kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

40 яшьлек юбилейга котлаулар

40 яшьлек юбилейга котлаулар

    40 яшең тулган көндә
    Бездән сиңа теләк шул –
    Мәңге яшь бул,
    Шат-көләч бул,
    Дусларыңа терәк бул!

    ***

    Рухи ныклыкны зур итеп,
    Ходай сиңа биргән тумыштан.
    Сыгылмыйча, батыр яшисең син,
    Тәм, ямь табып шушы тормыштан.

    Куанычым, юанычым да син,
    Гаиләмнең дә алтын тоткасы.
    Котлы булсын 40 яшең,
    Гомереңнең матур уртасы.

    ***

    Котлы булсын юбилеең,
    Озак яшә, бул син бәхетле.
    Янабызда син булганда гына
    Табып була олы бәхетне.

    Көлеп кенә озак яшә,
    Тазалык, байлык белән
    Туганнарың, дус-ишләрең,
    Гомүмән, безнең белән.

    ***

    Синең бүген туган көнең
    Ну белгәнсең үзең дә!
    Иртәдән керәел ачабыз-
    Бәйрәм бүген безнең дә!

    Гөмерләр үтә икән ул,
    Син дә җиттең кырыкка.
    Тик эшләрең генә бер үк
    Китмәсен ләшырыкка!

    Игътибар!!!

    Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

    Шырыкны искә төшерү
    Урынсыз инде, беләм —
    Нихәл итим,рифмалашкач
    Кырык шул шырык белән.

    Малай-шалай яше түгел,
    40 яшь ул-солидный!
    Бүген бар да шул хөрмәткә
    Күңел ачып калыйк, ди.

    Мин дә бүген, әфенделәр,
    Котлап (исеме) туганны,
    Тәкъдим итәм бушатырга
    Берәр 40 граммны.

    ***

    40 яшең тулды менә,
    Син дә бүген юбиляр.
    Синең янда бар да буген
    Йөгерешеп йөриләр.

    Әйтә алар теләкләрен,
    Теләкнең дә изгесен.
    Мин дә телим: 40 нәрсә,
    Тутыр әйдә йөзне син!

    Гөрләшеп гөмер итегез;
    Ирең белән гел бергә
    (Хатының белән бергә)
    Язсын безгә сезне hәрчак
    Сау-сәламәт күрергә!

    ***
    Синең бүген туган көнең!
    40 яшең тулган көн!
    Ирмен дигән ир-егетләр
    Тәмам балигъ булган көн.

    40 яшьлек ир-егетнең
    Иңнәрендә ил йөге.
    Шул йөкнкң авырлыгында
    Күренәдер ирлеге!

    40 яшең тулган икән,
    Бер карасаң, саллы яшь.
    Тик кырыктан узганнарга
    Син әле гел энекәш.

    Шуңа гел әйтәсе килә
    Авызны ерып кына:
    Йөзгә хәтле яшә Син, дип,
    Ерунда 40 кына!

    ***

    40 яшь ул шундый вакыт-
    Йөрәктә дәрт ташкан чак.
    Күңелдәге уй-хыяллар
    Чиктә тулып ашкан чак.

    40 яшь ул шундый вакыт-
    Артка борылып карар чак.
    Яңа эшләр ниятләгән,
    Кылганнарың-барлар чак.

    40 яшь ул шундый вакыт-
    Ир-ат өчен-егет чак.
    Тамырланып күкрәп үскән
    Яшел имән кебек чак.

    Менә шундый чагың җиткән,
    Яшендәй яшьнәр чагың.
    Сокландырып дус-ишләрең
    Гөрләтеп яшәр чагың.

    40 яшең тулган көндә
    Бездән Сиңа теләк шул-
    Мәңге яшь бул,
    Шат-көләч бул,
    Дусларыңа терәк бул!

Татарча 40 юбилейга котлаулар

    М. Кәбировның «Күңелле табын» китабыннан

    Күңелләрдә канат иде,
    Киң дөньялар тар иде.
    Кырык яшьлек бабай, диеп
    Йөргән чаклар бар иде.

    Бүген менә сиңа да бит,
    Дустым, кырык яшь икән.
    Бер дә бабай диеп булмый,
    Кырык — кызык яшь икән.

    Үз-үзеңне егет итеп
    Тойган чаклар буладыр.
    Күңел кайчак матур кызлар
    Ягына да борадыр.

    Тел тидермик, кырык яшең
    Шул килеш — кырык булсын.
    Кырык эшең кырылса да
    Яшәве кызык булсын.

    Хызыр Ильяс һәр эшеңдә
    Изгелек кылып торсын.
    Теләгәнең булып торсын,
    Юлларың уңып торсын.

    Шатлыкларың көн дә булсын,
    Көненә кырык булсын.
    Шуның өчен, әйдә, берне
    Күтәрик — кызык булсын.

Татарча котлаулар юбилейга 40 яшь

    ***

    Котлап сине туган көнең белән,
    Ниләр теләсәк тә аз сыман.
    Гомерең озын булсын, шатлык белән
    Гөрләп яшә матур җәй сыман.

    ***

    Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
    Үтүләре тормыш юлларын.
    Озын гомер, саулык, тыныч картлык
    Тели сиңа кыз һәм улларың.

    ***

    Гади, сабыр, олы җанлы да син,
    Кылганнарың бары изгелек.
    Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
    Бәхетләрең булсын гомерлек.

    ***

    Тырыш синең оста кулларың,
    Матур эзле үткән юлларың.
    Барча туганнарга, якыннарга
    Һәрчак изге булды уйларың.

    ***

    Син булганда без бәхетле,
    Синең белән якты көнебез.
    Безнең белән син дә бәхетле бул,
    Сиңа озын-озак гомер телибез.

    ***

    Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
    Картаелган инде, иясең.
    Килә безнең шулчак чәчләреңнең
    Һәрберсенә башны иясе.

    ***

    Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
    Дәртле булсын йөрәк тибешең.
    Матурлардан матуррак булсын
    Гомереңнең калган өлеше!

    ***

    Әтиебез — безнен кадерлебез,
    Без бәхетле җирдә син барга,
    Фәрештәләр кунсын иңнәреңә.
    Туган көнең белән котларга.
    Яшә әле бер дә бирешмичә,
    Баш имичә кырыс җилләргә.
    Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
    Терәк булып безнең иңнәргә.

Татарча котлаулар 40 хатын кызга

    * * *

    … җаным, бәгърем, кояш нурым!

    Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.

    Шул якты мизгелең белән котлыйм!

    Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!

    Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

    * * *

    … ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!

    Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.

    Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!

    * * *

    Тормышның иң ямьле чагы,
    40 яшь — ул аз әле!
    Алда әле — купме шатлык!
    Күпме бәхет, наз әле!

    Гөмереңнең бу мизгеле —
    Туктап бер җырлап алу,
    Үткәннәргә шөкер итеп,
    Киләчәккә юл салу!

    ***
    *

    Гомерең хазинәсенә
    Өстәлде тагын бер ел,
    Моңайма еллар үтэ дип,
    Елмай син — бәхетле бул!

    Котлы булсын бэйрәмең,
    Тыныч булсын күңелең,
    Шатлык-сөенечләр белән
    Тулы булсын гомерең!

    Гамьле еллар, ямьле коннэр
    Телибез чын йөрәктән!
    Һич кичекми чынга ашсын
    Безнең күркәм теләкләр!

Татарча котлаулар 40 яшь

    Котлы булсын туган көнең,
    Озак яшә, бул син бәхетле.
    Яныбызда син булганда гына,
    Табып була олы бәхетне.
    Кояшныкы кебек булсын гомерең,
    Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
    Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
    Кайгы чаткылары күрмәсен.
    Озын булсын синең гомерең,
    Тыныч булсын һәрчак күңелең.
    Бәхет чишмәләрең мул аксын,
    Зур шатлыклар белән таң атсын

    * * *

    40 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телибез.
    Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
    Якты көннәр мәңге үтмәсен.
    Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
    Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
    Бәхет чишмәләрең мул аксын,
    Зур шатлыклар белән таң атсын.

    * * *
    … ! Сине олы бәйрәмең, 40 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
    Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
    Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
    Син яшисең шундый матурлыкка
    Тагын матур бер ямь өстәргә.

    … ! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, кешенең акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

(Барлыгы 4 106 карау, бүген - 40 кеше)
@Mail.ru .