kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Яңа елда…

Яңа елны бөтен кеше дә көтә инде ул. Тик минем ише үк түгелдер. Мин түземсезлек белән көтәм. Чөнки ул минем өчен гади бәйрәм генә түгел, ә тормышны төптән үзгәртү булачак. Яңа елдан яңача яши башлыйм.
Узган ел да шулай дигән идем. Әлләни майтарып булмады. Тәмәкене генә ташладым. Әй, рәхәт икән ул тартуны ташлагач. Сулыш алулары иркенәя, үзеңне яшәреп киткәндәй тоясың. Йөзләр балыкып, күзләр майланып тора. Дәрт арта, яшәү дәрте. Үзеңне кеше итеп тоясың. Шулхәтлем рәхәт була, шулкадәр ләззәт кичерәсең. Кыскасы, ошады миңа тәмәкене ташлау. Быел тагы ташлыйм әле.

Моннан ничәдер ел элек бер дустым «Тайм-менеджмент» дигән китап бүләк иткән иде. Актарып карарга да вакыт булмады. Ниһаять менә укып чыктым. Эчтәлеген. Вакытны дөрес бүлү турында икән ул. Киләсе елдан шул китап буенча яши башлыйм. Бөтен нәрсәгә вакыт җиткерәм, алла боерса.
Иң беренче, гаиләгә вакыт бүләргә кирәк. Чөнки гаилә ул синең тылың. Гаиләңдә тынгылык булса, син әллә нинди уңышларга ирешергә мөмкинсең. китапта шулай язылган. Дөрестер дип уйлыйм. Гаиләмдә тыңгылык булса, мин чынлап та әллә нинди уңышларга ирешкән булыр идем.

Гаиләгә ким дигәндә көненә ике сәгать вакытны багышларга кирәк. Багышлыйм. Башта балалар белән танышам. «Папа» да «папа» дип йөргән әнә теге ике бала минекеләр булырга тиеш. Көн саен шулар белән сөйләшеп алам. Хәлләрен сораштырам. Проблемалары бардыр, бәлки. Булса — тыңлыйм. Берәр җылы сүз әйтеп башларыннан сыйпыйм. Китапта шулай язылган. «Хәтта бернинди ярдәм күрсәтә алмасагыз да битараф калмагыз, җылы сүз әйтегез, башыннан сыйпагыз»- диелгән. Белмим инде, башларына буем җитәр микән, бик озын күренәләр.

Аннан соң вакытны хатынга бүләм. Төп-төгәл бер сәгать. Мин ул бер сәгатьнең ничек үтәчәген дә күз алдына китерә алам. Мин берәр сүз әйтәм: «Җаным…» яки «матурым», «алтыным»… Тагын нинди сүзләр бар соң әле? Ярый, шундыйрак берәр матур сүз әйтәм дә… бу аңа ошамый… юк, ул башта аптырап кала… Мин хәтта аның маңгаена менгән күзләрен дә күргән кебек булам әле… Ул аптырап кала һәм минем явыз ният белән түгеллегемне сизгәч, үзе һөҗүмгә күчә һәм берәр явыз сүз әйтә дә минем тиз генә кәефем кырылмаячагын чамалап аяусызлана төшә, бар хутына чәйнәнергә тотына, бөтен биографиямнең тискәре якларын искә төшерә, ата-анамны да мәхрүм калдырмый (ә кәк же, әйбәт килен ич), нәсел-нәсәбемне дә тарап чыга (туган җанлы ул) — шул рәвешле бер сәгать үтеп тә китә. Карале, бәлки, аңа ике сәгать бүләргәдер, ә. Миңа тагын берәр сүз әйтеп калырга кирәк ич инде.

Аннан соң вакытны өй эшләренә бүләм. Безнең өйдә бер эш тә юк инде, ансы. Барысы да үзе килә үзе китә. Хәтта ашарга да үзе пешә, хатын плитә өстендәге табага төяп кенә тора. Бер эш тә юк. Урындык аягын төзәтәсе бар иде бугай. Тик хәзер аларның барсы да өч кенә аяклы. Берсен төзәтсәң, балланс бозыла. Барсын да рәтләсәң — озакка китә. Зал ишеге өченче ел ук авып төшкән иде. Хәзер аңа күнектеләр. Баштан ук куйдыртасы булмаган икән. Бик ямьсез дә түгел. Үткән-сүткәндә аякка бәрелмәсен өчен генә бастырып, стенага сөяп куйсаң була инде, ансы. Тәрәзәнең чатнаган пыяласын былтыр ук изолента белән беркетеп куйган идем. Шәп, ныклы булды. Тагын әллә ничә ел тора әле ул. Өй эшләренә биш минут җитәр, мөгаен.

Спорт белән шөгыльләнә башлыйм. Башлыйм дип, мин әле дә аннан читтә тормыйм инде. Футбол яратам. Хоккей. Хоккей да яратмаса, нинди ир-ат була инде ул. Көрәш. Штанга күтәрү. Киләсе елда болар гына җитмәстер. Мөгаен нәфис гимнастика белән бокс та карарга туры килер. Аннан соң, бассейнга барсаң да ярыйсы да ул, тик вакыт җиткереп булмастыр. Ванна гына коенып чыгармын. Анда берәр сәгать булырга кирәк инде. Теге китапта да су бик файдалы дип язылган. Сәләмәтлек турында кайгыртырга кирәк. Чөнки сәләмәт яшәү рәвеше — иң мөһиме. Шуңа күрә гел табигый ризыклар ашарга. Чөгендер, кишер, суган… Тагын нинди табигый ризыклар бар әле ул? Бүтән юк та бугай инде. Ә, аракы калган икән әле. Ул табигый спирттан ясала.

Юк, барсын да сызарга кирәк. Болай бармый. Динамика җитми. Үсеш булырга тиеш. Максат һәм аңа омтылыш. Менә мин өченче ел эшсезләр рәтендә идем. Быел эшкә урнаштым, ә киләсе елда начальник булырга кирәк. Менә бу максат. Ләкин… Болай гына начальник булып булмый. аның өчен хатыныңның зарплатасы ким дигәндә өч-дүрт тапкырга күбрәк булырга тиеш. Шунсыз сине беркем дә югарыга алмый. Менә сез теләсә кайсы түрәне карагыз, хатынының кереме ничек?! Барсы да хатыннары аркасында гына адәм булып йөриләр алар. Ә минеке?!. Вәт ходай бирмәгән миңа, ни хатынны, ни зарплатаны. Ә нәрсәдер эшләргә кирәк.

Бәлки, аерылыргадыр? Аерылырга да базар буйлап йөрергә: «Асрамага ир бирелә! Кайсыгыз ала?» Шунда берәр мәрхүм түрәнең аена фәләнешәр миллион табыш ала торган тол хатыны күреп калыр да… өенә алып кайтып юындырып, киендереп адәм арасына чыгарыр…
Хәер, нигә базарга чыгып вакыт уздырырга әле… Берәр гәзиткә игълан бирергә кирәк…
«Асрамага ир бирелә!»

(Барлыгы 68 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .