kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Төрле бәйрәмнәр белән

Котлау сузлэре

Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
***
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
***
Бәйрәм белән сезне, якын дустым!
Балкып тор син гел иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр.
Гел яхшылык кына эшлә син.
***
Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сезгә барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.
***
Бергәләшеп әле бик күп тапкыр
Үткәреребез туган көннәрне.
Илле генә түгел, алтмыш, житмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.
***
Котлы булсын туган көннәрең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
… аеның саф җилләре сиңа.
Бәхет-шатлык кына китерсен.
***
Бәхеткәең охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.

Матур телэклэр татарча

«Күңелле табын» китабыннан

Бүгенге көн бер кайчан да
Онытылмый торган көн.
Әй, сөеклем, бердәнберем,
Ул бит синең туган көн.
Көннәремә-төннәремә
Нур өстәүчем син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.
Син булмасаң, сөеклем дип
Мин кемгә дәшәр идем.
Мәхәббәтнең бөек көчен
Тоймыйча яшәр идем.
Минем чиксез шатлыгым да,
Бәхетем дә син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.
Туган көнең — бер бизәге
Мәхәббәтле елларның.
Ярый әле син тугансың,
Ярый әле мин бармын.

Татарча матур котлаулар

Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын — елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре, хисләре – безне, ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, безгә — ир-атларга — гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар безнең тормышны тулыландырып, ямләндереп, матурландырып торучылар. Яшәешьнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә – хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса – хатын-кыз анда уңайлык-чисталык булдыра.

Кыскасы, безнең бер елмаюыбызга йөрәген бирергә әзер хатын-кызларыбызны котлыйбыз! Сокланабыз һәм хөрмәт итәбез без сезне. Шушы дәрәҗәдән үзегезне бервакытта да төшермәгез, ә бары югары үрләргә генә үрләгез….

* * *
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

* * *

Лучше поздно чем никогда….. диләрме әле

Кадерле тормыш иптәшем! Ничә еллар синең белән яшәп тә, шул халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ялгышып та тәбрик итмәгәнем, кечкенә генә бүләк тә, нәни генә берәр букет чәчәк тә алып кайтмаганым өчен гафу үтенеп башлыйсым килә сүземне. Кичер, тик аңла бу минем сиңа матур сүзләр, затлы букетлар алып киләсем бер дә  килмәгән дигән сүз түгел. Нәрсә инде ул халыкара хатын-кызлар көне? Нинди бәйрәм инде ул: хатын-кыз – ир-ат җенесенә капма-каршы бер зат.  Бар эшләрне дә башкара алырга сәләтле кеше. Ә син андый кеше түгел.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Син кешеләр генә түгел, җеннәр дә, фәрештәләр дә башкарган эшләрне эшли алучым минем, әйе, син — минем фәрештәм. Назлы фәрештәм. Мине бәхетле итүче, балаларыбызны назлы әниле итүче, туганнарыбызны сабыр кардәшле итүче, дусларыбызны якын туган итүче илаһи затым минем. Һәрчак шулай булып кал бер дә үзгәрмә, исәнлек-саулык сиңа тормышым кояшы минем!

P.S. Календарьда “Фәрештәләр көне” барлыкка килү белән ал-гөлләр колачлап зур бүләкләр ясармын. Ә бүгенгә, шушы татлы сүзем…

Ирең …

….

Гомереңнең бигрәк матур чагы,
30 (35) яшь — бит әле бары гомер башы.
Ирешерсең максат-теләгеңә,
Яннарыңда булса юлдашың.
***
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
***
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәу дәрте янсын йорәгеңдэ
Картаерга бер дә ашыкма.
***
Саулык, муллык бәйрәмеңдә
Телим ихлас күңелдән.
Бәхетләре килер көннәреңнең
Яхшырагы булсын бүгеннән!
***
Ихлас күңелдән юллыйбыз
Иң-иң изге теләкләр:
Озын булсын гомерләр
Тыныч булсын күңелләр.
***
Котлы булсын, … , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
***
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

(Барлыгы 1 232 карау, бүген - 25 кеше)
@Mail.ru .