һәм бу — хезмәтче хуҗасыннан яхшырак яшәгән бердәнбер очрак.

Кайберәүләр тормыш турында шулкадәр фәлсәфә куерта, алар янында хәтта 15% белән кредит алуың өчен сөенергә дә ояласың.

Зур чебен астында иң кечкенә бөҗәк тә үзен кеше итеп тоя.

Кечкенә чагымда мин ходайдан велосипед сорый идем. Соңыннан аның эш стилен һәм үз хатамны аңладым. Башта велосипедны урларга, ә соңыннан ходайдан гафу сорарга кирәк булган икән.

Уңышка ирешү өчен телевизордагы гарәп, яки компьютер экранындагы робот проблемаларын түгел, ә үз проблемаларыңны хәл итәргә кирәк.

Гомер ахырына кадәр сәләмәт тормыш алып барган кеше табутта шулкадәр матур күренә, эчү, тарту һ.б. начар гадәтләрне шушы мизгелдә үк ташлыйсы килә башлый.

Гомер шулкадәр кыска: хаталарыңны төзәтергә түгел, ә эшләргә теләгәннәрен эшләп бетерергә дә җитми.

Мәңге яшәр кебек урлашканнар гомеренең һәр көнен соңгы көн кебек үткәрә.

Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, аңа акча, хакимлек һәм дан бир. Әгәр дуслары кем икәнен белергә теләсәң, аны акчадан, хакимлектән, даннан мәхрүм ит.

Тормыштан ул барсын да алды. Һәм тормышы бернәрсәсез калды.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Тормышта барсы өчен дә түләргә кирәк. Ләкин… артыгын түләсәң, сдача көтмә.

Бер актерга сценарийны белмәүче мең суфлер туры килгән театрны тормыш дип атыйлар.

Җитдилектән ахмаклыкка бер адым.

Кызлар уналты яшьтә өлгереп җитә, малайлар – алтмышта.

Һәр колның колбиләүчесе берәү була. Һәр азат кешенең – берничә.

Нәрсә телибез – шуный эшлибез, нәрсә кушалар – шуны телибез.

Мин нәкъ сез уйлаганны уйлыйм. Тик аз гына башкачарак.

Нәрсә боегып торасың, телефоның суга төштеме әллә?

Дөресен әйтмәслек мөмкинлегең булса – алдашма.

Ахмакларга каршы көрәшүне дә геноцид дип бәяләргә мөмкин.

Хөкем карарын йомшарттылар – йомшак, ягымлы, назлы тавыш белән әйттеләр: “12 ел”

Матурлык, әлбәттә, дөньяны коткарачак. Моны һәркем белә. Тик нәрсәдән коткарачак?

Үз проблемасы булмаган кешенең бер проблемасы бар: ул башкаларныкын хәл итә алам дип уйлый.

Акча — явызлык түгел. Явызлыкны шултиклем тиз бетереп булмый.

Ялкаулык – кеше организмның кирәксез хезмәттән саклауның табигый чарасы.

Аваз тизлеге кайчак бик акырын була: бәләкәй чакта әйтелгән акыллы сүзне олгайгач кына ишетәсең.

Сезнең янда мин үземне акыллы кебек тоям.

Алла сакласын сине… салкын һәм караңгы урында.

Эш хәвефсезлеге кагыйдәләрен ул үзенең өч бармагы кебек белә.

Ничек кенә бөтерелсәң дә аркаң — гел артта.

Тормыш – көрәш. Төшкә кадәр – ачлык белән, ә төшке аштан соң – йокы белән.

Әгәр тормышыңда үткәннәреңне оныттырырлык кеше пәйда булган икән, димәк, ул – синең киләчәгең.

Мәхәббәт өчен ялгыз көрәшмиләр.

Үз өеңдә почмак та тәрбияли.

Кешеләр партияләргә, фракцияләргә, диннәргә бүленми. Кешеләр акыллыларга һәм ахмакларга бүленә. Ә ахмаклар партияләргә, фракцияләргә, диннәргә бүленә.

Әгәр урам исемнәре, һәйкәлләр, китаплар, кешеләр һәм ул кешеләр аралашкан тел дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра икән, бәлки, сез ул дәүләтегезне чит илдә төзисездер?

Россиядә митинглар ике төргә бүленә: берсенә кешеләрне куып китерәләр, икенчесеннән куып кайтаралар.

Ялкаулык гөнаһ түгел, ә ахмак түрәләрнең акылсыз идеяләрен нейтральләштерү ысулы.

Кичке унбердән соң үзенә аракы сатуны тыйган халык өчен берни дә куркыныч түгел һәм аннан бөтен ахмаклыкны да көтәргә була.

Соңгы вакытта хөкүмәт җитәкчеләре мине хезмәт хакым белән үз кесәләре арасындагы артык чылбыр итеп күргән сыман тоела.

Төзәтү мөмкинлеге булмаган нәрсәне ватып бетерү мөмкинлеге була.

Бәхет ул саф һава кебек. Кемдер бозмаса, барлыгы сизелми.

Ничек яшәргә кирәген аңлау өчен гомер ахрына җитү кирәк.

“Акча эшләүнең мең дә бер ысулы” дигән китабымны бастырып чыгару өчен спонсор эзлим.

Ул иренең башка хатын белән хыянәт итүен беркайчан да гафу итмәячәк иде. Әмма барсын да көтмәгәндә бүләк ителгән алтын чылбыр бозды.

Бәйсезлек көнен без шултиклем озак бәйрәм иттек, бәйсезлек көненә бәйлелек барлыкка килде бугай.

Ирләргә рәхәт: агач үзе үсә, баланы хатыны таба, йортны таҗиклар төзи.

Сумо буенча дөнья чемпионатына 80 тонна спортчы җелды.

Антарктикада нефть табылган. Пингвиннар террорчылыкта гаепләнә.

(Барлыгы 120 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .