kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарча котлаулар хатын кызга

Хатын-кызның үзенчәлекле зат дип әйтсәм бик гади тоелыр, тик бу чыннан да шулай. Аллаһ хатын-кызларны дөньяга яратканда аны шулай эшләгән. Аларның кулларына бөтен дөньяны тотарлык көч белән беррәттән яңа туган сабыйның башын тотарлык нәфислек һәм наз  сыйдырган.  Ә сабырлык, сабырлык никадәрле аларда?! Ана булу газапларын кичерерлек сабырлык ул бары хатын-кызга гына бирелгән. Бөтен кеше егылганда алга атларлык ихтыяр көче дә аларда җитәрлек.

Хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яратылган диләр, бу чынлап та шулайдыр, чөнки ул гомере буе ир-атның йөрәген саклый.  Ул гына да түгел, ул аны һәрвакыт ярата һәм кичерә ала. Бу хатын-кызның киң күңелле саф йөрәклелегенә зур дәлил.

Һәм инде хатын-кызга Күз яшьләре бирелгән: ул аны теләсә кайчан, теләсә кайсы сәбәп белән теләсә кемгә түгә ала.  Бу хатын-кызның кабатланмаслылыгы!!!!

Еларга бердә курыкмагыз — елау хисләрне тузаннан арындыра, күзләрне чистарта. Ә күзләр – мәхәббәт яшәгән йөрәкнең ишеге! Яратып һәм яратылып яшәгәгез, сез моңа лаеклы, хөрмәтле хатын-кызларыбыз.

***
Мәхәббәт җимешем минем!
“Кояшта тудын микән, айларда булдың микән”?
Әллә йолдызларның матурлыгын узеңә җыйдың микән?
Туган көнең белән котлап, куңелеңә август аеның матурлыгын, өлгереп җиткән игеннәрнең муллыгын, җаныңа сусауны баса алмас саф мәхәббәт телим. Мәхәббәт хисеңнең очы да, кырые да булмасын, ул татлы тойгыдан мөлдерәмә тулып торсын. Бәхет кояшың мәңгегә балкысын, нурлары җаныңда сүнмәсен, сүрелмәсен, түгелмәсен.

***
Бердәнберем!
Йорәгемнән ташып чыккан хисләр, таң җилләре аша, … яшең тулган көндә сиңа котлау булып барып ирешсен!
Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, кояш булып иртән көлсәң,
яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,
бәгыреңә тамчы-тамчы булып тамармын.
Кояшларга менеп китсәң,
мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен,
кояштан да табармын.
Яшьлегең күмелсен гөлләргә.
Изге ниятләрем, изге теләкләрем белән, бу мин әле – дустың … .

***
… туташ!
Җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән,
гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың.
Туган көнең дә, чәчәк атарга бөреләнгән
янар чәчәк кебек, мәхәббәтеңә нур өстәсен.
Акылың камил, йөзең кояш,
йөрәгең мәңге яшьлек бишегендә тирбәлсен.
Яшь каеннар зифалыгы телим сиңа,
тәннәрең сау булсын, ягымлы көлүең,
гашыйк иттереп, күңелдә яңгырап торсын.
Тел белән йөрәк берләшсә, мәхәббәт сүзе туа.
Ул татлы кичереш сине дә читләтеп үтмәсен.
Хыялларың тормышка ашып,
куңел күгеңдәге бәхет йолдызың, җаныңны җылытып,
йөрәгеңне нык тотып, җемелдәп торсын.

***
… кадерлем!
Җан тирбәлешең яктылыкка, илаһи кояш нурларына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклим сине.
Сиңа бер генә теләк – саулык, саулык, саулык.
Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет вә мәхәббәт нурының тамчысы.
Күңелең күгендә көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын.
Хыялыңдагы изге теләкләрең тормышка ашсын.

(Барлыгы 1 859 карау, бүген - 25 кеше)
@Mail.ru .