kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Тостлар

    • «Күңелле табын» китабыннан

* * *

«Көтәрмен!»— дип калган кызыннан
Бер солдатка шундый хат килгән:
«Сөю билгесе дип бирелгән
Фотомны син кайтар»,— диелгән.

Солдат жанын ачы зар өткән —
Димәк, яры ятны яр иткән.
Тик югалып егет калмаган,
Муенына элмәк салмаган.

Ун гүзәлдән алган ун фото,
Унысын да салган бер хатка:
«Кичер, иркәм, озын юл үттем,
Төсеңне дә хәтта оныттым.

Иң-иң якын һәрбер гүзәлнең
Рәсемнәрен сиңа жибәрдем.
Үзеңнекен сайлап ал,— дигән —
Ә калганын миңа сал» — дигән.

Чын ир-атлар — ир-ат һәр чакта,
Бер күтәрик әле шул хакка.
* * *

Бай бер буйдак бөтен мөлкәтен,
Бу дөньядан китәр алдыннан,
Үзен кире каккан өч хатынга
Мирас итеп биреп калдырган:

“Сезнең белән булсам, мәңге дә
Күрмәс идем мондый тормышны.
Балда-майда үткән гом/е/рем өчен
Мин бит сезгә чиксез бурычлы».

Бу тостны без, дуслар, күтәрик
безгә чиксез бәхет бирүче
хатыннарның кадерен белүче
менә шундый асыл ир өчен!

* * *

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

«Чын ир-егет кем ул?»— дигәндә,
Болай жавап бирә гүзәлләр:
«Ул түшәктән тора бары тик
Алыр өчен бераз ял итеп!..»

Чын ир-атлар — ир-ат һәр чакта,
Бер күтәрик әле шул хакка.

* * *

Үз хатасын аңлап, юл куючы —
Акыллы ир була.
Үз хаклыгын аңлап юл куючы —
Хатынлы ир була.

Булам дисәң иң-иң әйбәт
Хатын иясе,
Булу кирәк иң-иң сабыр
Акыл иясе.

Чын ир-атлар — ир-ат һәр чакта,
Бер күтәрик әле шул хакка.

(Барлыгы 559 карау, бүген - 10 кеше)
@Mail.ru .