kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Узып барышлый

Сәер кеше

Метродагы кафеда бер абзый белән бер өстәлгә туры килдек. Украинадан килгән качак булып чыкты бу. Донбасстан. Әти-әнисе Арча ягыннан. Шахтада эшләгән. Хезмәт хакын алтмыш меңнән дә ким алган чакны хәтерләми. Хәзер хаклы ялда, пенсиясе дә шул чама икән. Унсигез машина сатып алып рейска җибәргән булган. Хәзер аларны төрле җиргә яшереп киткән. «Барсы да юкка чыкмас әле» — дип өметләнә. Зарланмый. Киресенчә, тормыш шартларыннан канәгать. Начар яшәми идек, ди. «Монда халыкны бөтенләй бушка эшләтәләр икән бит» — дип безне кызгана. Әллә нинди сәер кешеләр бар инде бу дөньяда…

Эшләргә кирәк

Россия буенча уртача хезмәт хакы утыз мең тирәсе исәпләнә икән. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Татарстанда бу күрсәткеч — утыз бер мең сум. Өстәвенә, әле «бер ел эчендә республикада миллионерлар 15 процентка арткан, бүген аларның саны 14 мең 276 кешегә җиткән.» Тормыш шартлары яхшыра, аллага шөкер дип сөенергә генә кала инде моны укыган кешегә. Һәм чынлап та, бу уртача хезмәт хакын алу өчен таулар-ташлар җимерү дә, адәм күтәрмәс газаплар кичерү дә кирәк түгел. Моның өчен бары тик… гади татар журналистына — ике, укытучыга — өч, авыл абзыена ун урында эшләргә генә кирәк.

Бөек башлангыч

Яхшы хәбәр тиз тарала һәм аңа иярүчеләр дә табыла. Күптән түгел матбугатка чыккан яңалыкка ияреп, Татарстанның бер авылындагы бар гомерен намуслы хезмәткә биргән атказанган механизатор Н-ның кызы, районның алдынгы бозау караучысы, Грециядә 2 миллион ярым еврога туй уздырган

Тантанага 300ләп кунак очкычларда килгән. Чараны уздыру өчен «Parasites» пляжы янында меңләгән квадрат метр мәйданлы махсус сәхнә әзерләнгән.

Табын 150 килограмм балык миеннән, 150 килограмм сарык койрыгыннан һәм мең ярым шешә home-brew эчемлегеннән сыгылып торган. Туйда 100 килограммлы эчәк бәлеше кискәннәр. Бәйрәмдә танылган Британия җырчысы Voiceless чыгыш ясаган.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, кияү егете, күрше хуҗалыкның алдынгы тракторчысы, кәләшкә алтын бүкән бүләк иткән.

Татарстаннан килгән кунакларны данлыклы Nobody Unknown гаиләсе үз кунакханәсендә кабул иткән һәм тантананы оештыруда катнашкан. Туй уздыру 2 миллион еврога төшкән, дип яза FalseNews мәгълумәт агентлыгы.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Аллага шөкер

Һәр иҗат кешесенең сәеррәк үзенчәлеге буладыр. Күпләренең өйдә кадак та та какмавы, гаилә мәшәкатьләренең тулысынча хатыннары иңендә булуы турында сөйлиләр. Аяз Гыйләҗев, мәсәлән: “Мин кибеткә кереп бер кило бәрәңге генә алсам да ул көнне бер җөмлә дә яза алмыйм” — дип әйтә торган булган. Классикларыбызның андый гадәтенә мин сокланып һәм беркадәр көнләшебрәк тә карыйм. Тынчу һавалы торгынлык елларында, каргалган Советлар илендә бик интегеп яшәсәләр дә алар шул үзенчәлекләренә кадәр саклый алганнар.

Ә без кечерәйдек. Без хәтта бүгенге ирекле һәм бердәм Рәсәйдә дә алай эшли алмыйбыз. Без киресенчә… Әгәр суыткычым тулы түгел икән, мин тыныч күңел белән язарга утыралмыйм. Чөнки бүген тизлек заманы. Бер хикәя язып бетергәнче бәяләр күтәрелә.

Бу зарлану түгел. Зарланырга хакым юк. Менә минем бер күршем бар. Аның айлык хезмәт хакы эшкә йөрергә дә җитеп бетми. Ул да зарланмый. Аның да хакы юк.

Шөкер итеп кенә яшибез шулай. Ни өченме? Моңа безнең хакыбыз бар чөнки!

Аерма

Мәкалә хикәядән, яки журналистика әдәбияттан ничек аерыла? Мондый сорауны еш ишетергә туры килә. Моңа, гадәттә, журналист — чынлап та булган хәлне, ә язучы уйлап чыгарылганны сурәтли, дип җаваплыйлар.

Журналистика:

Медкомиссия үтәр өчен анализын бер литрлы банка белән алып килгән егет, лаборантканың гаҗәпләнүенә җавап итеп, банкадагы сыекчаның яртысын эчеп куя.”

Әдәбият:

Гадәти күренеш. Бер егеткә медкомиссия үтәргә кирәк. Һәм аңа анализ алып килергә кушалар.

Күренеш гадәти… Барыгыз да күз алдына китерә аласыз… Әммә егет гадәти түгел…

Ул шаяртырга уйлый. Һәм юл уңаена бер литрлы банка белән… алма согы сатып ала…

Капкачын алыштыра, этикеткасын ертып ташлый. Һәм шуны ак халатлыга суза.

Сез нәрсә! – дип аптырый ак халатлы кыз, — Нигә шултиклем алып килдегез?!.

Ну, бик күп булса, беразын эчәбез аның, — дип елмая егет. Һәм чынлап та яртысын эчеп куя.

Парадокс

Берәр урында җыелышып сөйләшеп торсаң, бөтен кеше дә зарлана. Теге юк, бу юк, ди. Сүзләренә колак салсаң, чәчләр үрә тора. Кая бакма, мохтаҗлык икән дип уйлыйсың. Дөнья тулы мохтаҗлык, дөнья тулы хәерче икән…

Шуннан урамга чыгасың… Һәм күзең шар була. Шултиклем капма-каршылыкның сәбәбен аңларга тырышудан. Менә үзегез уйлап карагыз. Дөнья тулы хәерче… һәм урам тулы машина! Аллы-гөлле киемнәр! Тук чырайлар!

…һәм ач күзләр.

(Барлыгы 44 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .