kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Төшерүчеләр иле

 

Видеоязмалар карап утырам. Рәхәт бит хәзер, теләгән нәрсәңне интернеттан эзлисең. Ни өчендер, ничек эшлидер, ничек көйләнгәндер инде ул, белмим, тик кайчагында син теләмәгән нәрсәләр дә килеп чыга. Кайберләрен шундук сүндереп куясың, кайберләре белән кызыксынып китәсең, алар ниндидер уйга этәрә.

Бу юлы да шулай булды. Бөек ватан сугышы турында мәгълумәт эзләгәндә, интернет миңа урам сугышлары язмаларын тәкъдим итә башлады. Олгаеп, урам буенда бәргәләшеп йөрүдән туктагач, мин инде хәзер тыныч икән, элеке шикелле сугышучы юк икән дип уйлый идем. Бар икән. Сугышучыларны әйтәм инде. Тик алар элеке кебек түгел икән. Хәзер хәтта полиция хезмәткәрәре дә урам буенда сугышып, кеше кыйнап йөри икән. Митингны тараталармы шунда, ну манчыйлар инде җыелган кешеләрне, эт һөсләтеп куркыталар да , сугып егалар, бераз типкәләп алгач машиналарына илтеп ыргыталар. Ну, сугыша белә инде алар коралсыз халык белән, кулларында власть та, тукмак та бар — бер сүз дә әйтеп булмый.

Ә ниндидер бөек идеяларны яклап митингка чыккан халык нишли соң?
Митингка болай гына чыкмыйлар бит инде, нәрсәнедер, яки кемнедер яклау өчен чыгалар. Гадәттә, бөек үк булмаган хәлдә дә зур идеялар, олы максатлар яклау өчен. Болар да шуңа дип чыккан бит инде. Сүзләребезне җитәкчеләр ишетсен дип. Милициянең тукмаклы төркемен чакырырлык булгач, идеяләре зур, максатлары нык, сүзләре кискен булгандыр. Ә менә тәртип сакчылары килеп кыйный башлагач, алар үзләренең фикердәшләрен якларга тиеш бит инде. Сугышырга котыртмыйм, һич югында сүз белән каршылык белдерергә тиеш. Ә болар нишли?
Фотога һәм видеога төшерә!

Әлеге күренешне түгәрәк эченә алганнар да, бер-берсен этешә-төртешә телефонга төшерәләр.
Берни дә эшләп булмый инде монда. “Безнең өчен сәнгать төрләренең иң мөһиме — кино һәм цирк!” Ленин бабай әйткән диләр моны. Әйткәндер. Менә ул революция ясаган вакытта бөтен мотрослар телефоннарын чыгарып фотога, яки кинога төшерә башласа ничек булыр иде икән? Яки Гитлер һөҗүм иткәндә?

Милициягә каршы барырга ярамаганын аңлыйм инде мин. Ләкин гадәти хулиганнар кемнедер кыйнаганда да шундый ук күренеш икән. Мондый видеоларның чиге чамасы юк. Урам уртасында, көпә-көндез берничә егет өлкән генә яшьтәге бер абзыйны кыйный. Аяктан екканнар инде моны, йөзен-башын канга батырып ташлаганнар. Типкәлиләр хәзер. Ә узгынчылар… Юк, алар ярдәм итәргә уйлап та карамый. Алар тәртип сакчыларын да, “ашыгыч ярдәм” дә чакырмыйлар. Мөмкинлекләре юк. Телефоннары — “занято”. Алар видео төшерәләр. Видео төшерәлмәгәне фотога төшерә.
Исе китә инде безнең халыкның сәнгать өчен.

Бозлавык юлдан барганда бер әби таеп егыла икән — һоп,алла бирде! — аны видеога төшерергә кирәк. Ничек ята, торырга маташа, дүрт аягына баса, тагын таеп китә… Әзер сюжет бит инде. Ярдәм итәргә ярамый! Бу кешелекнең максатына каршы килә. Ярдәм итеп аны аягына бастырасың икән, син әллә ничә кешене яхшы видеодан мәхрүм итәсең. Берсенеке төшмәсә, берсенең каргышы төшәргә мөмкин.

Хәтта юл буенда аварияләр булып, кешеләр канга батып ятканда да безнең халык хәзер иң беренче телефонга үрелә. Юк, ярдәм чакырыр өчен түгел. Фотога һәм видеога төшерер өчен. Сәнгать корбан таләп итә, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Бүгенге сәнгать өчен кичекмәстән корбан кирәк. Корбаннар бар икән — сәнгать тә бар дигән сүз. Һәртөрле фаҗигаләр, аварияләр, урам сугышлары, кан, үтереш… Менә нәрсәләр бүген сәнгатьне алга этәрүчеләр. Ә бөтен кеше сәнгать белән шөгыльләнә. Ул башта кинога төшерә, аннан ярдәм чакыра… Яки чакырмый, онытып китеп бара…

Чакырмаса да берни әйтеп булмый. Кызыгы бетте бит инде теге кешенең.
Яшәү шартлары үзгәреп, тормыш камилләшкән саен кешенең кешегә кирәге кими бара. Элек адәми зат бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәгән. Ә хәзер… Кешегә кеше үзенең эгоистлык тойгыларын канәгатьләндерү өчен генә кирәк бугай.

Марат Кәбиров

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 144 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .