kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Яратмыйм мактанчыкларны

— Мин әйбәт язучы. Нык әйбәт. Минем әсәрләр буенча бары тик Голливуд кына кино төшерә ала. Мин бары тик Америкада гына популяр була алырлык хоррор һәм психологик триллер жанрында язам. Мин бөтенләй бүтән… Башка үлчәм…

Шулай ди ул. Ачыктан ачык… Бөтен мир алдында… Елмая әле җитмәсә…
Ә мин мактанчыкларны яратмыйм.

Әлбәттә, аның ирония белән сөйләшә торган гадәте дә барын беләм. Кайвакыт вакыйгаларны куертырга, хисләрне кайнатырга, бәхәсне кыздырырга теләп бөтенләй кирегә сукалый ул. Үзенең хаксызлыгыннан да, ахмак булып күренүеннән дә, гарьлеккә калуыннан да курыкмый. Хәер, ахмак булып күренүдән курыкмау үзе үк ачы ахмаклык түгел микән әле ул. Әнә бит нинди астыртын тантана белән мактанып тора.

Мин әйбәт язучы, имеш… Шунда гына тукталып калса да ярыйсы иде. Яки башкалар шикелле акыллы итеп: “Безнең язучылар нык әйбәт. Күпләренең әсәрләре буенча Голливуд кына кино төшерә ала. Хәтта  бары тик Америкада гына популяр булган хоррор һәм психологик триллер жанрында да язучылар бар… “ — диебрәк җибәрсә. Бу очракта аның сүзе ничектер акланыр иде. Хәтта бу мактану да түгел, ә башкаларны мактау сыманрак тоелыр иде. Шул ук вакытта:”Тукта, кем бездә бу жанрда яза соң әле?” — дип барлап караучы булса, аның үзеннән башка кеше юклыгы ачыкланыр һәм… Ну, аңлашыла инде…

Юк, бу алай эшләми. Бу ачыктан-ачык мактана. Башкалар сыман эченнән генә уйлап йөрсә дә бер хәл иде. Уйласын үзалдына күпме кирәк шул кадәр. Бик важный кыяфәт чыгарып, әсәрләре белән бөтен кешене берьюлы үлемнән коткарган каһарман сыман кыланып йөрсен. Трибуналарга менеп акыллы сүзләр сөйләсен.

Югыйсә, ул акыллы сүзләрне ятлап алу да кыен түгел бит инде. Аны бөтен кеше дә сөйли, бары тик җөмләләрне бераз үзгәртеп кенә кабатларга кирәк. Әйтик, “татар бетә” диясе урынга “милләтебез бүген бик авыр хәлдә”, яки “бүген безнең мөкаддәс бурычыбыз халкыбызны саклап калу” — дияргә генә кирәк. Һәм ниндидер яңа карашлар, күпчелек кабул итмәслек күренешләр белән очрашканда махмырдан интеккән кыяфәт белән: “Бу безнең татарга хас түгел” — тип чырай сытарга. Бары тик шул гына.

Һәм, әлбәттә, костюм галстук мөһим. Бик грамотный костюм да кирәкми. Надан булсын ул костюм — үтүкнең дә, сабынның да нәрсә икәнен белмәсен, тик костюм булсын. Шул вакытта күлмәгеңнең ычкынган сәдәфеннән кендегең күренерлек итеп корсагыңны киерә биребрәк, бер-ике акыллы сүзне яттан сөйлисең дә… шул рәвешле бөеклегеңне башкаларга да исбатлап күрсәткәч, үзалдыңа тавыш-тынсыз гына мактанып тик йөрисең.

Халкыбыз да нәкъ шулай ди ич. Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын, ди.
Бөеклегеңне башкалар белән дә уртаклашу теләге кендегеңнән дә алгарак чыгарга омтылса, берәр классикны искә төшереп: “Иң зур классигыбыз Фәлән Фәләнов, мәрхүм, мине бик ярата торган иде бит. Синең әсәрләр буенча бары тик Голливуд кына кино төшерә ала, ди торган иде. Безнең илдә кадереңне бик белмәделәр инде, ну Америкада булсаң, син бик популяр булыр идең, шул хакта язарга уйлап йөрим әле, дигән иде дә бик вакытсыз китеп барды шул, өлгермәде…” — дип уфтанып куярга мөмкин.

Әлбәттә, иң уңышлысы – президент. Аны еш мактарга, адым саен исем-отчествосы белән телгә алырга кирәк. Мәсәлән:“Теге көнне В. В. әйтте:”Мин тагын Хәйям иҗатын яратам” — диде…” Беренчедән, бу сүзне президент башта синең үзеңә әйткән икән дип уйлыйлар. Икенчедән, “тагын” дигән сүз тылсым өсти. Ул:”Мин әлбәттә сезнең китапларны йотлыгып укыйм, тагын Хәйям иҗатын яратам” — дигәнрәк төсмер бирә…

Һәм инде бик кырайный очракта:”Язучының зурлыгын иң беренче чиратта аның каләмдәшләре билгели. Мин үземне шулай зурлаган чын әдипләргә бик рәхмәтлемен. Миңа зур ышаныч күрсәтеп: “Синең әсәрләр буенча Голливудта кино төшерергә мөмкин. Хоррор һәм психологик триллер жанрында иҗат итүчеләр бик сирәк бит ул. Син шундый сирәк талантларның берсе…” — дип торулары миңа канат куя.” — дип тә була.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Ә бу, юньсез… Мин әйбәт язучы, имеш… Ә беләсеңме, әйбәт язучылар күпме бездә?!. Иң беренче чиратта шул әйбәт язучыларны мактарга кирәк. Чөнки әдәбиятнең төбендә шулар тора. Алар мәңгелек әсәрләр язалар. Күпләренең һәрбер әсәре язылып бетү белән мәңгелеккә күчә. Хәтта бер тапкыр да укылмаган килеш. Бәхилләшеп тә тормыйча. Башта шулай әсәрләре күчә мәңгелеккә, соңыннан… Менә шуларны рәнҗетмәскә кирәк. Хәтта үзеңне түгел, ә бүтән, чынлап та талантлы язучыны “ул әйбәт язучы” — дисәң дә бу үзе үк башкаларны кимсетү. Чөнки аерым бер язучыны мактау ул башка каләм ияләрен хурлау кебек. Язучыларның гаебе юк монда, колаклары шулай ишетә, конструкциясе шундый. Ә үзеңне шулай дип әйтү… Бу әрсезлек, әдәпсезлек, оятсызлык. Бу татарга хас түгел. Әдәбият “әдәп, оят” сүзләреннән ясалган. Әдәпле булалмыйсың икән, сиңа оят булырга тиеш димәк. Ә “хөррият” “хөр, оят” сүзеннән…

Мин әйбәт язучы, имеш…
Ә мин мактанчыкларны яратмыйм. Мин мактанчыкларны күралмыйм. Гафу итәлмим аларны. Нинди генә һөнәр иясе булсалар да. “Мин әйбәт журналист… Мин әйбәт эшкуар… Мин әйбәт врач… Мин әйбәт…” Кеше үзенең әйбәтлеге турында берни дә әйтмәскә тиеш.

Ә бу сантый мактана. Мин әйбәт язучы, ди. Журналистлар алдында, бөтен мир каршында… Ачыктан-ачык… Бернинди кагыйдәләрне санга сукмыйча…
Тик никадәр генә әдәпсез, оятсыз булса да бу бәндәне гафу итәргә туры килә. Аңа ачуланып булмый. Чөнки бу – мин үзем.

P.S.:
Мин тагын хаталанамдыр инде. Бәлки, бераз кирәктер ул мактану.
Үзеңне үзең мактамасаң, синең хакта беркем дә дөресен әйтмәс иде.

(Барлыгы 55 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .