kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

65 яшьлек юбилейга котлаулар

Татарча 65 юбилейга котлаулар

65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез.
Сөекле әниебезгә ныклы тазалык, олы бәхет, балаларының игелеген күреп озак яшәвен телибез.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Татарча котлаулар 65 хатын кызга

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! 65 яшь ул нибары 65 кыш, 65 җәй һәм 65 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул – гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
65 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

Татарча котлаулар юбилейга 65 яшь

65 яшь тулган көн белән котлау.
Алтмыш биш яшь – яшьмени ул,
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел!

… , синең юлларыңа,
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде.

65 яшьлек юбилейга котлаулар

Кадерле әткәй! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әнкәебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Татарча котлаулар 65 яшь

Котлыйбыз без
чын күңелдән,
Шатлык сездән
һич китмәсен.
Тыйнак булган
шушы бүләк
Бәйрәмегезне
бизәсен.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Сокланырлык
синең үткәннәрең,
Алдамаса икән
көткәннәрең.
Бүгенгең дә
синең матур булсын,
Көләч йөзең
һәрчак балкып торсын.
Сиңа бары
изге теләк:
Белеп яшә,
син безгә бик кирәк!

Тормыш күгең
кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә
сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн
муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың
еракларга дәвам итсен.
Уфтанма гомер
уза дип,
Картлыкның да
үз яме.
Иминлеге
белән килсен
Туган көнең
бәйрәме.

Туган
көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән
сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел
тынычлыгы телибез.

Бәйрәмеңнең
матур хатирәсе
Күңелеңдә
калсын уелып.
Тәбриклибез
сине чын күңелдән.
Барыбыз да
бергә җыелып.

(Барлыгы 25 287 карау, бүген - 284 кеше)
@Mail.ru .