kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча котлаулар апага

* * *
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
Туган көнең белән котлыйм сине
Ак бәхетләр юлдаш булсыннар.
Гомер юлың шатлыклардан торсын
Кайгы-хәсрәт урап узсыннар.

***
Йолдызбәхетеннән көнләшмә син
Йолдызлар да тубән атыла
Котеп алган бәхет татлырак.
Синен бәхет алда булыр әле
Йолдызның да ае бар дисән син
Синен пар да ерак йөрмидер
Ул да сина беркөн килер әле
Син көткәнен генә белмидер…

***
Туган көнең
белән котлыйм!
Бәхетең ташып аксын!
Чибәр-чибәр егетләр дә
Синең яныңа чапсын!

Туган көнең котлы булсын!
Кояш сиңа елмайсын!
Һәр туачак кояшлы көн
Чиксез шатлык аударсын!

Бәхетле бул, шатлан һәм көл!
Ярың белән янәшә!
Барысы да синең кулда!
Кадереңне белеп яшә!

***
Туган көнең
белән тәбрик итәм,
Сәламәтлек теләп иң элек!
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзлэр,
Күңелләрдә булган саф хисләр!
Озын гомер!Якты матур тормыш!
Минем сиңа әйтер теләкләр!

***
Син туган
көн бик күңелле булган,
Табигать тә калган тынычлап.
Туган көнгә күркәм теләкләрне
Юллыйм әле, апам, кушучлап.
Беркайчан да саулык ташламасын,
Бәхетләрең булсын түгәрәк.
Шатлык арты шатлык килеп торсын,
Бала-чагаң үссен тәгәрәп.

***
Акча боза, диләр, тик шулай да
Туган көнгә
телим аны да
Дус-туганнар
борчу китермәсен,
Алар һәрчак
булсын яныңда.

***
Рәхмәт, апа,
синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт апа
ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт апа
хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм
шатлык биргән сүзләреңә.

Туган көнең белән апам

Апа, синең туган көнгә
Юллыйк әле шигъри бәйләм.
Сабый чакта туган көннәр
Була иде бит зур бәйрәм.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Заман авыр булса да
Яши идек, рәхәт итеп.
Елга бер килгән ул көнне
Түземсезлек белән көтеп.

Синең бүген туган көнең,
Бездән сиңа кайнар сәлам.
Апа, сине чын күңелдән,
Котлыйм туган көнең белән.

Киләчәк гомерләрдә дә
Һаман шулай бергә яшик.
Бер-беребезгә хөрмәт белән
“Туганым” диеп эндәшик.

***

Гомер юлың пар канатлв үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган игелегең
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Миннән теләк һәр чак якты сиңа,
Шатлык кына, Апа, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау – сәламәт яшә гомереңне.

***
Апа, синең туган көнгә
Җыелдык нәсел белән.
Йөрәккәең бу уңайдан
Дулкынланадыр, беләм.

Уйлыйсыңдыр кайчан гына
Өй тулып үскән чакны.
Сазга батып, ялан тәпи
Йөгергән туган якны.

Исеңдәме, кача-поса
Бер сәбәпсез көлүләр.
Кечкенәдән чалгы тотып,
Печән чабып йөрүләр.

Җир казулар, су ташулар,
Кайчакта керә төшкә.
Бер-беребезне без шулай
Өйрәткәнбездер эшкә.

Әткәй-әнкәй үрнәгендә
Инде кеше булганбыз.
Кай арада гомерләрнең
Күп өлешен узганбыз.

Гел рәхәт кенә булмаган,
Булган төрле чаклары.
Тик хәтердә истә калган,
Никтер рәхәт яклары.

Күмәк эшләр, җыйнаулашып,
Бергә бәйрәм итүләр.
Бала мәшәкате белән
Гомер юлын үтүләр…

(Барлыгы 28 176 карау, бүген - 355 кеше)
@Mail.ru .